Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмалы-эремчекле татлы ризык (рецепт)

Телетапшырулар алып баручы Айсылу Лероннан алмалы-эремчекле татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Алмалы-эремчекле татлы ризык (рецепт)
Камыр өчен: 250 г эремчек, 0,5 ст. каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы он.

Эчлек өчен: 2 алма, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы сыер мае.

Эш тәртибе: эремчеккә каймак, йомырка, он, шикәр комы кушып болгатасы. Алманы телемләп турыйсың да, өстенә бераз шикәр комы сибеп майлы табада кыздырасың. Якынча 10 минут тирәсе. Аннан өстенә камырын салып, тагы берничә минут сүлпән утта тотасы. Һәм табаны, ризык әзер булганчы, 180°-200° духовкада тотасы. Якынча 20 минут.
"Алмалы-эремчекле бу татлы ризык һәркемнең дә күңеленә хуш килер", - дип язган Айсылу Лерон Инстаграмда.

Бүген бәлеш әзерләгән булсам да, шушы көннәрдә пешергән башка бер тәмлүшкәнең рецепты белән уртаклышыйм әле. Алмалы-эремчекле бу татлы ризык һәркемнең дә күңеленә хуш килер! . Шулай итеп, ниләр кирәк соң? Эчлек өчен: 2 алма 1 аш кашыгы шикәр комы 2 аш кашыгы сыер мае Камыр өчен: 250 г Эремчек 0,5 ст. Каймак 3 аш кашыгы шикәр комы 2 Йомырка 3 аш кашыгы Он Минем каймагым булмагач, сыер мае белән бераз сөт кушып җибәрдем Әзерләү тәртибе: Эремчеккә каймак, йомырка, он, шикәр комы кушып болгатасы. Алманы телемләп турыйсың да, өстенә бераз шикәр комы сибеп майлы табада кыздырасың. Якынча 10 минут тирәсе. Аннан өстенә камырын салып, тагы берничә минут сүлпән утта тотасы. Һәм табаны, ризык әзер булганчы, 180°-200° духовкада тотасы. Якынча 20 минут. Күрәсез, миңа рецептны бераз үзгәртергә туры килде. Шулай да бер таба тәмлүшкә кич эчендә юк булды. Каймак белән тагы да шәбрәктер әле, пешерсәгез, әйтерсез әле! #рецепт

Публикация от Айсылу Лерон (@iceluleron)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100