Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавырсак (рецепт)

Сургут шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан үзе сынаган бавырсак рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бавырсак (рецепт)
Бавырсак камыры өчен: 6 йомырка, 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы шикәр комы, тоз, чама белән он. Кыздыру өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны.
Эш тәртибе:
1 . 6 йомырканы миксер ярдәмендә яхшылап киптерергә.
2. Шуңа 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы шикәр комы (өеп түгел), бер чеметем тоз һәм акрынлап, иләнгән он кушып камыр басабыз. Камыр йомшак, шул ук вакытта кул ябышмаслык булырга тиеш.
3. Камырның өстен каплап бераз ял иттерәбез. Ул арада савытка сыек май салып, кайнарлап алабыз.
4. Камырны вак кисәкләргә бүлеп, баулар ясыйбыз һәм 3-4 см озынлыкта кисеп чыгабыз.
5. Майда алсу төскә кергәнче, болгата-болгата кыздырабыз.
Искәрмә: бавырсакны пешерә башлаганда май бик салкын да, бик кайнар да булмаска тиеш.
7. Пешеп барган берсен тишекле савытка салып, маеннан саркытабыз.
8. Суынгач шикән оны (пудра) сибеп табынга бирәбез.
Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100