Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фейхоа кайнатмасы (рецепт)

Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан фейхоа кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Фейхоа кайнатмасы (рецепт)
Кайнатма өчен: 1 кг шикәр комы һәм 1 кг фейхоа җимеше.

Җимешләрен юарга, башларын кисәргә, кабыгын да чистартырга мөмкин һәм блендер белән вакларга, шикәр комы салып эреп беткәнче болгатырга.

Кайнатманы кышка саклау өчен банкаларны стерильләштерергә, ә капрон капкачларга кайнап чыккан су коярга. Фейхоа кайнатмасын банкаларга тутырасы гына кала.

Бу кайнатма организмда йод дефициты булган кешеләр өчен бигрәк тә файдалы, шулай ук көзен организмны ныгыту һәм инфекцион авыруларга бирешмәс өчен дә менә дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100