Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гөлтан" салаты (рецепт)

"Безнең Чирмешән" газетасыннан "Гөлтан" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Гөлтан" салаты (рецепт)
Салат өчен: пешкән тавык түше, 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур уч укроп, 5 аш кашыгы майонез.
 
Бизәү өчен: 5 бүдәна йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка.

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
 
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
 
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100