"Канделябр" салаты

6 Сентября 2017

Укылган: 203 тапкыр

"Әлмәт таңнары" газетасыннан "Канделябр" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Аны еш кына бәйрәм өстәленә әзерлиләр. Ул бик тәмле һәм матур килеп чыга. Кунакларыгыз аны ашап карагач, рецептын сораячакларын ышанып әйтеп була.
Салат өчен: 250 гр тавык филесы , 150 гр сыр , 100 гр кукуруз , 100 гр ананас, 4 аш кашыгы майонез. Эш тәртибе: тавык итен турыйбыз, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр уабыз. Һәр кат саен майонез сылап, ингридиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизибез.

Фикерләр








Аш-су

Яшелчәләр белән тавык ите

Алсу һәм Азат Фазлыевлардан яшелчәләр белән тавык ите пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Алар исә бу ризыкны Замирә Рәҗәпова пешергәндә ошатып калганнар.

Аш-су

Рассольник (рецепт)

Казанда яшәүче Илсия Минаевадан рассольник рецептын тәкъдим итәбез. Аш пешерергә һәм кабымлык буларак кулланырга мөмкин.

Аш-су

Маринадланган майлы гөмбә

Сентябрь – гөмбәгә бай ай. Бу чорда аның бик күп төрен җыярга була. Майлы гөмбәнең соң өлгерә торганы, тимгелле һәм яфраклы төрләре бар. Барысы да ашарга яраклы. Аларны майлы эшләпәләреннән танырга була. Ылыслы урманнарда һәм посадкаларда, кояш нуры яхшы төшеп торган аланнарда төркем-төркем булып үсәләр. Эшләпәсенең диаметры еш кына 15 см га җитә. Шулай да гөмбәчеләр аның яшьрәкләрен, кечерәк эшләпәлеләрен җыярга киңәш итә. Яшь гөмбә тәмлерәк тә була, пешергәндә турап торырга да кирәкми.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла