Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каймактан чизкейк (рецепт)

Бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәм. Ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә әзер булганын көтәргә кирәк булачак. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен беренче эш итеп желатинны эретеп суытырга куярга, аннары чизкейкның нигезен ясап суыткычка куярга, соңыннан эчлек ясарга, желатин да суынып өлгергән була.

news_top_970_100
Каймактан чизкейк (рецепт)
Чизкейкның нигезе өчен 250 грамм "Юбилейное" печеньесы ("Кофе" һ.б, мин үзем сынаганнарын яздым, "Топленое молоко" печеньесы белән тәме ошап бетмәде) белән 150 грамм бүлмә температурасында йомшарган атланмайны бутарга, табаны майлап (кырыйлары алына торган таба уңайлы) бу катнашманы җәяргә, 1 см таба кырыена да өяргә. Суыткычка куярга.



Эчлек өчен 500 грамм кибет каймагы белән 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) блендер белән тугларга.

Желатинны коры савытка салырга, өстенә 1 ярты стакан стакан сөт яки су салып сүлпән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга.

Чизкейкның нигезенә эчлекне агызырга һәм янә суыткычка куярга. 2 сәгатьтән суыткычтан алып, өстен җиләк-җимеш, шоколад, чикләвек белән бизәргә мөмкин. Катырылган җиләк-җимешләр белән дә бизәргә мөмкин. Мин нектарин һәм туңдырылган кара карлыган, каен җиләге белән бизәдем.br>
Бизәлгән чизкейк өстенә желе ясап агызырга мөмкин. Моның өчен 1 стакан чия компотына 10 грамм желатин салырга һәм алда әйтелгәнчә эшләргә. Желеның нинди төстә булуын сайлый аласыз, кибеттә сатыла торган алма согы яшькелт желе, чия согы кызыл желе хасил итәчәк. шулай ук кибетләрдә желе порошоклары сатыла, аларны да кулланырга мөмкин. Чизкейк өстенә агызырга һәм янә суыткычка куярга. Желе каткач әзер дигән сүз.

Татлы ризык сезнең һәм якыннарыгызның кәефен күтәрер. Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100