Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кабартмасы рецепты

Эремчекле кабартма рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Казан кабартмасы рецепты
Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 11 грамм коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 2 йомырка, 300 грамм йомшак эремчек, 6 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Сөткә кайнар су салып җылытырга, калган ингредиентларны салып йомшак камыр басарга. Эремчек коры булса, блендер белән болгатып алырга кирәк.

Камырны бераз кабарткач, шарлар ясап куйдым, аларның кабарганын көттем.


Табада май кызгач, сүрән утка калдырдым. Кабартмаларның уртасына тишек ясап майга салдым, ике ягын да пешереп алдым.
Кабартмалар кабарып, йомшак булып пешә. Артык мае сеңсен өчен салфеткага куеп бардым.

 

Аннары аларны тәлинкәгә тезеп шикәр оны (сахарная пудра) сиптем. Чәй эчәргә бик тәмле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100