Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корт (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасыннан корт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Корт (рецепт)
1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы.

Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт кызара башлагач, шикәр комы өстибез. Шикәр комын һәр кеше үзе теләгәнчә өсти. Корт куе каймак рәвешенә кергәч, табага бушатып, мичкә тыгабыз. Максатыбыз – кортны бераз кипшертү.

Корт әзер, индегөбәдиягә керешсәк тә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100