Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Койка (рецепт)

Күркә аякларыннан һәм сыер итеннән койка ясарга тәкъдим итәм. Шундый йомшак, тәмле була, балалар да теләп ашый.

news_top_970_100
Койка (рецепт)
5 литр суга: күркәнең 6 аягы, 2-2,5 кг сөякле сыер ите, ике уртача зурлыктагы суган, 2 уртача кишер, 4-5 лавр яфрагы, тәменчә тоз һәм борыч, 6-7 тырнак эре сарымсак.

Суга күркә аякларын һәм итне салып кайнатырга куярга, кайнап чыккач өстен җыярга һәм сүрән утта калдырырга. 3 сәгать кайнаганнан соң тоташ килеш кишер һәм кабыгы белән суган, тоз-борыч салырга һәм тагын 1-2 сәгать кайнатырга (ит сөягеннән аерылганчы).

Аннары итләрне шулпадан алырга, суынгач сөякләреннән аерырга, иттарткычтан сарымсак белән бергә чыгарырга.

Шулпаны сөзәргә һәм ит массасы белән лавр яфракларын шунда салып кайнатып чыгарырга. Аннары формаларга салырга. Балалар кызыгып ашасын өчен форма астына катырылган борчак, кукуруз салып калдырырга мөмкин.

Берьюлы гына бу кадәр койканы ашап бетереп булмый, шуңа күрә оешкач аның күпмедер өлешен катырырга мөмкин. Бик җайлы булачак. Койка ашыйсы килгәндә, савыт төбе күмелерлек кенә кайнаган су салырга һәм сүрән утта каткан койканы эретергә, берничә тырнак сарымсак сытарга мөмкин һәм яңадан формага салып салкынга куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100