Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мичтә кызган тавык канатлары

Телетапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан мичтә кыздырылган тавык канатлары һәм бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Мичтә кызган тавык канатлары
Якынча 1 кг тирәсе тавык канатларын салкын суда юарга, киптерергә. Аерым савытта сарымсакны сытарга, өстенә карри тәмләткече, тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатырга һәм итне шуның белән ышкырга да 1 сәгатькә калдырырга.
Ахырдан итне табага салырга, өстенә - сыра. Сыра итнең 3/2 өлешен капларга тиеш. 230-250 градуста 40-50 минут пешерәсең.
Хәзер икенче табага бәрәңге тезәргә. Аны аерым савытта көнбагыш мае салып бутарга да, табага бераз май салып тезәргә, өстенә тоз һәм суган салырга. Шулай ук 230-250 градуста 15-20 минут пешерергә.

Барлык автомобиль йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Бүген бераз башкачарак пешерәсе килде әле, егетләрчәрәк диимме шунда)) Якынча 1 кг тирәсе тавык канатларын салкын суда юасың да киптерәсең. Аерым савытта сарымсакны сытасың, өстенә карри тәмләткече, тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатасың һәм итне шуның белән ышкыйсың да 1 сәгатькә калдырасың. Ахырдан табага салып, өстенә сыра саласың. Сыра итнең 3/2 өлешен капларга тиеш. 230-250 градуста 40-50 минут пешерәсең. Хәзер икенче табага бәрәңге тезәбез. Аны мин аерым савытта көнбагыш мае салып бутыйм да, табага бераз май салып тезәм, өстенә тоз һәм суган салам. Шулай ук 230-250 градуста 15-20 минут пешерәсең. Тәмле булсын! Уңнан сулга сыпырып фотоларны карарга мөмкин. Авырмагыз! p.s. Борын тыгылган, гафу)) p.s.2 Балаларга ашатмыйм, алар туган көнгә китте. Егетләр генә ризыгы! #Күлле #деньавтомобилиста #автомобильйөртүчеләрбәйрәме

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100