Мичтә тәгәрәткән бәрәңге

5 Июня 2017

Укылган: 104 тапкыр

Автор: Гөлүзә Василова
Бик арылганда, ашыкканда яки башка эшең көтеп торганда якыннарыңны мичтә тәгәрәткән бәрәңге белән  сыйларга мөмкин. Мәшәкате дә әз, файдасы күп.

Уртача бәрәңгеләрне юарга һәм 120 градуска кадәр кызган газ миче рәшәткәсенә тезеп чыгарга. 20 минуттан икенче якларын әйләндереп чыгарга яки бәрәңгенең бер ягында кабыгы бераз көя башлаган була һәм 15 минуттан бәрәңгеләрне табакка алырга, салкын су белән юарга һәм өстенә калын тастымал каплап куярга. Шул килеш 5-10 минут торса, кабыгы җиңел әрчеләчәк.

Бәрәңгене тозлы балык белән, үсемлек маена яки салкын сөткә манып ашарга мөмкин. Үсемлек маена һәм сөткә бераз тоз сибәргә кирәк. 





Фикерләр








Аш-су

Панкейка (рецепт)

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан панкейка яки Америка коймаклары рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Мичтә кызган тавык канатлары

Телетапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан мичтә кыздырылган тавык канатлары һәм бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Койка (рецепт)

Күркә аякларыннан һәм сыер итеннән койка ясарга тәкъдим итәм. Шундый йомшак, тәмле була, балалар да теләп ашый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла