Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пәхләвә

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан пәхләвә рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Пәхләвә
Камыр өчен: 4 йомырка сарысы, (өчесен камыр басарга тотабыз, берсен пәхләвә өстенә сылар өчен калдырабыз),150 грамм кибет каймагы, 150-200 грамм шикәр комы, 300 грамм эретелгән атланмай,1 чәй калагы чәй содасы (өеп түгел), 500-550 грамм чамасы он;

Эчлек. Бик яхшы итеп вакланган әстерхан чикләвеге, 200 грамм чамасы шикәр комы. Бергә кушып болгатырга.

Камыр әзер булгач 4 кисәккә бүлеп бер сәгатькә суыткычка куярга. Аннары юка итеп камыр җәяргә. Һәр кат саен эчлек салыпрга. Пәхләвәдә ромбик сыман эзләр ясарга, йомырка сарысы белән майларга, өстен чикләвек яки җимешләр белән бизәргә һәм 180 градуска кадәр кызган мичкә куярга. Пешеп чыгарга бер 10 минут кала пәхләвә өстенә сыек бал агызырга һәм тигез итеп таратырга.

Йомырка сарысыннан гына пешергәндә пәхләвә тагын да йомшак, авызда эри торган була. Камыр ясаганда йомырканың сарысын агыннан аерып тормадым. Болайда бик йомшак булды, дип яза Гөлчәчәк ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100