Пенза татарларының “Кияү пилмәне” – рецепт

2 Марта 2017

Укылган: 115 тапкыр

Автор: Чулпан Шакирова
Татар халкында шундый йола бар – туйдан соң кияүне сыйлау өчен кызның әнисе “Кияү пилмәне” пешергән. Аның төп үзенчәлеге –  вак булуында.   

Пилмән камырының рецепты гомер-гомергә үзгәрешсез килгән. Камыры йомырка, тоз, әз генә су салып, онга басыла. Ә иткә тоз, борыч, суган кушыла.

Пилмәннең камыры бик юка була.

Камырны биш сум тимер акча зурлыгында гына түгәрәкләп кисәләр.  

Пилмәннең эчлеге йомшак булсын өчен итне иттарткычтан ике тапкыр үткәрәләр. Пилмән бөккәндә ит күп салынмасын өчен бер хәйләсе бар. Моның өчен әзер итне учка алып кысыгыз. Бүселеп чыккан ит – бер пилмәнлек норма. 

Пилмәнне бөгәр алдыннан камыр эченә салынган итне тигезләп җәяләр. Аннан соң урталай бөкләп, кара-каршы ябыштыралар. Соңыннан исә ике башын беркетеп куялар.

Ә Пенза татарлары “кияү пилмәнен” башкача ясый икән. Казанда күренекле аш-су остасы, “Татар халык ашлары” рецептлар китабы авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган халыкара аш-су осталары бәйгесендә катнашкан Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Эльвира Васильева аның үзенчәлекләре белән уртаклашты.

Пенза татарлары “кияү пилмәне”нә фәкать ат ите куллана. Алар камырның бер башыннан башлап, чеметеп-чеметеп бөгәләр. Әзер пилмәннәр  тамчы формасында килеп чыга.

Татар гаиләсендә кияү кешегә аеруча хөрмәт белән карыйлар. Шуңадыр, “Кияү пилмәне”ннән тыш, махсус аталган “кияү коймагы”, “кияү мунчасы” да бар. Билгеле, мондый вак пилмән белән кияүне генә сыйлап калмыйлар, ул дәрәҗәле кунакларга да пешерелә. Бүген Казан рестораннарында “кияү пилмәне”нең бер порциясе 500 сумнан башлана.

   

Фикерләр








Аш-су

Окрошка (рецепт)

Көннәр кызу торганда сусауны окрошка ашап баса алабыз. Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәевадан окрошка рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецепты

Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Кура җиләгеннән как

Бакчада кура җиләге өлгергән чак, аннан как ясау рецептын тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла