Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пешереп бераз суына башлагач, бәрәңге карала: сәбәбе нидә?

Белгечләр әйтүенчә, каралган бәрәңгенең сәламәтлек өчен зыяны юк. Шуңа күрә аны, кыяфәте кызыктыргыч булмаса да, курыкмыйча ашарга була. Моның сәбәбе нидә соң?

news_top_970_100
Пешереп бераз суына башлагач, бәрәңге карала: сәбәбе нидә?
Белгечләр әйтүенчә, каралган бәрәңгенең сәламәтлек өчен зыяны юк, шуңа күрә аны, кыяфәте авыздан су китерерлек булмаса да, курыкмыйча ашказаныңа озата аласың. Сәбәбенә килгәндә...

Бәрәңге нигездә минераль ашламалар һәм нитратлар артык күп булганга карала диләр. Чирнең исеме дә бар, ул “меланоз” дип атала. Тагын бер сәбәп – дөрес сакламау. Бәрәңгене казуга турыдан-туры идән астына (базга) төшерсәң, ул кинәт суынып, анда физиологик үзгәрешләр барлыкка килә, нәтиҗәдә пешергәндә мондый бәрәңге карала икән. Шуңа күрә башта бәрәңгене, нык салкыннар башланганчы, тәмам “суытырга” һәм киптерергә кирәк, шуннан соң гына азмы-күпме җиләс, салкынча җиргә урнаштырырга.

Шулай ук пешәр-пешмәс, кояш ашаган һәм өшегән бәрәңге дә карала. Каралган бәрәңге ашыйсың килмәсә, аны әрчер алдыннан яхшылап юарга киңәш ителә, юкса кабыгындагы пычрак аша ашламалар чистартылган өлешенә күчеп, бәрәңгене каралтырга мөмкин икән. Пешерер алдыннан берничә сәгать салкын суда тотсаң, бәрәңге каралмый дип тә әйтәләр.

 Бу хакта"Теләче" газетасы яза. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100