Пилмән ясауның яңа төре

12 Октября 2017

Укылган: 1207 тапкыр

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Интернетта таралган бу ысул белән пилмән ясап караган һәм видеосын Инстаграмга куйган.
Камырны җәяргә, бер рәткә бераз ара калдырып фарш салып чыгарга, аннары өстенә шул тоташ килеш камырны ябарга һәм берәмләп чәркә (рюмка) белән кисеп чыгарга, аннары килеп чыккан пилмәннең очларын тоташтырып кына куясы кала.

Бер көнне WhatsApp та балалар бакчасы чатында бер видео жибәрделәр. Бер апаем бик мактый- мактый пилмән бөгүнен яңа ысулын күрсәтеп маташа иде. Миңа кызык булып китте. Эшләп карадым. Видеоны бер кул белән генә тошердем( чөнки төнге 2 иде, тошерүчеләр йоклый иде инде))), сыйфатына иһтибар итмәгез. ))). Гомүмән алганда , нюанслары булса да ,уңайлы. Берәрегезнең эшләп караганы булды мы шулай итеп. Языгыз әле. Миңа бик кызык. #пельмени #новыйспособ #яңача #дилянигматуллина #люблюготовить

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийларда берәүләр бу ысул белән күптән ашханәләрдә пилмән ясауларын белдерсәләр, икенчеләре беренче тапкыр күреп шаккатуларын язган. Ә өченчеләре бу ысулны ошатмавын, пилмәннәр матур чыкмавын белдергән.
Карап торышка бик җайлы ысул кебек. Сез дә ясап карагыз әле.

Фикерләр








Аш-су

Алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге

Төшке яки кичке ашка алабуга балыгы белән авылча кыздырылган бәрәңге әзерләсәгез бик тәмле булачак.

Аш-су

Пилмән ясауның яңа төре

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Интернетта таралган бу ысул белән пилмән ясап караган һәм видеосын Инстаграмга куйган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла