Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Хөсәеновадан тутырылган тавык рецепты

Танылган аш-су остасы, "Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәеновадан тутырылган тавык рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Резидә Хөсәеновадан тутырылган тавык рецепты
Тиресе ертылмаган тавык алабыз. Кашык һәм бармак белән сак кына муен, арка, түш, бот тиресен иттән аерырга кирәк. Муен тиресен бәйләп куярга.

Эчлек өчен 8 йомырка, 200 мл сөт, укроп, петрушка кирәк. Йомыркаларны тугларга һәм яшеллекне вак итеп турап салырга, сөт өстәргә.



Бу эчлекне тавыкның тиресе белән ит арасына тутырырга. Таякчыклар белән тавык тиресен "тегеп" куярга.

Аннары тавыкны буш итеп марля белән төрергә һәм кайнап торган тозлы суда 1-1,5 сәгать пешерергә. Пешкәндә шартлап китмәсен өчен берничә урыннан тишеп һавасын чыгарырга.

Табынга бирер алдыннан тавыкны җиләк-җимеш, яшелчә һәм салфеткадан чәчәк ясап бизәргә мөмкин.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100