Төрекчә пешкән бик тәмле бәрәңге

11 Сентября 2017

Укылган: 818 тапкыр

"Саба таңнары" газетасыннан төрекчә пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Телне йотарлык тәмле бәрәңге, әйтерсең, күмердә пешкән.
* бәрәңге – 1 кг;
* тимьян, (орегано) – 1 чәй кашыгы;
* сумак (яки барбарис) – 1 чәй кашыгы;
* пулбибер (төрек борычы) – 1 чәй кашыгы;
* сарымсак – 4-5 тырнак;
* зәйтүн мае – 2 аш кашыгы;
* сыер мае – 20 г;
* диңгез тозы (эре) – 1 чәй кашыгы;
* рәйхан – берничә яфрак.


Эш барышы:

1. Бәрәңгене әрчеп, турыйбыз. Су кайнатып, тоз өстибез дә, бәрәңге салабыз. Кайный башлагач нәкъ 2 минут пешерәбез (таймерны көйләп куябыз).


2. Бәрәңгене сөзгечкә салып, агып торган суда юабыз.


3. Савытта сыер мае белән зәйтүн маен кушып, тәмләткечләр, тоз сибәбез, пресста сытылган сарымсак өстибез. Бәрәңгене кәстрүльгә салабыз да, тәмләткечләр сибелгән майны өстенә коябыз. Капкач белән каплап, ныклап селкетәбез. Хуш исе бөтен өйгә таралачак.


4. Бәрәңгене өстенә кәгазь җәелгәң табага күчерәбез һәм 250 градуска кадәр җылытылган мичтә 30 минут тотабыз.


5. Әзер бәрәңгене рәйхан яфраклары белән бизибез. Өстәлгә гарнир итеп тә, аерым ризык итеп тә куярга була. Янына - өстенә каймак агызган җирән гөмбә куябыз.


Тәмле булсын!

Фикерләр








Аш-су

Майда пешкән эремчек бөккәне

Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне рецептын тәкъдим итәм.

Аш-су

Бәрәңгеле һәм сырлы ләвәш (рецепт)

Җырчы Айгөл Бариевадан ләвәштән сырлы "кыстыбый" рецептын тәкъдим итәбез. Бик җайлы һәм тиз ясала торган тәмле ризык.

Аш-су

Лимон пирогы (рецепт)

Сезнең игътибарга өч лимоннан пирог рецептын тәкъдим итәм. Әчкелтем, әмма тәмле булачак.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла