Ташкабактан уылдык (рецепт)

5 Сентября 2017

Укылган: 1034 тапкыр

Ташкабак күп өлгергән чор хәзер. "Әлмәт таңнары" газетасыннан ташкабактан уылдык рецептын тәкъдим итәбез. Уксуслы әзерләнмәләр яратмаган кешеләргә бик кулай рецепт.
6 кг ташкабакны 1 кг суган белән иттарткычтан чыгарырга. 1 стакан шикәр комы, 4 аш кашыгы өеп тоз, 2 чәй калагы кызыл борыч, 2 стакан майонез, 600 г томат пастасы салып бер сәгать кайнатырга.
Стерильле банкаларга салып, калай капкачлар белән каплыйсы (0,5 литрлы 15 банка җете сары төстәге уылдык килеп чыга).

Фикерләр








Аш-су

Яшелчәләр белән тавык ите

Алсу һәм Азат Фазлыевлардан яшелчәләр белән тавык ите пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Алар исә бу ризыкны Замирә Рәҗәпова пешергәндә ошатып калганнар.

Аш-су

Рассольник (рецепт)

Казанда яшәүче Илсия Минаевадан рассольник рецептын тәкъдим итәбез. Аш пешерергә һәм кабымлык буларак кулланырга мөмкин.

Аш-су

Маринадланган майлы гөмбә

Сентябрь – гөмбәгә бай ай. Бу чорда аның бик күп төрен җыярга була. Майлы гөмбәнең соң өлгерә торганы, тимгелле һәм яфраклы төрләре бар. Барысы да ашарга яраклы. Аларны майлы эшләпәләреннән танырга була. Ылыслы урманнарда һәм посадкаларда, кояш нуры яхшы төшеп торган аланнарда төркем-төркем булып үсәләр. Эшләпәсенең диаметры еш кына 15 см га җитә. Шулай да гөмбәчеләр аның яшьрәкләрен, кечерәк эшләпәлеләрен җыярга киңәш итә. Яшь гөмбә тәмлерәк тә була, пешергәндә турап торырга да кирәкми.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла