Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы банан

Бананны бик файдалы диләр.Ә ул тагыда файдалырак булсын өчен аннан десерт ясарга була. Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан бананнан десерт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Татлы банан
Ике бананны кабыгыннан чистарып озынча савытка салабыз. Эремчекне кибет каймагы белән блендерда шикәр комы кушып, крем хәленә килгәнче болгатабыз. Ванилин яраткан кеше тәм өчен куша ала. Әзер массаны банан өстенә бик калын итми генә салабыз. Өстенә какаолы глазурь ягып, вакланган әстерхан чикләвеге белән бизибез. Бер - ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Какаолы глазурьны ясау тәртибе: 100 грамм атланмайны эретәбез, 2-3 аш кашыгы сөт кушып кайнатып чыгарабыз, 2 аш кашыгы какао кушып куерганчы болгатып торабыз.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100