Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WorldSkills җиңүчесеннән “Бисквитлы могҗиза” торты рецепты!

1-3 февраль көннәрендә узган WorldSkills республика конкурсында Арча агросәнәгать көллияте студенты Рәсимә Закирҗанова жюрины күп төрле ризыклар әзерләп шаккаттырган. Бүген ул укучыларыбыз игътибарына үзе яратып пешерә торган “Бисквитлы могҗиза” тортын тәкъдим итә.

news_top_970_100
WorldSkills җиңүчесеннән “Бисквитлы могҗиза” торты рецепты!
Рецепты:
 
Порциясе: 8 кешелек
Әзерләү вакыты: 40 минут
 
Ингридиентлар:
Йомырка – 4 данә
Он – 120 грамм
Шикәр – 120 грамм + крем өчен шикәр
Ванильлле шикәр – 1 чәй кашыгы
Разрыхлитель – 1 чәй кашыгы
Какао-порошок – 1,5 аш кашыгы
Банан (эре) – 3 данә
Каймак (майлылыгы 20 проценттан ким булмаган) – 1 банка
 
Бисквит өчен камыр:
1. Мискада 4 йомырка сытып, миксер белән, ак күбекләр пәйда булганчы, болгатабыз.
2. Шушы массага шикәр, ванильле шикәр кушып, күпертәбез.
3. Аннан соң он, разрыхлитель кушып, болгатабыз.
4. Шушы массага какао кушып, катнашма бер төрлегә әверелгәнче болгатабыз. Камыр куе каймакны хәтерләтергә тиеш.
5. Камыр әзер булгач, тирән табага пергамент салып, шуның өстенә камыр салабыз. Пергамент бисквит көймәсен һәм йомшак булып пешсен өчен кирәк.
6. Камырны 180 градуста пешерәбез. Бисквит әзер булгач, өстендә кетердәп торган корочка пәйда булырга тиеш. Аның әзерлеген тешказыгыч белән тикшерәбез.
 
Крем өчен:
Бер банка каймакка шикәр өстәп, миксер белән шикәр эреп беткәнче болгатабыз.
 
Тортны пешерү:
1. Бисквит әзер булгач, аны тигез итеп дүрт катлам (корж) бүлергә кирәк.
2. Беренче катламга каймаклы кремны жәлләмичә сыларга кирәк. Аннары өстенә түгәрәкләнеп киселгән банан тезәргә.
3. Бу процессны катламнар беткәнче кабатларга, соңгы катламның өстенә дә крем сыларга. Торт әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100