Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кое казыйм, кыяр үстерәм, кусалар да китмим” - Шәһәр егете авылда

Армиядән кайткач, Татарстанның Кукмара районы кызына өйләнеп, авылда яшәп калган Казан егете Ренат Фәтхуллин шәһәргә китмәячәген әйтә.

news_top_970_100
“Кое казыйм, кыяр үстерәм, кусалар да китмим” - Шәһәр егете авылда
Ренат Фәтхуллин – Казанда туып-үскән, шунда тәрбия алган чын шәһәр егете. Армиядан кайткач, Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылы кызы Гөлүсәгә өйләнеп, тормыш корып җибәрәләр. Олы уллары Булат тугач, күңел тартуы әллә язмыш борылышы буламы, алар Гөлүсәнең туган авылына кайтып төпләнергә уйлый.



Бу вакыйгадан соң инде 13 ел гомер узган. Бүген инде 3 уллары кул арасына керерлек булып үскән. Авылның бит үз кагыйдәләре. Анда тырышып, тир түгеп эшләсәң генә матур яшәп була. Ә Кукмара ягы – ул гомумән уңган, эшле халык төбәге. Сынатырга һич тә ярамый. Ренатның авылда тормыш итүе, эшләре – аның кызыксынучан, яңа эшкә алынырга батыр булуы турында сөйли.



 Шәһәрнекеннән авыл “казанына” күчү авыр булмадымы?

  – Матур яшәргә, эшләргә теләк булса һәр җирдә төпләнеп, гаиләне алып барып була. Кайда да ияләнәсең, җайлашасың. Хәзер минем авылдан куып җибәрсәләр дә китәсем килми. Яратып яшим. Күченеп кайткан елларны баҗай белән балта эшенә йөрдек. 7 еллап шулай эшләгәннән соң, биектән егылып төшеп үкчәмне сындырдым. Ә сәламәтлек булмаса, “шабашка”да йөреп булмый.

Берсендә авылдашым Факил абыйдан кое казу белән шөгыльләнүчеләр турында ишетеп калган идем. Өйгә кайтып, бу турыда интернеттан укыдым. Кызыксынып киттем. Күргән-белгән эш түгел. Тик шулай да, кеше эшли икән, мин дә эшли алачакмын дип ниятләдем. Кредитка кое казу техникасын сатып алдым. Ул 280 меңгә төште. Бер таныш кое казучы янына барып, аның скважина казу процессын карап тордым да, икенче юлы үзем генә чыгып киттем. Эшли-эшли, үзем кебек башка егетләр белән сөйләшеп, тәҗрибә тупланды. Бу эшнең нечкәлекләренә төшендем.

– Авыл кешесенә кое казыту нигә кирәк? Ихтыяҗ нәрсәдә?

  – Халыкка су җитми. Җәен эссе көннәрдә, берәү көне буе бакчасына су сиптерә, берәүләр сусыз утыра. Кыш көне су кату очраклары күп. Кайсыбер урамнарга су кермәгән. Шундый сәбәпләр аркасында халык кое казучыларга килә.

– Эчәргә яраклы чиста су ничә метрдан чыга? Бу якларда суның сыйфаты нинди?

  – Безнең эш суның сыйфатын тикшерү түгел, монысы белән башкалар шөгыльләнә. Безнең бурыч – кешене сулы итү. Тәҗрибәмдә 7 метрдан да, 50 метр да казып төшкән бар.
  


 Кое казыту кешегә якынча ничә сумга төшә?

  – Ничә метр казыйсың, бәя шуннан тора. Авыл җирендә бәяне ничек телибез, шулай күтәрә алмыйбыз. Шәһәр җирендә 1 метр казу 2000-2600 сум торса, авылда бу бәя 1600 сум тирәсе. Бу суммага: торба, бензин барысы да кергән.

 Тагын бер кызыксынуыгыз турында да сөйләшик. Зур теплица ясап шунда яшелчәләр үстереп сату белән дә шөгыльләнәсез. Бакча эшенә сәләт кемнән килә?

– Үзем шәһәрдә яшәгәндә бакчабыз бар иде. Шунда эшләргә ярата идем. Балтачта туганымның күршесендә генә зур теплицасы булган бакчачы яши. Шуннан күреп кызыктым бу эшкә. Үзебездә дә ясап куйдык. Җирдә нәрсәдер үстерү, аларны карау, тәрбияләү – бу беренче чиратта күңел өчен эшләнә. Кышын эшсез утырмас өчен дә әйбәт. Көн саен иртүк чыгып китәм, шуларга сулар сибеп, уңышны җыеп, чүбен утап, ашлап вакыт узганын сизмисең дә. Теплица эше табыш китерсен дисәң, аның зур булуы кирәк. Шул очракта гына күренерлек акчасы керә.
  


– Теплицада тагын нәрсәләр үстерәсез?

  – Иптәшем чәчәк үсентеләре үстерә. Бераз помидор утырттык. Күбесенчә кыярга урын бирдек. Яшел суган үстереп караган идек. Авыл җирендә аны күпләп сатып булмый. Кукмарада махсус шуның белән генә шөгыльләнүче бар. Шуңа күрә быел инде утыртмадык, файдасын күрмәдек. Ә кыярны алучы даими клиентларыбыз барлыкка килде инде. Авылда баштарак кибеткә куеп саттырсак, хәзер үзләре үк килеп өйдән алып китәләр. Иртән кыярларны җыеп, килограммлап тутырып әзерләп куябыз. Кибеткә куярлык калмый, алып бетерәләр. Җәен көн саен 15-20 килограмм, кышкы чорда 5-3 килограмм уңыш алабыз. Бу сан теплицаның зурлыгына да карый. Урын күбрәк булса, уңыш та күбрәк. Баштарак 80 сумга сатсак, хәзер 40 сумга калды. Әле бүген дә сораучылар күп.



– Яхшы уңыш алу өчен, нинди шартлар булу кирәк?

  – Беренчесе, әлбәттә, һава температурасы. Ул 17 градуска төшмәскә тиеш. Карау, тәрбияләү, вакытында су сибү, атнага бер әчетеп сыер тизәге кертү – шулай ук мөһим. Без чәчкән “Эстафета” сортлы кыярлар бал кортлары ярдәмендә серкәләнәләр. Алар чәчәк ата башлагач, Казанга шөпшәләргә заказ бирәм, оя белән аларны алып кайтып теплицага җибәрәм. Аларның гомере ай ярым. Шулай яшәсәләр бик яхшы инде.

– Ягулык мәсьәләсе ничек хәл ителә? Утын күп кирәкме?

  – Салкыннарда ягу өчен 2 мичем бар. Быел гыйнварда яга башладым, әле июнь аенда да яккан көннәр булды. Ягулык чималы күп кирәк. Безнең авылда зур зират бар, анда корыган агачлар күп. Шуларны кисеп, ягулык өчен файдаландык. Берочтан файдасы да булсын, зират та чистарсын дип уйладык. Ел башында Красная Полянадагы “Икеа” заводыннан 8 поддон брикет ягулык сатып алган идем. Әле шул җитте.



– Корткычлардан ничек саклыйсыз?

 – Быел гөмбә (грибок) керде. Үзебез дә шушы яшелчәләрне ашагач, химия белән эшкәртәсе килми, биологик препаратлар алып кайтабыз. Гуми ашламасы, сыер тизәге белән ашладык.

– Бу эш күп игътибар сорый торган эш. Табыш чыгымнарны каплыймы?

  – Ныклап утырып акча санаган юк әле. Табыш зур дип әйтә алмыйм, айга 10 мең тирәсе чыга микән?! Бу күбрәк күңел өчен эшләнә торган эш. Безнең гаилә зур. Үзебез дә кыяр ашарга яратабыз. Өстәлдән хәзер кыяр бер дә өзелми.



 Конкурентларыгыз бармы?

– Кукмарада кыяр үстереп сатучылар бар. Ә мондый сорт (бал кортлары белән серкәләнүче) белән мин генә эшлим дип беләм.

 3 улыгыз үсеп килә. Аларда нинди сыйфатлар тәрбиялисез?

– Акчаның күктән яумаганын, аны эшләп табасын аңлап үссеннәр дим. Олы улым быел мәктәпне тәмамлады. Еракка китмәгәндә аны үзем белән кое казырга алып чыгам. Малайларга сикерер өчен батут алган идек. Шуны сабантуйларына алып чыгып бирәм дә, алар батутта балаларны уйнатып акча эшли. Акчаларын үзләренә бүлеп бирәм. Аларның кешелекле, тырыш булып үсүләрен телим.

 Авылга күченеп кайтканга үкенгән вакытларыгыз булмадымы?

– Юк, үкенгәнем булмады. Май аенда минем туган көн. Казаннан дуслар, иптәшләр кайта. Алар: “Син җәннәттә яшисең!” – диләр. Безнең бакча башында гына тау. Тау битендә агачлык. Капка төбендә елга ага, шунда ук чишмә. Бу тынычлык, матурлыкны бернигә дә алмаштырмыйм. Исәнлек, тигезлек булсын да шушы авылда картаерга язсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100