Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный!

Соңгы көннәрдә халыктан, бәрәңге яфракларының көрәнләнүе һәм каралуы, аннан соң куакның шиңүе һәм үлүе турында хәбәрләр һәм моңа бәйле сораулар еш килә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен без «Россельхозцентр» ның Яңа Чишмә районы филиалы җитәкчесе Рафис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек, дип яза район газетасы сайты.

news_top_970_100
Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный!

“Быел бәрәңге өчен үтә заралы булган – фитофтороз авыруы таралу өчен уңай һава шартлары булды. Аерым өлешләрдә авыру, башка елларга караганда, сабак авыруы формасында өч атнага иртәрәк башланды (июльнең беренче декадасында).
Фитофтороз уятучы споралар яфракларга һава агымы һәм яңгыр тамчылары белән 50-60 км дан  күчә ала.

Авыруның билгеләре – яфракларда тиз арада зураючы караңгы көрән төстәге таплар барлыкка килә. Һаваның дымлылыгы югары  һәм температура 15 -20 градус җылы булганда яфраклар берничә көн эчендә тулысынча үлеп бетә.
Авыру белән иң нәтиҗәле көрәш – химик чаралар куллану. Бәрәңгене контакт препаратлары яки башка фунгицидлар ярдәмендә  7-10 көн аерма белән коендырырга кирәк (аларны үсемлекләр өчен саклау чаралары сатыла торган кибетләрдән алырга була).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100