Илгизәр+Наилә, Илгиз+Рузалия = Буа кырларында ирле-хатынлы комбайнчылар эшли

28 Августа 2017

Укылган: 1036 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Александр ЭШКИНИН
"Җәйнең бер көне ел туйдыра", ди татар халык мәкале. Быел бу гыйбарәнең асылын ныграк та аңладык бугай. Ник дигәндә, җылы җәйге көннәр санаулы гына булды. Ә кызган урак өстендә исә мондый көннәрнең бәһасе аеруча арта. Игенчеләр көнне-төнгә ялгап, икмәк язмышын кайгырта, ил табынын баета.

Шау чәчәккә күмелгән “калхуз”

Икмәк язмышы белән танышу, комбайнчылар хәлләрен белешү өчен без Татарстанның Буа районына юл тоттык. Нигә дисезме? Чөнки Буага керү юлында иген башакларыннан ясалган биек сын сәламли һәм өч телдә: “Икмәк – тиңсез хикмәт”, дип язылган. Шуңа микән, Буа игенчеләре ел саен урып-җыю вакытында сер бирми. Быел да буалылар бер гектардан алынган уңыш күләме белән алдынгылар рәтендә.


Буа районының “Авангард” хуҗалыгы урнашкан Кайбыч авылына килеп төштек. Идарә үзе шау чәчәктә утыра. Нинди генә төрле чәчкәләр юк монда! Администрация бинасы гына да түгел, машина-трактор паркы да, ындыр табагы да шау чәчәккә күмелгән. Чәчәк үстереп кенә алга китеп булмас иде, урып-җыю да куәтле темплар белән бара биредә.



“Көзге бодайны суктырып алдык”

“Авангард” – Буа районының – 15, күрше Чувашия республикасының 7 авылын берләштерүче зур хуҗалык. Аның 21 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җире бар. Хуҗалык игенчеләре инде көзге бодай суктыру эшен тәмамлаган. Уңыш та куандырырлык. Гектарыннан 45,2 центнер чыга.


– Хуҗалык буенча 11 мең гектар җирдән бөртеклеләрне суктырып алу бурычы тора. Шуның 7 мең гектары инде суктырылды. Уңыш гектарыннан 43 центнерны тәшкил итә. Язгы бодай гектарыннан 52 центнер чыга. Арпа уңышы – 45, борчак 25 центнер. Борчак культурасын да шушы арада җыеп алачакбыз. 60 проценттан артык мәйдан суктырылды. 35 мең тонна бөртекле ашлык кыр табакларына һәм элеваторга озатылды, – диде "Татар информ" хәбәрчесенә "Авангард" хуҗалыгы генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов, арпа басуына юл тотканда.


Иң алдынгы комбайнерга  “Лада Гранта”

Дөресен генә әйткәндә, әле кырга барып, комбайнчылар белән танышканчы ук, ак көнләшү белән көнләштем үзләреннән. Чөнки барлык шартлар тудырылган: заманча, кондиционерлы комбайннар, өч тапкыр тәмле итеп ашау, авылы ерак булганнар кунакханәдә тору урыны белән дә тәэмин ителгән. Хезмәт хаклары хакында үзләре сөйләр. Ә менә зур кызыксындыру чаралары турында әйтми калып булмый.


– Ел саен бүләкләр фондына 10 миллион сум акча бүләбез, – ди Расыйх Яфизов. – Узган ел “Уңыш бәйрәме”ндә күрсәткечләре иң югары комбайнчыга “Лада Гранта” машинасы тапшырдык. Наил Хәйбуллин исемле ул егет иртә яздан алып кара көзгә кадәр кырда. Язын ул чөгендер чәчә, аннан соң аның рәт арасын эшкәртә, икмәк суктыру комбайнына утыра, урып-җыю беткәч, чөгендер ала башлый. Кышын исә үзенә билгеләнгән комбайн, тракторларын ремонтлый. Мондый тырыш егетләр байтак бездә. Быелгы нәтиҗәләр буенча да “Лада Гранта” алырлыклары бар.


Авыл басуында – шәһәр кызлары


Без кырга килеп җиткәндә, игенчеләр төшке ашка туктаган вакыт иде. Ир-атлар арасында бер хатын-кызны күреп гаҗәпләнеп куйдым. Иренә ашарга китергән микән дигән уй да сызылып үтте. Алай дисәң, “Авангард” язулы кәчтүме һәм баш киеме әллә каян кычкырып тора. Баксаң, әлеге ханым комбайнчы иренең кулдашы икән. Таныш булыгыз: Наилә һәм Илгизәр Сөнгатовлар экипажы.

– Районга гына түгел, республикага үрнәк итеп куярлык эшчеләребез бар. Сөнгатовлар экипажы шундыйлардан, – ди Расыйх Яфизов.

Баксаң, Илгизәр хезмәт юлын абыйсы Илгиз белән комбайнчы ярдәмчесе буларак кына башлаган икән. Ә аннан соң кыр корабына үзе утырырга, “башка чыгарга” мәҗбүр булган. Нигә диярсез. Чөнки абыйсы үзенә кулдаш итеп хатынын алган! Килендәшеннән кызыгыпмы, башка сәбәпме, Илгизәрнең хатыны Наилә дә тиз арада, комбайн йөртү хокукы алып, ире белән бер пар булып эшли башлаган.

Исең китәр, Илгизнең дә, Илгизәрнең хатыны да шәһәр кызлары. Наилә – Буада , Илгизнең яры Рузалия Мәскәүдә туып үскән.


 “Хатыннан башка кеше белән эшли алмыйм”

– Техника җене безгә туганнан ук кагылган, – ди Илгизәр Сөнгатов. – Әтиебез гомер буе хуҗалыкның алдынгы механизаторы булды. Без аңа ияреп, бик тиз үстек, кул арасына керә башладык. Баштарак абый белән генә эшли идем. Мин Мәскәүләргә барып, бәхет эзләп йөргәнче, абый кыр корабын үзенә буйсындырган иде инде. Аннан соң, ул кырны хатыны белән иңли башлагач, миңа да үз юлымны үзем карарга туры килде. Баштарак бик борчылган идем. Әмма үз хатыным белән булгач, эшләмәгән дә кебек. Хәзер мин башка кеше белән утыра да  алмас идем бугай.



“Икәү эшләгәч, акча туры өйгә кайта”

Ире янында елмаеп кына торучы Наиләдән исә турыдан ярып: “Хатын-кыз эше беткән идемени?” дип сорадым.

– Эшләсәң, кая да бар хезмәт. Әмма комбайнда икәү булгач, шул түгәрәк сумма бер гаиләгә керә дигән сүз бит, бүләсе булмый, – ди ул.

Күз куркак, кул батыр диләр бит. Наиләгә дә комбайн кадәр комбайн иярләү җиңелләрдән бирелмәгән, билгеле.



– Баштарак авырлыгы булды инде. Рульне тотып кына йөрисе түгел, комбайнның үз нечкәлекләре бар. Әмма хәзер ияләштем . Алтынчы сезон бит. Мин янында булгач, иремә дә, ул минем янда булгач, миңа да рәхәт. Сөйләшеп сүзебез бетми. Тегесен-монысын, гаилә проблемаларын да шушында хәл итәбез, шуңа күрә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләсәк тә, күзгә йокы керми, – ди Наилә.

– Минем күзгә йокы төшсә, рульгә син утырасың бит, – ди аңа каршы Илгизәр.

Наилә һөнәре буенча – пешекче, ә Илгизәр исә юрист. Әмма бүген алар иң мактаулы һөнәр ияләре булып, ил табынын кайгырта. Яшь кенә булсалар да, ике балалары бар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Зурысына – 5, кечкенәсенә – 2,5 яшь.

Игътибарлы укучы Наиләнең алтынчы сезон эшләвенә гаҗәпләнгәндер. Әйе, әйе, беренче елны комбайнга утырганда, Наилә йөкле була. Әмма шул хәлендә дә ул кырдан кайтып керми.

– Бу көнләшү белән бәйле түгелме? – дип сорыйм Наиләдән.

"Ю- у-у-к, – дип суза алар икесе бер авыздан. – Барысы да акчага бәйле. Урып-җыю вакыты – безнең иң бай вакытыбыз".

Төшке ашны ашап бетереп, “амин” тоттылар да, ирле-хатынлы Сөнгатовлар комбайнга ашыкты.



– Мондый һава торышы торганда, бер минутны да югалтасы килми”, – диләр алар. “Вакыт- акча” гыйбарәсен алар үзләренә яраклаштырган: “Вакыт- икмәк”.
Икенче Сөнгатовлар экипажы – хуҗалыкның иң чик басуында эшли булып чыкты. Әмма алар безнең белән очрашуга вакыт бүләсе итмәделәр. Әллә каян болыт чыгып, кинәт явып киткән яңгыр да куркытты бугай үзләрен. Икмәкне кыска вакыт аралагында җыеп алырга кирәк бит.


“Улым теләмәсә, комбайнга якын да килми идем”

Сөнгатовлар экипажы белән янәшә, әтиле уллы Наил һәм Булат Гыймадовлар да ура, суга, җилгәрә.



– Без әле ашлык суктыру комбайнында икенче сезон гына эшлибез. Дөресен генә әйткәндә, комбайнга улым теләге белән утырдык. Минем бар курыкканым – шул иген суктыру комбайны иде. Гомер буе тракторда эшләдем үзем. Улым энекәш белән бер ел “Нива” комбайнында эшләп алды да, мине “АКРОС”ка утырырга кодалый башлады. Улың максатчан булгач, куркулар үзеннән-үзе юкка чыга икән ул, – ди Наил Гыймадов.

Булатка 20 яшь. КХТИда укый. Максатчан, тырыш егет. Укудан бушаган арада “Макдоналдс”та эшли, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

– Комбайнда эшләргә балачактан кызыктым. Әле яшь җитмәгәч, икмәкнең кадерен аңласын дип булса кирәк, ындыр табагына эшкә урнаштырды әти. Менә шуннан комбайнга кадәр үстем, – ди Булат.

– Президент игълан иткән “200 иң яхшы комбайнчы” бәйгесендә җиңәргә лаеклы вәкилләр болар, – ди “Авангард” хуҗалыгы генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов.


Комбайнчылар иртәнге сәгать 6да эшкә тотына, төнгә кадәр эшли. Соңгы арада әле чык та төшмәгән. Бу – игенчеләр өчен бермә-бер сөенеч. 


– Кондиционерлы салонда утырып эшләгәч, ардырмый да. Рәхәт. Җимерелсәк, шундук запасть частьне алып китереп бирәләр. Комбайнчы эше – бәяләнә торган хезмәт ул. Дәүләткә дә була, үзеңә дә. Гаиләне алып барасы, балаларны укытасы бар бит, – ди Наил әфәнде. 


Мәскәү кызына тузанлы басу якын 

Үзләре янына барып җитә алмасак та, Расыйх Яфизов безне Сөнгатовларның икенчесе – Рузалия һәм Илгиз Сөнгатовлар экипажы белән дә таныштырды.

Шәһәрдә үскән Рузалия кәттәләнеп йөрмәгән, ә бәхетен авылда, алай гына да түгел, тузанлы иген басуында тапкан. Илгиз энесе кебек үк юрист белгечлеген үзләштергән, Рузалия исә менеджмент һөнәрен алган. Ике яшь йөрәк авылда таныша. Әмма алар, бик күп яшьләр кебек, рәхәтлеккә, җиңеллеккә кызыгып, тормыш юлын таш каладан башлый. Тик уртак фикер аларны авылга тарта. 


– Илгиз полициядә эшләп йөрде. Безгә исә, вакытлыча дип, берничә айга гына килгән иде. Башта ул тракторга утырды. Тырыш, булдыклы икәнен күрсәткәч, без аңа кыр корабы тәкъдим иттек, – ди җитәкче урынбасары. 


Илгиз белән Рузалия дә ике бала тәрбияли. Әти-әнисе бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәндә, алар Мәскәү әби-бабасы карамагында. Әмма балалар да әти-әниләре кебек, җирне ярата, авылны сагынып кайта икән. Буласының туганнан ук билгеле, кыскасы. 




– Комбайнчылар составы көчле. Хезмәт хакларын айга ике тапкыр бирәбез. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең күңеле дә үсә. Икмәк үстергән кешегә берни дә жәл түгел. Быел уртак көч белән, урып-җыю эшен 1 сентябрьгә тәмамларга уйлыйбыз, – ди Расыйх Яфизов.

Фикерләр








Авыл

Татарстанда көзге ярминкәләр: бәяләр түбән, сыйфат югары

Килде ярминкә даулап,        килде ярминкә шаулап,         бәхет, муллыклар яулап. Сентябрьдән декабрь ахырларынача шәһәр халкы көзге сый-хөрмәткә кинәнә. Быел көзге ярминкәләр 23 нче декабрьгә кадәр оештырылачак дип вәгъдә ителә.

Авыл

Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы

Чуваш республикасының Батыр районында танылган авыл – Шыгырдан бар. XV гасырда барлыкка килгән татар авылы дөньядагы иң зур татар авыллары исемлегендә икенче урында тора: 2 меңнән артык хуҗалыкта 6 меңнән артык кеше яши. Казанның Колхоз базарын ит белән тәэмин итеп торган авылдагы һәр йортына кереп, тормышка яраклашу өчен өйрәнер әйбер бар. Юкка гына биредә җиденче тапкыр авыл икътисад форумы уздырылмый торгандыр.

Авыл

Казанда ярминкәләр: авыл халкыннан шәһәргә бүләк (ярминкә бәяләре)

Татарстан шәһәрләрендә көзге ярминкәләр башланып китте. Алар 23 декабрьгә кадәр, һәр шимбә эшләячәк.  Биредә республиканың төрле районнарда җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла