Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рапска сибелгән агудан бал кортлары кырылып бетте"

Көннәр матурланды, яңгырлар туктады, умарталар да рәхәтләнеп эшлидер дип кичә генә уйлап куйган идем. Юк! Бәланең берсе артыннан берсе чыгып кына тора. Минзәлә районыннан күңелсез хәбәр килеп иреште. Тау асты Байлар авылыннан Рәмзия Гатина шалтырата. Хәтерегездә булса, аның белән ике атна чамасы элек сөйләшкән идек. “Бал җыярга атна-ун көн вакыт җитә, көне генә булсын” дигән иде ул чакта.

news_top_970_100
"Рапска сибелгән агудан бал кортлары кырылып бетте"

“Ишегалды тулы үлгән корт"

Ходай көнен дә бирде, әмма умартачы ханым еламый гына бүген.

–Авыл янындагы басуда рапс үсә. Шуңа 13-15 июль көннәрендә агу сиптеләр. Иртән чыксам, бөтен ишегалды үлгән корт белән тулган. Себереп кенә түгәбез. Бал дип тә кайгырмыйм, кортларыбыз жәл”, – диде ул.

Гатиннар – умартачы нәселе. Илгизәр абыйның бабасы да, әтисе дә умартачы булган. Колхоз умарталыгы гаилә башлыгына әтисеннән күчкән. “Без өйләнешкәндә, 80 елларда умартачы иде инде ирем”, - ди Рәмзия ханым. Колхозлар таралгач, шәхси хуҗалыкларында умарта тота башлыйлар. Барысы 70 оя кортлары бар.

–Район газетасында борчак һәм рапс культураларын корткычларга каршы эшкәртү уза дип язганнар иде. Яңгыр туктамыйча тотынмадылар. 13 көнне исә агу сибә башладылар. Менә шуннан башланды инде, – ди ул. – 25-30 градус кызуда кортларны ябып куеп булмый бит, ояда эреп юкка чыгалар. Ичмасам, кичкә таба гына да сиптермәделәр агуны, көндез бит! Кортлар, мескеннәрем, бал җыям дип чәчәккә кунып һәлак булган инде.

“Беренче көнне дүрт кило бал, икенче көнне дүрт кило үле корт”

"Дустыбыз Камил Гыймадиевның да 70 баш умартасы бар. Аның өе шул рапс кырына терәлеп диярлек тора. Бүген иртән килгән иде, ул да ир башы белән чак еламый", - дип зарлана Рәмзия ханым. “Беренче көнне кортлар 4 кило бал җыйды. Икенче көнне карасам, минус 4 кило! Кортлар үлеп бетә язган”, – дигән аңа дусты.

“Умартачылар үзләре гаепле”

Бу уңайдан комментарий алырга теләп, Минзәлә районы авыл хуҗалыгы башлыгы Юрий Исламовкашалтыраттык. Әмма ул үзе дә барысыннан да хәбәрдар булып чыкты. “Рапска сибелгән агудан кортлар үләргә мөмкинме?" - дип башладым сүземне.

–Булырга мөмкин. Бал корты турында хуҗасы кайгыртмый икән, булырга мөмкин, – дип сөйләп китте ул. – Газетада басуга агу сибү турында кисәтү игъланы бирелгән иде. Хуҗалыклар бит “Кортыңны чыгарма, без монда агу сибәбез дип”, йорт саен йөрми. Газетада белдерү  басылгач, “Кайчан агу сибелә?” дип,  умартачы үзе килеп сорарга, үзе белешеп китәргә тиеш. Инвестор кисәтү  биргән, эше беткән. Калганы умартачының үз эше. Инвесторны берничек тә гаепли алмыйлар, ул газетага да, интернетка да хәбәр биргән.

–Агуны кичке якта яки төнге сменада гына сибү җае юк идеме? Бал кортларын мондый матур көндә ояга бикләп торып булмый бит.

–Коры арада сибеп калалар инде. Яңгыр туктаганга ике көн генә бит әле. Иртәне-кичне карап торып булмый. Районда адым саен умарта. Бал корты дип, рапс чәчми торып булмый. Клеверга сибелгәне дә, люцернага сибелгәне дә бал кортларын үтерә . Кайсы да агу. Бикләп булмый дип, ябасың инде, кая барасың?  Умарта тотасың икән, үзеңә дә игътибарлы булу кирәктер.

“Акт төзергә, анализлар алырга кирәк”

Татарстан дәүләт умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллинмондый очракта умартачыларга акт төзергә киңәш итә.

– Мондый вакытта комиссия җыела. Проба алу актлары төзергә, җирне, үсемлекне алып, үлгән кортларны лабораториягә җибәрергә кирәк. Әмма  анализлар түләүле. Бәяләрен белмим,  моны лаборатория билгели. Минзәләдә инспектор бар, аны чакыртырга иде. Җир участогының хуҗасын чакыртып та акт төзелә. Барлык гамәлләрне үтәп чыгарга кирәк. Шуннан соң гына, әгәр дә җир хуҗасының гаебе раслана икән, судка бирелә, - дип аңлатты ул.

- Массакүләм мәгълүмат чараларында нинди участокта, нинди культурага, кайчан, нинди бөҗәкләргә каршы агу сибеләсе алдан хәбәр ителергә тиеш. Агу нинди зарарлык классына керә - бөтенесен язарга кирәк. Умартачылар бу хакта белеп торырга тиеш. Агулы химик матдәләр һәм пестицидларны куллану өчен регламент бар. Анда куллану вакыты күрсәтелә. Бу очракта нинди сәгатьләрдә агу сибеләчәген әйтергә иде. Шул вакытта кортларны бикләп тормый булмый. Алларына су коясың да, ябып торасың.

Белешмә

  1. Бал кортлары изге корт санала, алар турында Коръәндә хәдис бар.  Галим Альберт Эйнштейн да: “Бал кортлары юк икән, кешелек тә юк дигән сүз”, - дип әйтеп калдырган. Фәнни белемсез күрәзәлек кылучы Ванганың да: “Иң элек умарта корты юкка чыгачак” диюе мәгълүм.
  2. 2006 елдан башлап Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Белгечләр исбатлавынча, моның сәбәбе – Израильдә туган һәм башка илләрдә таралган CCD вирусы. Галимнәр фикеренчә, пестицид һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына начар йогынты ясавы мәгълүм. Авыл хуҗалыгы кырлары хисабына шәһәрләр үсеп чыгуы аркасында, бал кортлары, нектар эзләп, ерак араларга оча. Ә бу исә вирусның таралуына китерә. 
  3. Белгечләр чаң суга: әгәр бал кортлары шушы рәвештә кими барса, 2035 елга җир йөзеннән алар бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. АКШта инде 70% кортлар үлгән.
  4. Бал кортының гомере күбәләк гомеренә тиң. Көчле гаиләләрдә алар – 30-35, хәлсез гаиләдә 25 көн яши. Җәен аларның гомер озынлыгы 35-45 көн. Кышны чыккан бал кортлары 25-30 көннән һәлак була. 
  5. Көнбагыш һәм карабодайны  серкәләндерүдә бал кортлары – төп көч. 
  6. Бүген бал кортлары Америкада Кызыл китапка кертелгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100