Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цүпрәлецә каз өмәсе: чалучыны сөйләндерү йоласы, үтүкләү һәм кунакчыл мишәрләр

Татар халкы гореф-гадәтләренең берсе - каз өмәсе. Иске Чүпрәледә бу йоланы китапларда сурәтләгәнчә уздыралар. Бәйрәмне үз күзем белән күрергә дә насыйп булды.

news_top_970_100
Цүпрәлецә каз өмәсе: чалучыны сөйләндерү йоласы, үтүкләү һәм кунакчыл мишәрләр

Хуҗалар иртән үк әзерләнә башлый. Бер көн алдан күршеләрен булышырга чакыралар. Казларны чалгач, аларны пешекләп, йоннарын йолкыйлар, аннары яшь кызлар, көянтәләренә казларны асып, җырлый-җырлый чишмәгә юл ала. Ә бәйрәм азагында зур бер каздан тәмле итеп, бөтен авылга тәмле исен таратып бәлеш пешерәләр. Ул бәлеш белән каз йолкучылар да, күрше-тирәләр дә, барча авыл халкы сыйлана. Каз өмәсе йоласы китапларда шулай сурәтләнә.  

Иске Чүпрәледәге каз өмәсе китапларда сурәтләгәннән дә яхшырак булды.

Сәгать өчтә юлга кузгалдык. Чүпрәлегә якынлаша барган саен табигатьнең матурлыгына шаккатып бардым. Бөтен җир чип-чиста, бер җирдә сынган агач ботагы да юк. Кечкенә генә кәнфит кәгазе дә җирдә ауналып ятмый. Өйләрнең барысы да төзек, матур. Агачлар тип-тигез, рәт-рәт булып тезелешеп киткәннәр. Көн кояшлы иде. Иске Чүпрәленең матурлыгына таң калдык. 

Каз өмәсе оештырган гаилә безне авылга кергәнче үк матур итеп каршы алды.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Резеда һәм Фәнис Төхфәтулиннар гаиләсе 300 каз асрый. Шулкадәр күп асрауларына карамастан, ишегалды, өй, бакча чиста, казның йоны да юк. Өйләренә кергәндә үк гөлләренең күплегенә игътибар иттем. Резеда апаның бөтен өе яшеллеккә бай. Ничек барысына да өлгерәдер?

Резеда апаның өе халыктан шыгрым тулы иде. Барысы да матур милли киемнәрдән, каз өмәсенә әзерләнеп, булышырга килгәннәр. Безгә каз өмәсенең һәрбер өлешен күрсәтергә өлгерделәр.

"350-400 меңгә кадәр табыш"

Резеда апа бик кызык сөйләшә. Үзләренчә әйтчәк, сүйләшә. "Кыцытканнар ашатып үцтердем", - ди. Бу сөйләмне тыңлап тору үзе бер күңелле. Шуңа да бу Цүпрәлецә каз өмәсе булды.  

- Резеда апа, ничә ел каз үстерәсез?

- Каз үстерү белән моннан ун ел элек шөгыльләнергә тотындык.

- Эшегезне башлаганда дәүләттән ярдәм килдеме?

- Әйе. Башлаган вакытта дәүләт 57 мең акча бирә иде үз эшен ачканнарга. Шулвакыт 100 баш каз алган идек. Акрын-акрын казларның санын арттыра башладык. Менә быел 300 баш казыбыз булды. 

Быел үзмәшгульлек программасы чыккач, профессиональ керемгә салым режимына бастык. Бик җайлы һәм уңай система. Салым да 4 процент кына. Курыкмыйча рәхәтләнеп сатып алып була, кем дә килеп бәйләнә алмый. Кая синең казың бармы, учетта торасызмы дип сорамыйлар.

- Каз үстерүнең нинди үзенчәлекләре бар?

- 10 ел үстергәч, бөтен нечкәлекләрен белеп бетердек. Алга таба бизнесыбызны зурайтырга исәп. Гаилә фермасы төзергә планлаштырабыз. Район җитәкчеләре янында булдык. Планнарыбыз белән уртаклашкач, безгә ферма төзергә җир бүлеп бирделәр. Хәзергесе вакытта проектлар эшләтеп, төзү өчен ризалык алып йөрибез. Ел башында Агростартап программасы буенча грант алырга дип документлар җыябыз. Казанга барып, эш башлаучы фермерлар әзерләү курсында укып та кайттык. Эшләргә бик зур теләк бар.

- Үз эшләрен башларга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

- Иренмәскә генә кирәк. Ә иренмәгән кеше авыл җирендә рәхәтләнеп яши ала. Казларны сату буенча да борчылмасыннар. Бездә өйдән алып китеп баралар. Сораучылар бар.

- Күпмегә сатасыз?

- Әйбәт, зур булса, баш-аяклары белән 2 мең, 2200 кадәр сатып була. Ә чыгымы шул 800-900 сумга төшә. 1200-1400 кадәр чиста табыш була. Без бер сезонга 350-400 меңгә кадәр табыш алабыз. Тик торганыбыз юк. Казларны сатканнан соң тавыклар, бройлер чебиләр алып үстерәбез. Тырышабыз, көнебезне үзебез күреп яшибез. Ирем әле буш вакытта төзелешләр белән дә шөгыльләнә.

- Ничә атналык казларны аласыз?

- Өч атналыкларны алам. Үстерүдә авырлыкларын күрмим. Антибиотиклар бирмим. Яшел чирәм, кычыткан гына ашап торалар. Елгага йөртәм.

- Ничә килограмга кадәр җитәләр?

- Быел үстергән казларым, дүрт, биш килограмм да булгалый.

Резеда апа ире турында бик мактап сөйләде. Аны төшерегез, ул хуҗа диде. Чын татар хатын-кызларына хас иренә карата хөрмәт, мәңге бетмәс мәхәббәт чагыла иде аның күзләрендә.

"Каз өмәсе башы"

Иске Чүпрәледәге "Ак калфак" җитәкчесе Гөлфия Яфизова каз өмәсенең ничек үткәрелүе хакында сөйләде.

- Каз өмәсе һәр авылда төрлечә үтә. Матур җәйләр узгач, салкын көзләр килгәч, ноябрь айларында була. Һәрбер йоланы үтәргә тырышабыз. Киләсе елда да казларыбыз күп, зур, итләре йомшак булсын дибез. Киләчәк буынга да өйрәтәбез. 

- Эшне нидән башлана?

- Иң беренчесе - хуҗа кеше казларны суярга бер көн алда аларны чишмәгә алып барып, юындырып алып кайта. Асларына салам, яисә агач чүбе сала. Бу казлар икенче көнгә чиста булсынга эшләнә. Алга таба каз йолкучыларны, каз суючыны чакыра. Алдан әйтеп кую бик тә мөһим. Чөнки казлар күп, без башка кеше белән килештек, аларга барабыз дип әйтмәсеннәр өчен кирәк. Суючы алдан пычагын әзерләп тора.

"Мулладан башка бер эш тә бармый"

- Тагын кемнәр чакырыла?

- Мулла. Бездә мулладан башка бер эш тә бармый. Ул килеп дога укып китә. Мишәр якларында мулла укымыйча казны чалмыйлар.

- Казны чалганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

- Суючы янына хатын-кызны чыгарып бастыралар. Ул аны сөйләндереп тора. Чөнки каз суючы тешен кысып суя. Казның ите йомшак булсын өчен, хатын-кыз сөйләндереп торырга тиеш. Казны чалгач, каны агып беткәнне көтәргә кирәк. Агып беткәч, без аны чиргәвеч дибез, каядыр гөрдик диләр, Татарстанда ул бугаз дип атала, шул бугазны әкрен генә өзмичә тартып алабыз. Кан акмасынга башын бәйлибез. Тәпиләрен кемдер кисә, кемдер кисми.

Казның хуҗасы бәйләргә җепләр дә әзерли. Алар ике төрле була. Кечкенәрәкләре - тәпи бәйләргә. Чишмәдән чайкап кайтканда, тырпаеп тормасынга зур җепләр дә кулланыла.

"Көянтәләргә салып кызлар чишмәгә бара"

- Казның йоннарын нишләтәсез?

- Казның хәрәм йоннары була. Ул "култык астында". Аларны хуҗа кеше бер табакка җыеп бара. Аларны өйгә алып керергә ярамый. Җыеп бетергәннән соң яндырырга кирәк. 

Казларны йолкырга бирәбез. Урын әзерләнә, хатын-кызлар көтеп тора. Бу эштә олылар, урта яшьтәгеләр, балалар да катнаша. Май канатлары ясыйбыз. Аларны балалар сыйрып ясый. Өч-дүрт бала тиз арада ясап бирә. Йолыкканда зуррак йоннарыннан кияү, килен мендәре, ә йомшакларыннан бала мендәре ясыйбыз. Зур канатлардан без себерке ясап куябыз.

- Балаларга бу эшне белү кирәкме?

- Әйе. Бер кызык хәл булган иде. Бер бала каз чалганнан соң, аның баласы кайда була дип сораган иде. Кендекле хайваннар гына баланы үзләре таба, калганнары йомырка чыгарганын аңлатырга тырыштык. Аннары балалар да безнең гореф-гадәтләрне онытмаска тиеш.

- Казны ничек эшкәртәсез?

- Иң оста апалар гына казның эчен ала. Кемдер маен алып тора, кемдер эчәкләр юа. Бүленеп эшлиләр. Кызлар, көянтәләренә асып, казлар белән чишмәгә бара. Аларны чайкап кайта. Анда уеннар оештырыла. 

Монда мөһим бер әйбер бар. Хуҗа йорттан үсмер ир-ат каз йоннарын алдан коеп барырга тиеш. Бу казлар киләсе елга тагын да күбрәк булсынга эшләнә. 

Зур өч бәлеш пешерәбез, бер зур каз пешерелә. Оста ир-ат казны дөрес итеп, матурлап турап бирә. Бөтен кеше сыйлана. Кичке якта күршеләрне чакырабыз.

Мишәр халкы болай да бик кунакчыл. Шулай итеп бәйрәм итәбез.

Үтүкләнгән каз

Бу йолаларны үземә дә күреп китәргә насыйп булды. Казларны берничәсен берьюлы алып чыгып чалдылар. Иң истә калганы - чалган казлар өстенә су белән чылатылган чүпрәк каплыйлар һәм үтүклиләр. Монда йоннарны йолкыр алдыннан шулай итәләр икән. 

Су буйларын төшеп, уен-җырларны да тыңладык. Капкадан башлап ир-ат чыгып, каз йоннарын җиргә коеп барды, аның артыннан милли киемнәргә киенгән хатын-кызлар атлады. Алар көянтәләренә икешәр каз аскан. Авыл урамы буйлап, җырлар җырлый-җырлый чишмәгә юл алдылар.

Чишмәдә казларны юып, уеннар уйнадылар.

Каз өмәсе китапта язылганнан аерыла. Матур йола. Кешеләрне берләштерә дуслаштыра. Матур уеннар, халык җырлары җырлана. Яшьләр үзләренә парлар таба. Башыннан ахырына кадәр эшләнгән йолалар бәйрәмне тагын да бизи. Яши икән әле халык, яши икән гореф-гадәт, йолалар. 

Әллә үземә дә каз алып үстерәсе инде? 

Каз өмәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100