Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл укытучысы һөнәренең 7 уңай һәм 7 тискәре ягы

Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап, югарыга менгәндә маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза төшкәндә ярдәм кулу сузучы да укытучы. Юкка гына укытучы кешене балалар “икенче әти-әниебез” дип әйтмиләрдер. Шәхеснең әхлакый сыйфатларын уятып, рухи кыйммәтләрне үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Укытучы хезмәте ни дәрәҗәдә авыр? Аның уңай һәм тискәре яклары нинди?

news_top_970_100
Авыл укытучысы һөнәренең 7 уңай һәм 7 тискәре ягы

Авыл укытучы профессиясенең тискәре яклары:

1. Укытучыларны төрле эшләргә җәлеп итәләр

Укытучы үз вазифасын гына үтәп калмый. Авыл җирендә хуҗалыкка печән әзерләргә дә куалар, бәрәңге җирендә дә эшләтәләр, урман хуҗалыгына да куалар. Сайлау, референдум кебек эшләрдә укытучы агитатор ролен башкара. Моннан тыш, авылда тәртип өчен дә укытучы җавап бирә - авылдагы тәртипсез гаиләләрне әхлакка өндәргә дә укытучыны куалар.

Мамадыш районыннан укытучы (исемен әйтергә курыкты): “Элегрәк колхоз кырларына эшләргә чыгаралар иде. Аның каравы, ел саен мәктәпнең үз территориясендә тир түгеп, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә утыртабыз. Хәзер күпчелек җирләр шәхси эшмәкәрләр кулында булгач, бик борчымыйлар, мәктәп үз-үзен туендыра”.

Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең махсус (коррекцион) VIII  төрдәге югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Вафин: “Җәмәгать эшләрен йөклиләр: бөтен укытучыны мәҗбүри сайлауларда агитатор итеп куялар, өйдән-өйгә йөрүләр... Берәү дә моны үзе теләп эшләми, әлбәттә”.

2. Өстәмә табыш юк

Укытучы профессиясен башка төрле эш белән бергә алып бару мөмкин түгел дип әйтерлек.

“Берәр сәбәп аркасында укытучы булып эшләүдән туктыйсың икән, эш табам дип өмет итмә, авыл җирендә өстәмә эш урынын табу кыен”, - ди Фәрит Вафин.

3. Гел күзәтү астында

Укытучы кеше даими күзәтү астында яши. Болар - җирле хакимият, мәгариф бүлеге. Фәрит Вафин, Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы "Даими күзәтү укытучыны бетерә торган иң зур минус, миңа калса. Кәгазь боткасын киметәбез диләр, киресенчә, төрле формалар артып кына бара, отчетлар язу укытучының бик күп вакытын ала. Хәтта мәктәп директоры укытучы салымын түләгәнме, юкмы икәнен тикшереп утыра! Газета-журналларга мәҗбүри яздыру “мода”сы киң таралган. Кызганычка каршы, эш программасы төзүнең бердәм фәнни нигезләмәсе юк".

4. Авыл укытучысына ял юк

<~>

Уку елы вакытында укытучының эше үзе белән "ияреп кайта" - ул дәфтәр тикшерергә тиеш. Җәйге яллар күп булуга карамастан, авыл укытучысының каядыр чит илгә китеп, ял итү урыны юк, чөнки хуҗалыгында, өй тирәсендә, бакчасында эше бихисап була. "Без укыган чорларда авыл укытучысы үз тормышына, үз хуҗалыгына бик үк бирелмәгән иде, ә хәзер киресенчә, авыл укытучысы зур хуҗалык та алып барырга, мал-туар тотарга мәҗбүр. Шуның өстенә бакчада яшелчә үстерергә тиеш. Әле бит укытучының бакчасы ялт итеп торырга, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Авыл укытучысы үзе дә, киеме дә, үз-үзен тотышы да, гаиләсе дә башкаларга үрнәк булып торырга тиеш", - ди Арча районы Яңа Кырлай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Миләүшә Зарипова.

5. Укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде

Тукай районыннан укытучы ханым (исемен әйтергә теләмәде): “Бер яктан караганда, укытучыга карата хөрмәт бар да кебек, ләкин күңелне төшерә торган күренешләр дә бар. Балага үзенең гаебе аркасында кисәтү ясагач, ул әти-әнисенә кайтып, күпертеп сөйләп, алга таба “зурга җибәрү” очраклары бар”. 

Өстәвенә, укытучы эшен соңгы елларда "иң коррупцион профессия" дип атыйлар, педагогларны ришвәт алуда гаеплиләр. Авыл укытучысына ришвәт бирүче юк, әмма телеэкраннардан педагогларга кара ату, билгеле, күңелгә май булып ятмый. Өстәвенә, моны укучылар да, аның әти-әниләре дә ишетә, бу укытучының дәрәҗәсен төшерә.


"Чаян" журналыннан

6. Нервлы эш

Бу урында мәзәкне мисал итеп китерү урынлы булыр.


Укытучы көннәр буе басып торырга һәм гел сөйләп торырга мәҗбүр, шул сәбәпле, күбесе аяк авырулары һәм тавыш бетү белән интегә. Әмма иң кыены - укытучы балалар белән эшли. Бер бала һәм үзенеке белән генә түгел - дистәләгән чит кеше баласы белән эшли, аларны көйләп торырга тиеш. Шул сәбәпле, нервлары таушала. Билгеле булганча, үлгән нерв күзәнәкләре тернәкләнми...

7. Җаваплы эш

<~>

Укытучы чит кеше балаларына җавап бирә. Балаларның каннары кайнап тора - котырышып уйныйлар да, сугышып та китәргә мөмкиннәр. Ата-ана үз баласын карап бетерә алмаска мөмкин, ә монда дистәләгән бала өчен җавап бирәсе. Тәнәфес вакытында берәр фаҗига булса да, укытучы гаепле булып кала. Укучының сәләте, аның әти-әнисенең баласының тәрбия һәм укуына мөнәсәбәте төрле булырга мөмкин, әмма барысы өчен дә укытучы гына җаваплы булып кала.


Авыл укытучысы профессиясенең уңай яклары:

1. Укытучы - акчалы эш

Укытучы эше чагыштырмача акчалы эш - хезмәт хакы вакытында бирелә, социаль ташламалары бар. Авылга укытырга кайткан яшь белгечләргә өстәмә түләү программасы бар, шулай ук “социаль ипотека”га чиратка басарга мөмкин.

2. Җәйге ялы озын

<~>

Укытучылар җәен каникулга китә!

Казан шәһәре Киров районының “4нче гимназия-интернат”тагы биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин: “Каникул вакытында рәхәтләнеп, 56 көн тоташ ял итеп була. Шулай ук балалар белән төрле илләргә сәяхәт кылып, экскурсияләргә йөрергә яратабыз. Күптән түгел, махсус грант отып, Американың Нью-Йорк штатына барып кайттык, Башкортостан якларында табигать хозурлыгында күңел ачтык. Бу да, үзенә күрә, укытучы булуның уңай ягы дип уйлыйм”.

3. Кабинеттагы эш

<~>

Авыл җирендәге күп кенә авыр эшләр белән чагыштырганда, укытучы эше җылыда: авыр әйбер күтәрәсе-төшерәсе юк. Аерым очракларны исәпкә алмаганда, гадәттә, җылы кабинетта эшлиләр.

Татарстанның элекке мәгариф министры, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган укытучысы, профессор Васил Гайфуллин: “Укыткан фәнеңне белгәч, балаларыңны яраткач, сөенеп, рәхәтләнеп дәресеңне уздырып чыгасың. Үзеңнән-үзең канәгать булырлык итеп эшләргә кирәк. Шул сыйфат булганда, бер авырлык та тумый. Педагогның эше күп, шуңа мөгаллим түземле булырга тиеш. Һөнәрең авыр булса да, авыр итеп кабул итмәскә кирәк”.

4. Авыл укучысы белән уртак тел табу җиңелрәк

Авыл җирендә балалар тәрбиялерәк, шул сәбәпле, укыту җиңелрәк. 

Фәрит Вафин: “Авыл укытучысының ай саен 20-25 мең сум даими хезмәт хакы бар. Шәһәр мәктәбенә караганда, азрак укучы белән эшләргә туры килә (уртача 14-15 бала), укытырга да җиңелрәк. Бер авылда яшәгәч, баланың нинди гаиләдән икәнен дә беләсең, шуңа күрә ата-аналар белән элемтә яхшы, кыйнау, эзәрлекләү очраклары, Аллага шөкер, юк. Гади авыл укучылары тәртиплерәк, әдәплерәк, итагатьлерәк дияр идем, алар белән уртак тел табу уңай”.

5. Белем бирү - дәрәҗәле эш

<~>

Заманалар үзгәреп, элекке дәрәҗәсен беркадәр югалтса да, укытучы профессиясе дәрәҗәле эш булып кала. Аңа авыл җирендә хөрмәт зур. Искәндәр Нәбиуллин: “Минем укучыларым мөгаллимлек һөнәрен санлыйлар, хөрмәтләре зур”. Васил Гайфуллин: “Элек-электән авыл җирендә укытучының дәрәҗәсе зур, беркайда да хезмәт хакы булмаганда, педагогка һәрвакыт түләнелә иде. Укучыларның хөрмәте булганда, минем уйлавымча, мөгаллимгә укытуның бернинди дә авырлыгы юк”.

6. Матур киенеп йөри ала

Авыл укытучысы эшенә матур киенеп бара ала. Х0атын-кыз өчен бу аеруча мөһим. 

7. Карьера мөмкинлеге

Гомере буе тракторда эшләгән кешене беркем дә күрмәскә мөмкин, ә менә яхшы укыткан укытучының завуч, мәктәп директоры булырга шанслары бар. Мәктәп директорларын еш кына депутат итеп сайлыйлар, авыл җирлеге башлыгы булырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100