Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энҗе Ногманова: Белем бәйрәменә нәрсә алып баралар: чәчәк бәйләмеме, әллә конвертмы?

Уку елы башлана исә һаман шул бер үк проблемалар килеп туа - мәктәп формасы һәм... укытучыга бүләк.

news_top_970_100
Энҗе Ногманова: Белем бәйрәменә нәрсә алып баралар: чәчәк бәйләмеме, әллә конвертмы?
Белем бәйрәменә нәрсә алып барыйк: чәчәк букетымы, конвертмы?
Бу көннәрдә үсмер кызым белән мәктәпкә әзерләнеп кибет юлын таптыйбыз. «Эх, кайда калды ул мин алып кайткан күлмәккә риза булып утырган чаклары», - дип уйлап куям еш кына. Мәктәп формасын быел куе зәңгәр төстә, үткән ел көрән төстә булырга тиеш дип аптыраттылар. Сарафан яки итәк, ак блузка, көндәлеккә тагын бер блузка, салкын көннәрдә кияргә чалбар... Аларның һәрберсе балага ошарга, мәктәп кушкан таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Әле узган елны 1 сентябрьгә бер атна кала, бәйрәм линейкасына бар кеше дә зәңгәр жилеттан килергә тиеш, дигән хәбәр тараттылар. Киттек эзләп зәңгәр жилет. Интернетта аларның бәясе 1000 сумнан башлана. Гади генә бер жилетны мондый бәягә аласы килми бит әле. Ахырдан шунсы беленде, 34 укучыдан 3-4 бала киеп килгән аны. Шулай итеп, бу кагыйдәне ахыр чиктә төшереп калдырдылар. Бәйрәм көненә бер тапкыр киеп барган жилетыбыз эленеп тора хәзер шкафта.

Июль аена керүгә кибетләрдә мәктәп формалары күренә башлый. Аларның бәяләре елдан-ел арта. Мәктәпкә бала киендерүдә 6 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, аларның бәясе августның соңгы көннәрендә, сентябрьгә чыккач 50-70% ка төшә. Көтеп торырга сабырлыгы җиткәннәр, киемнәрне шул чорда гына алып, бермә-бер ота.



Ата-ананың акча янчыгына сугучы икенче бер мәсьәлә - бүләк. Мәктәпләрдә кайбер укытучылар ата-аналар комитеты белән алдан ук сөйләшеп куя. Нинди бүләкләр ошый, ниндиләрне алып та тормаска. Алдан килешенә, ягъни мәсәлән.

Әле берничә көн элек кенә, сыйныф чатында бер анадан тәкъдим булды. 1 сентябрьгә укытучыга бер букет бүләк итәбез дә, калган акчаларны (1 букетны 700 сум дип исәпләгәннәр) конвертка салып кына бирәбез. Үзенә кирәкле бүләкне үзе алсын, имеш. Класста 34 бала укыганын исәпкә алсак, 1 баланың акчасына букет алабыз, калган 23 000 не укытучыга бүләк итәбез булып чыга. Әле уку елы башланмады. Алда укытучылар көне, туган көн, Яңа ел, 8 Март кебек “зур-зур” бәйрәмнәр. Ә без инде акча кыштырдатабыз. Җәмәгать, зарланмагыз, зинһар, бүгенге заман акчага корылган диеп. Үзебез өйрәтәбез, үзебез ясыйбыз бит акча колларын. Электән килгән матур гадәт, белем көнендә, баланы өйдән чәчәкләр белән озатуны бетерик алайса. Ул да күреп үссен, акча белән чагыштырганда чәчәкнең “не почем” икәнен. Тик шуннан соң укытучыга карата хөрмәт, ярату дигән төшенчәне балага ничек сеңдерергә?!

Ул 34 чәчәк букетын нишләтә инде укытучы, диярсез? Шиңеп корыганчы өстәлендә тота да, аннан алып чыгып ташлыймы? Бәлки шулайдыр да. Бер укытучының сөйләгәне истә: “Быел класс алмаган идем, бәйрәм көнендә бер бала да чәчәк бирмәде. Өйгә буш кул белән кайтуы шулкадәр читен икән, оялып беттем. Класс белән эшләү авыр, ә балаларның яратып биргән чәчәкләре шулкадәр күңелне үстерә, горурлык өсти.”

Таякның икенче ягы да бар. Һәрберебез баласына карата яхшы мөгалләмә булуын тели. Безнең мәктәптә ата-аналар комитеты укытучыларга бүләккә акча җыймаган ата-аналарның исемлеген сыйныф җитәкчесенә бирә башлады. Моннан чыгып, балага караш үзгәрәме-юкмы? Бу сорау ачык кала.

Авыл җирендә укытучылар - иң дәрәҗәле һөнәр ияләре, стабиль яхшы хезмәт хакы алучылар. Соңгы елларда биредә дә, бәйрәмнәр җитте исә, алдан бүләк сораучылар турында ишеткәлим. Безнең замандагы кебек конфет яки ваза, чәчәкләр белән генә әллә нишләп булмый хәзер. Модада алтын ювелир эшләнмәләр, конверт бирү. Ә бу яңалыкны без үзебез – әти –әниләр керттек. Укытучылар да шуңа әрсезләнде. Андыйларга әйтер сүзем: арада хезмәт хакын аен-айга чак сузучы ата-аналар бар икәнен дә онытмагыз. Үзегезнең хөрмәт-дәрәҗәгезне, бүләк сорап, зинһар төшермәгез!

Монда сүз барлык укытучылар турында да бармый, билгеле. Үз һөнәренә тугры калган олпат мөгаллимнәребезне кем генә сагынып искә алмый икән?! Ярдәм кирәк булса, булышырга да әзербез. Андыйлар каршында мең кат башымны иям.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100