Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Радио-телевидениедә эшләүчеләр хата ясаса - кис хезмәт хакын!

Моннан бер ел элек “Татар-информ”га интервью биргәндә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев рус теллеләр арасында татар теле укытуга ризасызлык арта баруының безнең файдага булмавы турында ачынып әйткән һәм моның кайчан да булса “тишелеп чыгу” куркынычы турында да кисәткән иде. “Интертат” электрон газетасында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев проблеманы ничек хәл итеп булырга мөмкинлеге хакында әйтте.

news_top_970_100
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Радио-телевидениедә эшләүчеләр хата ясаса - кис хезмәт хакын!

Искәртеп үтик, бер ел элек “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев телләр укытуга бәйле проблема барлыкка киләсен чамлаап, үзенчәлекле тәкъдим белән Мәгариф һәм фән министрлыгына баруы хакында әйткән иде.

“Мәктәптә татар теле дәресләре булганга, күрә биш көнлек укуга сыеша алмаганлыктан, рус теллеләрдә ризасызлыклар тууы да безнең файдага түгел, - диде ул. - Мин бу хакта болайрак уйлыйм. Әйтик, мәктәптә рәсем, музыка дәресләре укытыла. Ә бит бала рәссам, музыкант булырга хыялланса, өстәмә белем алырга музыка, рәсем сәнгате мәктәпләренә бару зарур. Мәктәп кенә боларны, барыбер, биреп бетерә алмый. Менә шушы музыка белән рәсемне бөтен балаларга да татар телендә укытсаң, ә?! Телне укырга кызыграк булыр иде – «ике куянны бергә атар идек». Яулап алынган татар теле сәгатьләрен югалтырбыз дип куркалар...”

Уяулыкны югалттык шул... Вак кына нәрсәләр дә игътибарда булырга тиеш иде. 

Менә мин кызым белән татар теленнән өй эшләрен тиз генә әзерләп куябыз, ә тел белмәгән башка ата-аналар нишләргә тиеш?! Әлбәттә, ризасызлык туа. Татар теле ул нәфрәт түгел, мәхәббәт уятырга тиеш. Ә методикаларны үзгәртү турында 15 ел сөйлибез. Мин шул чакта ук методистларга: “Сезнең ул программагыз белән руслар тел өйрәнә алмый, ә татарларга ул кирәк түгел”, - дия идем.

Минем рәсем һәм музыка дәресләре турындагы тәкъдимем, бәлки, “Аптыраганнан суям, кәҗәкәем” мәкале кебегрәк тә күренәдер, ләкин бу казанышыбызны саклап калуның бер юлы, миңа калса. Минем бу фикерем татар теленә каршы кебек килеп чыкмасын. Әмма мин бу хәл булачагын сизеп, болай барса, без күбрәк зыян китерергә мөмкинбез дип борчылып йөрдем. Шушы сизгерлек булсын өчен куелган кешеләр генә фикеремә колак салмады.

Татар телендә сыйфатлы белем бирә торган белем учаклары көтеп торса, башка милләтләр акча түләп тә өйрәнерләр иде татар телен.

Элек Казанда татарча укытучы бер мәктәп бар, ә татарча сөйләшүчеләр күп иде. Радиодан камил татар теле яңгырый – Камал Саттарова, Мәрьям Арслановалар ничек матур итеп сөйлиләр иде. Редактор да Лена Шагыйрьҗан кебекләр иде. Язучылар бит алар академиклар дәрәҗәсендә акыллы һәм шул акылны халык өчен камил итеп язып бирә торган кеше булырга тиеш. Лена Шагыйрьҗан байрак күтәреп урамда йөрмәсә дә, матур язуы белән телне саклады. Мин аның китапларын укып телнең матурлыгына сокланам.

Матур телгә мин радио-телевидениедән дөрес сөйләм ишетеп өйрәндем. Хәзер ул мөмкинлек юк. Яңалыклар чыгарылышын тыңласаң да, беренче җөмләдән үк хата! Югыйсә, радио-телевидениедә дөрес сөйләм мәсьәләсен генә дәүләт дәрәҗәсендә игътибарда тотып буладыр. Өч хата ясаса – кис хезмәт хакын! Агуламасын милләт колагын!

Хискә генә таянып көрәшү дуамаллык, акылга таянып көрәшергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100