Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әхәт Гаффар: Җәлилчеләр рухын искә алуны Казан вакыты белән уздырырга кирәк!

Үз вакытында Язучылар берлеге сәгать 12дә җыелырга дип әйткән дә, аның Казан вакытымы-түгелме икәнен уйлап тормаганнар, Берлин вакытына куйганнар, уйламыйча. Ачыгавызларча килеп чыккан.

news_top_970_100
Әхәт Гаффар: Җәлилчеләр рухын искә алуны Казан вакыты белән уздырырга кирәк!
25 август – Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 

Кормашчы-Җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсенең гильотинасында 12 сәгать 03 минутта җәзаларга керешәләр... 33 минутта – 3 минут саен – 11 татар каһарман ир-егетенең җанын кыйганнар. Алтысы – язучы һәм шагыйрь. Тарих һичкайчан күрмәгән, кичермәгән каһарманлык һәм вәхшилек. Петр Гаврилов – Җәлилчеләр – Гази Мирзаһитов. Сугышның башында да, уртасы, ахырында да татарлар – хәлиткеч вакытта һәм урында.

Ә без Кормашчы-Җәлилчеләр рухын искә алуны фашистлар билгеләгән җәзалау вакыты – Берлин вакыты белән үткәрәбез. Берлинда сәгать 12 булганда, бездә бер була. Казанда ел саен Җәлилчеләрне искә алуны сәгать 1дә үткәрергә кирәк, үзебезнең вакыт белән. Казан һәм азан вакыты белән төштән соң 1ләр тирәсендә! Нигә без немец фашистлары җәзалаган вакыт белән искә алабыз, ә үзебезнең вакыт белән түгел?

Мин бу хакта Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнгән галим Рафаэль абый Мостафинга да (урыны оҗмахта булсын!), башкаларга да әйтеп килгән идем. Халык шул вакытка җыелырга күнеккән бит инде, нигә үзгәртеп торырга дип бардылар.

Их, егетләр! Шул матәм көнен үткәрергә дә үз – Казан вакытыбыз юк бит безнең, әй!

Казанда Муса Җәлилнең 1 Май мәйданында тимерчыбык белән уратылып, солдат ыштаныннан, киемсез килеш, күккә карап торган һәйкәлен без кабул кылдык. Безнең Казан университетының бакчасында Муса Җәлилгә бюст ачылды, рабфакта укыган чагында гына дип, костюм кидертеп. Костюм өстеннән дә аркылы-торкылы тимерчыбык белән урап. Шул ук бюст Әстерханда да куелды. Күпме мөмкин безгә Муса Җәлилнең рухын да чәнечкеле тимерчыбык эчендә тотарга?



Җәлилчеләрнең рухын искә алуны фашистлар билгеләгән вакыт белән уздыру минем өчен гарьлек һәм хурлык.

Тукай, Такташ, Җәлил. Алар безнең бөтен планета алдындагы тулы хокуклы вәкилләребез. 11 җәлилченең 6сы язучы һәм шагыйрь, бу гомердә булмаган әйбер. Бу - татар халкы гына эшли алган әйбер, бүтән халыкларда андый хәл юк. Сугыш вакытында, 1943 елда Муса Җәлил костюм-чалбар киеп, галстук тагып, хром итекләрдән Берлинда йөргән, күз алдына китерәсезме? Моны бит эшләргә кирәк. СССРда Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе бирелгән бердәнбер шәхес! Ә Абдулла Алишның Геббельсның пропаганда министрлыгында листовка чыгарып ятуын күз алдына китерәсезме? Бүтән бер генә халык вәкиле дә фашистларга каршы моны эшли алмаган. Алар Россия, СССР, Татарстаныбыз дип көрәштеләр. Алар тиңсез батырлык күрсәттеләр. Җәлилчеләр карамагындагы дүрт батальонның берсе дә немецлар ягында атмады бит. Алар - безнең горурлыгыбыз. Бөтен кешелек алдындагы визит карточкабыз. Алар шуның хәтле гөнаһсыз кешеләр, алар иҗат итә дә, көрәшә дә белгәннәр, алар кешелекне алга әйдәүчеләр, фашизмнан коткарып калучылар.

Беренче булып сугышка Брест крепостендә татар Петр Гаврилов керешкән, Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов – татар Шакир Мөхәммәтҗанов амбразурага ятканнар. Аннан соң – Җәлилчеләр, сугышны Рейстагка беренче кызыл әләм элеп йомгаклаучы кеше дә татар Гази Мирзаһитов. Бөтен җирдә, нәкъ кирәк вакытта, нәкъ кирәк урында татарлар булган. Бүтәннәр белән бергә инде, әлбәттә, татар буларак үзебезнең өчен горурланып сөйләвем.

Советлар Союзы Геройлары исемнәрен алучылар саны буенча процент нисбәтендә татарлар беренче урында. Тагын да күбрәк булыр иде, Днепрны кичкәнче татарларга биргәннәр, аннары, күбәеп китте, җитеп торыр дип туктатып торалар, шуңа да карамастан бит әле ул!

Без күп нәрсәне уйлап җиткермибез. Ярый инде безгә дип әйтәбез дә, уйламыйбыз. Алай итәргә ярамый, хаксызлык булганда каршы торырга, һәрвакыт үзеңнең кем икәнлегеңне белеп яшәргә кирәк. Чөнки бу безгә генә түгел, киләчәк буыннарга да кирәк. Без булган, бар һәм булырбыз!

Дөреслекне кире кайтарыр өчен бернинди карар кабул итәргә кирәк түгел. Ул бәйрәм көне түгел бит. Үз вакытында Язучылар берлеге сәгать 12дә җыелырга дип әйткән дә, аның Казан вакытымы-түгелме икәнен уйлап тормаганнар, Берлин вакытына куйганнар, уйламыйча. Ачыгавызларча килеп чыккан. Аны үзгәртергә бернинди указ кирәк түгел, бары тик, белдерү биргәндә, шул вакытта була, сәгать 1дә, төштән соң дип кенә әйтәсе. Бетте-китте.

Сезнеңчә ничек?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100