Ленар Мифтахныкы, -ов, -ев, -ин кушымчаларыннан баш тартып, татар фамилияләрен татарчалаштырырга чакыра

14 Августа 2017

Укылган: 1360 тапкыр

Алабугада яшәүче журналист Ленар Мифтахныкы татарларга фамилияне татарчалаштырып кулланырга киңәш итә. Моның өчен XX гасырда кертелгән, –ов, -ев кушымчаларын безнең йолаларыбыздан төшеп калган -ныкы, -неке кушымчаларына кайтырырга кирәк дип саный. "Интертат" электрон газетасына язмасында ул ни өчен үзенең шушы вариантны сайлавын аңлата.

Сванидзе – грузин, Старченко – украин, ты кто такой, Сафин?

Без, татарлар, артык күзгә ташланып тормый торган халык, никтер һәрвакыт күләгә астында  гына калырга тырышабыз. Гомумән алганда, руслар белән безнең фамилияләребез охшаш, куллану формасы бертөрле. Алар арасында кайбер гарәп исемнәре генә күзгә ташланып тора.

Мәсәлән, без грузин кешесен җиңел генә аера алабыз, аларның фамилияләре –дзе, -ия, -швили кушымчаларына төгәлләнә, әйтик, Берия, Сванидзе һәм башкалар. Шулай ук украиннарның фамилияләрендә дә үз кушымчалары бар - Старченко, Романюк.

Сванидзе дигән фамилияле кешене очратсак, аның грузин икәнен аңлап алабыз.  Ә, мәсәлән, Сафин фамилиясе, русларны уйландыруы икеле. Руслар Сафинны рус дип тә кабул итәләрдер. Өстәвенә әле ул Сафин Альберт та булып чыкса, бу кешенең татар икәнен ачыклау бөтенләй  авыр. Ә "Сафаныкы" булса? "Альберт Сафаныкы" аерылып тора. Колорит барлыкка китерә.

Тик шуны да күздә тотарга кирәк, бу юнәлештә юл салу хәзерге руслашкан фамилияләрдән тулысынча баш тарту дигән сүз түгел. Мәсәлән, мин үзем паспортымда Мифтахов фамилиясен йөртәм, әмма фейсбуктагы дусларым мине Мифтахныкы буларак таныйлар. Мондый кулланылыш мине бабамнар нәселенә ныграк бәйләп куя сыман.  “Ул Мифтах нәселеннән” яки “алар Мифтахныкылар” дип эндәшү бу бит бабайлардан килгән йола.

 Татарларга фамилияне бирү процессы уйлап эшләнелмәгән

Авылларда яшәүче татарларда фамилияләр рәсми дәрәҗәдә  чагыштырмача соң, XX гасырның 30-50 елларында гына барлыкка килә, ә шәһәр җирендә  -  XIX гасырда. Күбесенчә морзаларда фамилия була. Революциягә кадәр татарларда фамилия урынына, гадәттә, әти исеме язылган.

Безнең халыкта фамилияләрне бирү  тәртипсез алып барылган. Күбесенчә  авыл советы рәисе ничек тели, шулай язганнар да. Монысы бер яктан карасак. Ә икенче яктан, тәртипләр үзгәрүе һәм әти исеменнән фамилия ясау урынына балага әтисенең фамилиясен бирә башлыйлар. Шуңа күрә 1960 елларга бер гаилә эчендә төрле фамилиядәге кешеләр дә еш кына очрый башлый. Мәсәлән, минем бабай Мифтах Шәрәфиев, аның барлыгы 9 баласы булган. Шуларның 7 Мифтахов фамилиясен, ә 2 кече баласы Шәрәфиевлар фамилиясен йөртә.

Әйтик, минем әти Раиф Мифтахов. Бу, хәзерге заманга күчерсәк, “Раиф Мифтахович” дигәнне аңлата. Димәк, ул заманда туган булсам, мин Ленар Раифов, ә минем улым Ибраһим Ленаров булыр иде. Ярый әле безнекеләр ике фамилияне генә бүлеп маташкан. Дүрт фамилия дә була алган бит. Бабаемның тулы исеме Мифтахетдин Шәрәфетдинов.

Тагын шунысы кызык - революциягә кадәр татар фамилияләрендә “-ов” урынына “–уф” кушымчасы  язганнар. Мәсәлән, “Мәсәгутуф”. Иске татар телендә язылган документларда бу күренешне күргәнем булды минем.

  Фамилиягә -ныкы, -неке өстәргә кирәк!

Әгәр дә без үзенчәлегебезне күрсәтергә теләсәк, -ныкы, -неке өстәргә кирәк. Хатын-кыз фамилияләрендәге -ова, -ина, мәсәлән, Мифтахова, татар теле нормаларына туры килми. Чөнки татар теленең сүз төркемнәрендә ир-ат, хатын-кыз төркемнәренә бүленеш юк! Димәк хатын-кыз да ир фамилиясен үзгәрешсез йөртергә тиеш.

Әлбәттә, кайберәүләрнең фамилияләрен үзгәртеп карау очраклары булды. Әйтик, Болгари, яки Мифтахи, Мифтахетдин кебек формалар бүгенге көндә дә ишетелә. Мин дә Ленар Мифтахи/Мифтахетдин булырга тиештер. Монда аңлашыла: Ленар – исем, Мифтахетдин – фамилия, чөнки хәзер инде андый исем кушмыйлар. Әгәр дә Ибраһим Әмиров урынына Ибраһим Әмир дип язсак, кайсы  исем, кайсы фамилия икәне аңлашылмый, шуңа күрә бу уңышлы вариант түгел. Мәсәлән, Бәдретдин дигән исем бар, хатын-кызлар очрагында моның фамилия икәнлеге аңлашыла, ә Сөләйман исемле егет булса, Сөләйман Бәдретдин – кайсы фамилия, ә кайсы исеме икәне тагын аңлашылмый. Шуңа күрә  -ов кушымчасын алып ату гына дөрес булмаячак.

Фамилиягә -ныкы, -неке кушымчасын өстәп язу уңайлырак. Баштарак бу форманы сөйләм теле белән беррәттән социаль челтәрләрдә куллану әйбәтрәк булыр: Мифтахов – Мифтахныкы, Нурмөхәммәтов – Нурмәхәммәтнеке, Бакиев – Бакыйныкы, Вәлитов – Вәлитнеке. Моңа беренче чиратта татар интеллегенциясе игътибар итәргә тиештер минемчә - шагыйрьләр, язучылар, җырчылар. Мин бу кушымчаның киләчәге бар дип уйлыйм, чөнки аны русчадан татарчага тәрҗемә итәргә җиңел. Бу фамилияләрне хәтта параллель рәвештә дә кулланып була бит- бер җирдә Мифтахов дип, икенче җирдә - Мифтахныкы, монда бернинди проблема да юк.

Шундый вариант керәшеннәр өчен дә уңайлы булыр. Безнең керәшеннәребезнең  исем-фамилияләре русча, шунлыктан аларны аерып алып булу мөмкинчелеге дә туар. Әгәр дә “Паулныкы”, “Егорныкы” , “Уткиннныкы” кебек фамилияләр барлыкка килсә, матур бит?!

Өстәвенә, украиннарның -енко кушымчасына беткән фамилияләре татарларның “–ныкы”сы белән тәңгәл килә. Чөнки украиннарга төрки халыкларың йогынтысы көчле булган. Алар бит кыпчаклыр токымыннан. Мәсәлән, алар Романенко дип язалар икән, бу Романныкы дигәнне аңлата.

Минем әдәбиятта -енко төрки халыклар кушымчасы дип укыганым булды. Төрки халык кушымчасы икәнен белгәннәр, әмма аңлата алмаганнар

 Кияүгә чыкканда нишләргә?

Монда бер сорау туа. Кыз кеше кияүгә чыкканда фамилиясен алыштырырга тиешме? Бу сорау  һәр кешенең  үз карамагында булырга тиештер, минемчә. Хәзер бит ничек җайга салынган: кияүгә чыктың икән – ир фамилиясен ал. Элек татарларның фамилияләре булмагач, ул алышынмаган. Әйтүемчә, революциягә кадәр татарларда әти кеше исеменнән ясалган фамилия була. Мәсәлән, Балтай Вәлитов дигән кеше, ул Балтай Вәлитович дигәнне аңлаткан. Аңа Зөһрә Миңнебаева дигән кыз кияүгә чыга икән, бу Зөһрә Миңнебавна дигәнне аңлата һәм ул берничек тә Вәлитовага үзгәрә алмый. Шуңа күрә безнең халыкта фамилия узгәрмәгән. Татарларда исем белән әтисе исеменә фамилия дә өстәлгәч, фамилия алу йоласы да үзгәреп китә.

 Фамилиядән –овны алып ату гына татарлык өстәми

Фамилияләрне татарчалаштыру буенча тәкъдимнәр 1980-1990 елларда күп булды. Әмма алар ясалма вариантлар иде. Ә мин әйткәне халык теленнән алынган. Менә безнең авылда хәзер дә сөйләшкәндә: “Син кемнеке?” – диләр. “Мин – Раифныкы, без – Раифныкылар”, - дип җавап кайтарабыз. Бу инде безнең фамилия булып санала. 

Рус телендәге “–ов” кушымчасы да шул ук мәгънәгә ия. “Кемнең кызы бу?” – “Чья дочь?” – “Бу кыз Ленарныкы – Ленарова дочь”. "-ныкы" кушымчасы ул ясалма, уйлап табылган түгел, ә халыктан, тормыштан алынган, нәселләрне күрсәтүче элемент булып тора. Мәсәлән, минем әти Бакый нәселеннән - Бакыйныкылар,  әни Вәлит нәселеннән - Вәлитнекеләр. Ни өчендер 1930-1940 елларда нәсел атамаларын фамилия итеп куллану вариантын кертмәгәннәр.

Бу нәсел атамалары элеккедән килгән дип уйларга кирәкми. Әтинең Бакый бабасы белән әнинең Вәлит бабасы XIX гасырда яшәгәннәр. Бакыйлар онытылгач, балаларның бер өлеше, мәсәлән, бу нәселдәге икенче бер күренекле кеше исеме белән "Каюмныкылар" дип аталып йөри башлый. Нәсел атамалары даими булмаган.

Мин тәкъдим иткән бу вариант бик җайлы, чөнки, фамилиядән - ова кушымчасы алына һәм -ныкы, -неке өстәлә.  Бу вариант бары тик исемнән ясалмаган фамилияләргә генә туры килми, ләкин татарларда мондый күренеш сирәк күзәтелә.

Фикерләр








Татар блогерлары

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Радио-телевидениедә эшләүчеләр хата ясаса - кис хезмәт хакын!

Моннан бер ел элек “Татар-информ”га интервью биргәндә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев рус теллеләр арасында татар теле укытуга ризасызлык арта баруының безнең файдага булмавы турында ачынып әйткән һәм моның кайчан да булса “тишелеп чыгу” куркынычы турында да кисәткән иде. “Интертат” электрон газетасында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев проблеманы ничек хәл итеп булырга мөмкинлеге хакында әйтте.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла