Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөршидә Кыямова: Телне укытудан әүвәл, аңа ихтыяҗ тудырырга кирәк!

Нинди шартларда татар телен укыту өчен көч түгәргә дә кирәк булмаячак, кешеләр үз теләкләре белән телне өйрәнәчәк. "Татар-информ" агентлыгы журналисты Мөршидә Кыямова шул хактагы фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Мөршидә Кыямова: Телне укытудан әүвәл, аңа ихтыяҗ тудырырга кирәк!

Бер көнне WhatsApp аша яшьлек ахирәтем белән аралаштык. “Как ты пишешь эти татарские тексты? Это невозможно. У нашей дочки татарская гимназия и татарский язык – самый сложный предмет! Дети учатся на русском. Когда какая-нибудь комиссия делают вид, что на татарском. Если все будет на татарском, к ним никто не пойдет учиться. А татарский язык у нас как в деревенских школах. Со всеми их сложными  правилами по грамматике. Папа говорит, дайте мне  лучше русский язык, буду помогать ребенку по русскому. По татарскому ирем Рахман  нужара”.

Яшьлегендә чеп-чи татар авылында укыган 65 яшьлек бабай да оныгына татар теле грамматикасын аңлата алмагач, тел укыту системасында, димәк, нәрсәдер җитми! Әллә киресенчә катлаулы һәм артыкмы? Бала гайрәтен чигерә торган нәрсәдер бар, димәкчемен.

Икенче бер авылдашым баласын укырга рус мәктәбенә бирде. 1992 -1993 еллар, татар гимназияләре гөрләп эшли башлаган чор. Ә ул исә: “Казанга килеп урнашкач, рус телен белмәвем аркасында күпме кыенлыклар күрдем. Балам  русча белсен ичмаса, барыбер бөтен нәрсә рус теленә барып төртелә” – дип ярып салган иде ул. Бу очракта әлеге фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Татар журналистикасында да эшләүчеләр минем тел төбен аңлар... Татар журналистлары ике телдә эшләргә мәҗбүр. Матбугат очрашулары, экспертлар  мәгълүматы оештыру, гадәттә, рус телендә оетырыла. Ике телдә эшләүчеләргә  Министрлар Кабинетының  тәкъдиме нигезендә өстәмә акча түләнергә тиеш иде. Бу юнәлештә эш алып барган бер генә коллективны да шәхсән үзем белмим.

Татар дөньясында яшибез, татар редакцияләрендә эшлибез. Гади генә гаризаны да үз ана телебездә язганым юк. Талпынган очракта да: “Бездә алай гадәтләнмәгән, эксперимент ясама, җәме!” - дип кенә җибәрәләр.

Тел мәсьәләсе татарда һәрвакыт көн кадагында торды. Чит илләрдә, хәтта русларда тел саклау проблемасы юк. Татар теле тирәсендәге соңгы аралардагы шау-шу, милләттәшләрне кузгатып җибәрде. Әлбәттә Интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә кесәдән йодрык күрсәтеп, батыраеп утырырга без барыбыз да булдыра. Арысланны йөгәнләргә генә көч җитеп бетми. Шулай да да ана теле шаукымы татарны бер идея тирәсенә туплый башлады шикелле. Монысы да уңай күренеш. Әмма мәктәпләрдә татар телен кыскарту, телебезгә балта чабу дип әйтергә авырсынам. Туфан ага Миңнуллин үзенең бер ялкынлы чыгышында: “Миңа рус балаларының татарча  белүләре түгел, ә татар баласының үз телен белүе мөһимрәк”, - дигән иде бит.

Татар теленең мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылуы бик яхшы. Әмма тормыш күрсәткәнчә,  моңа телне укыту программасының камил түгеллеге, укучы өчен уңайлы булмавы да сәбәптер, ахрысы. Шуңа да уңышка ирешеп булмады шикелле. Татар теленә ихтыяҗ тудырырга кирәк! Дәүләт дәрәҗәсендә телгә ихтыяҗ туса, әллә ничә миллион сумнарга онлайн тел укыту, тагын ниндидер зур чыгымлы проектлар оештырып торуның да зарурияте калмас иде. Татары, русы, башка милләт вәкиле дә, репетиторлар яллап, татар телен үзләре үк өйрәнә башлаячак.

Ә хәзергә  башка милләт кешесе димим, зур-зур татар галимнәре дә үз телен белми. Төгәл фән галимнәре генә түгел, тарихны өйрәнүчеләрнең хезмәтләрен дә ана телендә укытудан мәхрүм ителгәнбез.  Киңрәк аудитория укыячак, дип алар да русча гына яза. Татарга горурлык хисе дә комачауламас иде. Шул ук Туфан ага фикеренчә, руслар тирәсендә толерантлык дия-дия,  үзебезгә ишек каты калды...

Мәктәпләрдә коры грамматиканы тукылдап торып кына телгә өйрәтү мөмкин түгел. Бала беренче татарча сөйләшергә тиеш.  Сөйләмияткә әһәмият салынсын. Ситуатив аралашу, сөйләм теле үстерелсен. Моның өче кызыксындыру чаралары, профессиональ кадрлар кирәк. Татар баласына килгәндә, ул милли һәм тарихи геройларыбызны белеп, алар белән горурланып үсәргә тиеш. Ә безнең андый әдәби әсәрләребез дә юк бит. Ярый әле Тукай бар, бакчадан башлап, мәктәпне тәмамланганчы аңа басым ясала. Мин моны ике бала анасы буларак  авыз тутырып әйтә алам.

Тел укытып кына, милләт тулы канлы яши аламы икән соң?! Халык язучысы Марсель Галиев менә нәрсә дип яза: “Кешене хайванат дөньясыннан аерып торган өч хикмәт бар: Тел, Моң, Хәтер. Шушы өч бергәлек табигый-тәңгәл үсештә дин яктысы белән дә сугарылып торса! Рухың сау була. Рух – милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы.

Үз милләтеннән ваз кичеп, бүтән тамырга ялганган нәсел ямышын күзалла.

Беренче буында тел бетә. Моң, хәтер кала.

Икенче буында моң бетә. Хәтер кала.

Өченче буында инде хәтер дә бетә.

Тамчылап-тамчылап саега тел дәрьясы.

Өзелеп-өзелеп югала моң тылсымы.

Ялкыннарда бии-бии сүнә хәтер.

Тел, Моң, Хәтер – рухның таяныч нигезе...”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100