Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотограф Рамил Гали: Татар халкына милли геройлар кирәк!

Татар халкын таныту, яшьләрдә татарга карата горурлык уянсын өчен милли геройлар кирәк. "Татар-информ" агентлыгының фотохәбәрчесе Рамил Гали шул хактагы фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Фотограф Рамил Гали: Татар халкына милли геройлар кирәк!
Татар милләте өчен бүгенге көндә иң мөһиме - татар телен саклап калу.

Россиядә татар халкының абруен күтәрү өчен геройлар җитми. Герой - милли лидер, ул үзенә күрә бер маяк кебек. Казандагы татарча атамалы урамнарны һәм татар кешеләренә куелган һәйкәлләрнең кем хөрмәтенә икәнен ачыкласак, алар, гадәттә, дин әһелләре яки сәясәтчеләр икәнен күрәбез. Аларның күпчелеге коммунистлар чорыннан калган. Мин үзем аларны шундый термин белән атар идем – ирексез герой. Алар ниндидер структураларга бәйле.

Бу шулай ук язучыларда да чагыла. Габдулла Тукайны алыйк. Ул бай гаиләдә туган булса, коммунистлар аңа шундый бөеклеккә күтәрелергә ирек бирмәгән булырлар иде. Безнең бик күп татар лидерлары теге яки бу сәбәпләр аркасында тарихка кереп калмаган, чөнки бай гаиләдән булганнар, яки - сәүдәгәр, икътисадчы...

Элек татарда язуга бәйле проблема булган, татарның матбугаты булмаган. Хәзер – визуализациягә бәйле проблемалар. Без һаман да бөек кешеләргә һәйкәл куя, фотоларны туплый алмыйбыз. Һаман да кино белән проблема. Мәсәлән, Рейхстагка җиңү әләмен кадаган татар солдаты турында кино төшерелсә, Россиядә татарларның Бөек Ватан сугышында мөһим роль уйнаулары аңлашылыр иде. Мин җиңүгә иң зур өлешнең берсен татарлар керткән дип уйлыйм. Татар иң көчле һәм куркусыз булган, юкка гынамы заманында немецлардан саклану өчен поляклар 10 мең татар җайдагын китерткәнмени!

Нишләптер 17 яшьтә Гайдар полк белән идарә иткән, герой булган, ә хәзер 17 яшьтә герой була алмыйлар. Сәбәп нәрсәдә? Безнең ул турыда уйлаган юк. Чынында, әгәр ул егет яки кыз сәләтле, нәрсәгәдер лаек икән, аннан герой ясарга беркем дә комачауламый. Милләт шундый геройлардан тора. Безнең геройлар булса – без бөек кешеләр булачакбыз.

Хәзерге заманда татарда герой тусын өчен эзлекле сәясәт алып барылмый. Безнең әле һаман да космонавт юк. Космоска беренче тапкыр 1961 елда очтылар. 56 ел эчендә бер генә лаеклы татар кешесе дә булмаганмы? Чуваш милләте вәкиле өч тапкыр очты, үзбәкләр, яһүдләр очты, ә бер генә татар кешесе дә булмады. Әгәр татар кешесе космоска очса, ул, әлбәттә, милли герой булыр иде. Аның исемен урамнарга бирер, горурланыр идек. Бу әллә махсус шулай эшләнә, әллә очраклы хәл? Хәер, мин очраклы булуына бик ышанып бетмим...

Александр Сладковский Европага алып чыгарлык җитди музыка юк дип әйткән иде. Кешеләргә юнәлеш бирергә кирәк - җитди музыка булдырыйк! Яшьләр дә нәрсәдер эшли, үзен күрсәтә алсын өчен аларга юл күрсәтергә кирәк. Аның өчен үрнәк кеше – герой булырга тиеш.

Без үзебез үз дәрәҗәбезне күтәрергә тиешбез. Берләшергә, бер-беребезгә терәк булырга, үз арабыздан геройларны үстерә торган шартлар булдырырга тиешбез.

Әгәр геройларны булдыру юнәлешендә сәясәт алып барылса, үз геройларыбызны танытырга җиңелрәк булыр иде, онытылганнарын архивлардан чыгарсак, бу бик зур эш булачак.

Бик күп сугыш геройлары тарихка кереп калмаган. Әйтик, Александр Матросовны ничә ел үткәч татар дип әйттеләр әйтүен, әмма аның кебек батырлыкны эшләгән татарлар бит тагын берничә булган, алары танылмаган.

Беренче Бөтендөнья сугышы бөтенләй онытылган. Мәсәлән, минем бабам аннан өч тәре алып кайта. Ислам динендә булгач, аларны такмый, әлбәттә, ләкин ул аларны сугышып алган бит, әсирлектә дә булган. Бездә Икенче бөтендөнья сугышы турында гына сөйлиләр, Беренче Бөтендөнья сугышын беркем дә исенә төшерми, анда да бит татарлар бик күп булган.

Кыскасы, безгә Татарстанда яшәгән кешеләрне, яхшы икътисадчыларны, хәйриячеләрне, мәчетләр, йортлар салдырган кешеләрне, безнең өчен яхшылык эшләгән, ләкин кызыллар тарихтан сызып атканнарны барларга кирәк. Алайса безнең бер Мулланур Вахитов кына бар кебек. Ә ул каршылыклы шәхес. Ул бит интеллегенция вәкилләрен юк итүгә өлеш керткән, бер яхшылык эшләсә, бер начарлык та эшләгән.

Бездә спорт бар, сәнәгать бар, икътисад бар, ләкин мәдәният читтә кала. Театрда хәзерге вакытка дөрес бәя бирә торган бер генә куелыш та юк. Бер «Мулла» спектакле генә бар. Авыл тормышын сурәтләгән спектакльләр дә юк. Якутлар Казанда тарихи спектакль куйды. Кызыллар хөкүмәткә килә, акылга зәгыйфь кешене үз якларына күндерәләр һәм ул бөтен интеллегенцияне атып үтерә. Бездә дә мөселман полкы белән җитәкчелек иткән коммунистлар бернинди тикшерүләрсез гаепсез кешеләрне атып үтергән. Аларны әле дә данлыйлар, ә алар атып үтергән интеллигенцияне без белмибез дә.

Мәдәнияттә театр аркылы гына ниндидер кыю күренешләрне күрсәтеп була. Ни өчендер якутлар моны эшли, ә без әле һаман да куркабыз. Гәрчә коммунистлар хөкүмәте беткәнгә күпме вакыт үтсә дә, патша режимын да җиңел генә сүгәбез, ә коммунистлардан бөтенләй шүрлибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100