Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: Тел белән телне коткарып буламы?

Журналист Рәмис Латыйповны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татарча язмалар өчен җавапы кешеләрнең берсе дип беләм. Аның "кияү егетләре" турында мәкаләсен рәхәтләнеп укыдым.

news_top_970_100
Римзил Вәлиев: Тел белән телне коткарып буламы?

Кайбер милләттәшләребезнең татарча белә торып, туган телне куллануда үзләрен “кияү егете” кебек тотулары, татарча язмау-сөйләшмәүләре сер түгел. Милли республикаларның, туган телнең, гомумән илдәге милләтләрнең статус-хокуклары түбәнәйгән бу көннәрдә бу шактый кайнар темага әйләнеп бара.

"Нигә өйрәнмибез, кулланмыйбыз телебезне, ник якламыйбыз үз милләтебезне, халкыбызны?" дигән сорауга һич үпкәләргә кирәкми. Туган телне гаиләгә, кухняга калдыру кемнәрнедер рәнҗетсә дә, шәхси гамәлләрдән, гаиләдә сөйләшүдән, милли яшәү рәвешеннән башка бернәрсәгә дә ирешеп булмавын аңларга, башкаларга төшендерергә кирәк. Авыздагы тел, күңелдәге моң өчен иң башта үзебез җаваплы. Шикләнмичә әйтәм: татар телен республиканың дәүләт теле буларак гамәлгә кую иң беренче чиратта татарлардан тора.

Татарлар үзләре кулланмаса, бу телне башкаларга ничек өйрәтәсең? Җитмәсә аны куллану өчен мохите дә, ихтыяҗы булырга тиеш әле. Нәкъ менә шул тел мохите җәмгыять тормышында, бигрәк тә шәһәрләрдә сирәк очравы телебезнең һәм милләтебезнең дәрәҗәсен төшерә дә инде. Иван Грозныйны, Сталинны, хәзерге шовинистларны, сәяси шарлатаннарны сүгү җиңел, ә үзебезгә шул асыл милли телле форматка күчү бик кыен. Рәнҗү-зарлану җиңелрәк.

Шулай итеп, Рәмис Латыйпов күпләрнең тел очында булган фикерне әйткән. Бәс, шулай булгач, ошбу теманы тәфсилләп тикшерү, аның төрле якларын энә җебеннән үткәрү, җәмәгатьчелек экспертизасын оештыру зыян итмәс.

Көчле әсәрне тәрҗемә итәргә мөмкин

Ләкин мин, Рәмиснең тәнкыйтен таныган хәлдә дә, бөтенебез дә татарча язып, матбугатның профессиональ дәрәҗәсен, милләтнең рухын күтәрербез дип уйламыйм. Җәмгыятьнең никадәр авыру икәнлеген, дәүләт системасының чатаклыкларын, демократиянең, гражданнар җәмгыятенең никадәр зәгыйфь булуын танырга туры килә. Җанга да, акылга да агу булып милләттебез кичергән фаҗигалар хәтирәсе тамып тора. Беркемнең дә палач балтасы астына ятасы килми. Яраклашу, чыдау кулайрак булып күренә. Менә шуңа күрә дә тормышта каһарманнарның куркаклыгы, куркакларның батырлыгыннан да ешрак очрыйдыр ул.

Батыр, үткен, акыллы язмаларны каян алырга соң? Үзләре татарча да булсын! Мәкалә авторы эксклюзив мәгънәле язмалар татарча чыкса, шәп булыр иде дигән. Бик дөрес! Ләкин, әгәр дә "үзебезнекеләр" үшән фикерле итеп язсалар, нишлисең? Мин үзем татарча көчле язма укысам, аны башка телгә тәрҗемә иттереп таратырга кызыгам. Ә инде үзебездә андый әсәрләр юк икән, башка телләрдә язылганын табып укыйм. Татарлар турында рус, инглиз, алман, төрек телләрендә шәп әсәр чыкса, без аны татарча теле шома, сөйләме оста талант иясеннән тәрҗемә иттерә алабыз.

Бигрәк тә татарча аңлаган, тарихны,әдәбиятны укыган кешенең безнең милләтне яклаган тексты бер чакрымнан авторның рухын, әзерлеген күрсәтеп тора. Рафаил Хакимов, Рәшит Әхмәтов, Илшат Сәетов, Руслан Айсин, Рөстәм Батров.... Тагы кемнәр бар? Алар күбрәк булса, туган телебзедә иҗат итүче йөзләгән татар язучысы, шагыйре "әйләндереп" өлгерер иде, шәт! Тел, лөгать, фикер алмашу татарча язучыларга да, русча уйлаучыларга файда гына китерә!

"Идел" журналын чыгара башлаганда, татарча язылган көчле текстларны русчага тәрҗемә итә идек. Кирәкле кешенең әсәре булганга яки өстән кушкан өчен түгел, ә эчтәлеге актуаль, кирәкле булу сәбәпле иң лаеклы язмалар татар теленә дә тәрҗемә ителде. Мәдәният институтының яшь проректоры Рафаил Хакимовның республика мөсәкыйллеге турындагы мәкаләләре иң башта безнең журналда чыкты.

Русчадан татарчага да, киресенчә дә шундый ук үтемле, кирәкле язмалар бастырсаң, теләсә нинди аудитория дә аларны укый ала. Ә инде кайбер татарча язманы русчага тәрҗемә иткәндә аның кызыгы кими икән, димәк, бу йомшак, провинциаль әсәр. Яки бары тик милли агай-эне өчен кызык булган этнография күренеше.

Бер чыгарма бар: үтә милли аһәң белән иҗат итүче шагыйрьләр - Хәсән Туфан, Мөдәрис Әгъләмов, Әнгам Атнабаев һәм башкалар тәрҗемәдә күпне югалталар. Ә кайберәүләр исә җиңел генә тәрҗемә ителә һәм хәтта алар башка телдә кайвакыт отышлырак та була. Әйтик, гомум кешелек рухиятын чагылдырган авторлар - Рәсул Гамзатов, Кайсын Кулиев, Равил Фәйзуллин, Эдуардас Межелайтис, Ренат Харис һәм башкаларның әсәрләре башка телдә дә шәп яңгырыйлар..

Сүз сөйләү генә җиңүгә китерми....

Ә журналистикада төп мәгънә бары тик сүзләр ярдәмендә генә бирелмәскә мөмкин. "Видеоряд", фоторәсем, сүзсез телевизион сурәтләр, саллы фактлар, аргументлар тагы да яхшырак аңлашыла һәм җиңелрәк тарала.

Шулай булгач, эчтәлек, актуаль фикер я бар, я юк, яки ул тар даирә өчен әһәмиятле шаблон сурәтләмә. Искергән, сай фикер, кызыксыз хәбәр теләсә нинди телдә лә информация чүбе булып кала. Андый "чүп" рус матбугатында да тулып ята. Пушкин телендә язылган булсалар да, бәгъзе язмаларны беркем укымый! Җирле русча газета-журналлар да кайчак бөлгенлеккә төшә. Кайчандыр миллион әбүнәчесе булган федераль басмалар бүген 5-10-20 мең тираж белән банкротлыкка чыга. Интернет басмалар белән дз шул ук хәл, берәүләр гөрли, икенчеләрен көненә күп дигәндә 15-20 кеше ачып карый.

Ягъни эш мәкаләне нинди телдә язуда түгел, ә бәлки актуаль тема күтәрелүдә, аның ничек ачылуында, язмага нинди эчтәлек, фикер салынуында. Ә без еш кына узган гасырның соңгы чирегендә әйтергә күнеккән фикерләрне кабатлап, икене икегә тапкырлап утырабыз. Нәтиҗәнең 4 саны икәнлеген һәр кем белә хәзер, белмәгәннәргә калькулятор бар. Әгәр дә татар матбугаты җавапсыз, дәлилсез, аудиториясез мескен хәлгә ешрак кала икән, бу бик аяныч!

Икътисадны, тарихны һәм социаль тормышны, хокукый нормаларны, сәясәт кагыйдәләрен белмәү харап итә безне! Мәгънәсе булса, аңлату өчен сүз табыла ул! Бигрәк тә ана теледәге ишетелгән, күнегелгән сүз! Шигырь белән әйтелгән, җырларга кергән матур һәм мәгънәле сүзләр! Аларны син әйтә аласың икән, башкалар аңлый икән, нигә рәхәтләнеп шул телдә эндәшмәскә ди?

Сыңар тел белән ерак китмәссең

Дус-туганннар белән туган телдә аралашу бәйрәм ул. Ә инде әңгәмәдәшләр безнең телебезне аңламый икзн, шул ук җылылыкны, зирәк фикерне алар телендә җиткер! Хәзергә төшенми торган туганнарың булса, алар да безне аңласын әйдә!

Безнең бәхетебез менә шул ике телне дә камил белүдә түгелмени? Шушы өстенлегебезне күрсәтү, куллану безнең телебезгә дә, үзебезгә дә файда гына китерә. Бигрәк тә аларның һәркайсын кайда, ничек куллануны белеп эшиткәндә.

Бер генә тел кулланып яшәү, балаларын сыңар телле итеп калдыру өчен көрәшеп йөрүчеләр арткан бу көннәрдә манкорт милләттәшләргә дә, телебез өчен борчылган кардәшләргә дә әйтер сүзем шул: без рус телен татар теленә каршы куймыйбыз, бу телләрне ярыштырмыйбыз, берсен алып, икенчесен куярга теләмибез. Без ике теллелек турында ике телдә дә саллы итеп әйтеп зйтә алабыз. Булдыра алгач, әйтәбез дә. Ике генә түгел, тагы берничә телдә аңлый, сөйли алучылар безнең арада күбрәя бара.

Әйе, татарга полиглотлык килешеп тора ул. Якташларга чувашча, марича, мукшы яки эрьзя телендә, яки җиңел генә русчага, алман-инглизчәгә күчеп сөйләшү күңелле. Һәм, әлбәттә, иң рәхәте –туган телебездә зндзшкәч, милләттәшебезгә йөзе яктырганнын күрү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100