Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: “Айсылу” фильмы үз бюджетын ничә көндә аклаячак?

Республика прокатына "Айсылу" фильмы чыкты. "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова чираттагы татар фильмының язмышы турындагы фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: “Айсылу” фильмы үз бюджетын ничә көндә аклаячак?

Бүген Татарстан буйлап прокатка чыга торган татарча “Айсылу” фильмының гомуми бюджеты 1 миллион 300 мең икәнлеген истә тотсак – проект авторларының бу акчаны кайтара алачакларына шикләнмим.

Акча турында

“Байгал” фильмын әзерләп йөрүче кинорежиссер Илдар Ягъфәров белән килешеп, татар тамашачысының билет алып татар киносына керергә яратмавын таныган килеш тә, “Айсылу”ның прокатны уңышлы үтәчәген чамалыйм.

Әйтик, билет бәясе 60 сум булса, кинофильм төшерергә тоткан акчаны кайтару өчен Татарстанның 43 районының һәрберсеннән 500 кеше каравы да җитә. Тик шунысы бар – районнарда “Татаркино” бюджет оешмасы аша күрсәтелгәнгә күрә, ә фильм дәүләт гранты белән төшерелгәнгә, билет акчасы дәүләткә кайта. Кайбер районнарда билет бәясе 20 сумнан башлана, ди.

Проект авторлары максат итеп коммерция кинотеатрлары аша күрсәтүне һәм шуның белән акча эшләүне куя. Монда инде билет бәяләре сеансның вакытына карап 200 сумнан башлана. “Айсылу” Казанның биш кинотеатрында күрсәтелә.

Премьера алдыннан күрсәтелгән фильмга билетлар 14.00 сәгатьтә сатылып бетүе билгеле. Кичә кичке сеанска көн уртасында инде 60 билет сатылган иде.

Проектның идея авторы һәм башкарма продюсеры Алексей Барыкин фильмның үзен аклаячагына ышанычын белдерде. Ул “Семейные хлопоты” фильмы белән бу юлны үтте инде һәм менә бу юлы татар тамашачысы белән сынап карамакчы. Дөрес, “Семейные хлопоты” прокатта үзен тулысынча акладамы, әмма Алексей Барыкин фильмның хокукларын сатып, аны төшерүгә тотылган акчаның акланганын әйтте.

Татар кызы Айсылу нигә надан?

Фильмның плюсы – темасы. Төп герой авылда әнисе белән яшәп ятучы, матур гына итеп халык көйләрен җырлаучы, үзе чибәр, ихлас, әмма шактый надан кыз бала. Биредә төп акцент – аның инвалидлыгында. Ул балачагында юл һәлакәтенә очрап, култык таякларына калган. Тик нигәдер ул үзлегеннән укып булса да белемен күтәрергә, читтән торып укырга керергә дә омтылмый, тик җырлап йөри тавыклар ашатып. Татар матбугатын да укымый, социаль челтәрләрдә дә утырмый булса кирәк – ул фонограмма, корпоратив кебек сүзләрне дә белми, мәктәптә укыса да, ЕГЭсы да юк. Менә шундый кызлар яшәп ята татар авылларында безнең Мәдәният институты укытучылары карашынча.

Шул Айсылу яшәп яткан авылга Йосыф исемле продюсер белән Әдилә исемле кечерәк кенә бер йолдыз клип төшерергә кайта. Айсылуга Рамил исемле оператор егетнең күзе төшә, ул аңа тиз генә клип төшереп, продюсерга күрсәтә дә, алар Айсылудан йолдыз ясарга килешәләр. Айсылуны Казанга алып китәләр, теге бик начар продюсер аны төнлә урамда калдыра, Әдилә Айсылудан яхшы җырлаганы өчен үч ала. Әмма кызның юлында Дилшат исемле студент кыз һәм Венера Ганиева, Римма Ибраһимова кебек якты шәхесләр очрый һәм фильмның азагы Айсылуның “Татар моңы”нда чыгыш ясавы белән төгәлләнә.

Шунысын да искәртеп узыйк, проект авторлары фильмны «Татар Золушкасы тарихы» дип тәкъдим итәләр. Тик, ни кызганыч, биредә «Золушка»ның «Шаһзадәсе» - оператор егет Рамил кыз тормышында үзен чын Шаһзадә итеп күрсәтеп, ниндидер җитди адымнар кылмый.

Фильмда Айсылу ролендә – Г.Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина. Аңа күзе төшкән оператор егет ролендә - Зөлфәт Закиров, продюсер Йосыф ролендә – Рафил Галимуллин, Әдилә ролендә Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина. Айсылуның әнисен Фирая Әкбәрова башкара. Венера Ганиева һәм Римма Ибраһимовалар үз-үзләрен уйныйлар.

Фильмда Римма Ибраһимова уйнаган “Римма апаның” үз улын “начар продюсер” дип атавы тормыштан алынганмы, без Рафил Галимуллин тудырган Йосыф образын күзәткәндә, аның улы, заманында “Барс медиа”да баш продюсер буларак халыкка таныш булган Фәрит Таишевны күзалларга тиешме икәнен әйтә алмыйм. Тагын да ераграк китеп, Ландыш Нигъмәтҗанова Әдилә түгелдер ич инде дигән уй да туып куя. Юктыр, алай түгелдер...

Гомумән, “Айсылу” татар фильмын төшерүчеләр татар хатыннарын бигүк яхшы аналар итеп сурәтләмәгәннәр. Айсылуның әнисен генә алыйк, ул кызын “йолдыз” булырга диеп Казанга чыгарып җибәрә. Кызы кайда яшәячәген дә уйламый, янәсе. Мин кыз бала анасы буларак, мондый күренешкә протест белдерә алам. Монда бит ниндидер юлдан язган, бозык ана турында сүз бармый. Фирая Әкбәрова традицион авыл хатынын уйный. Шәһәргә чыгып киткән кызына акча бирә дә: “Йолдыз булгач кайтарырсың”, ди.

Нәтиҗәдә кыз репетициядән соң урамда басып кала. Әгәр фильм төшерүчеләргә аның кыенлыклар күрүен күрсәтергә кирәк булган икән – ятим кыз итәргә иде. Инвалид булуы өстенә ятимә дә булса – тагын да отышлырак булыр иде. Безнең халык бик эмоциональ бит ул – кинотеатрларга тагын да күбрәк килер иде.

Эконом-варианттагы сценарий

Профессиональ сценарий булмау – фильмның минусы. Титрларда сценарийны идея авторы Алексей Барыкин үзе язган дип күрсәтелә. Бәлки, идея авторы дип Барыкинны күрсәтеп, сценарийны кемгәдер яздырырга кирәк булгандыр. Иҗат төркеме белән очрашу вакытында диалогларны Казан Дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова белән Г.Камал театры Фирая Әкбәрова тәрҗемә итүе әйтелде. Ышанмыйм. Фирая апа карап бетермәдеме икән – тәрҗемә начар, диалоглар татарча түгел. Татар авылында алай сөйләшмиләр!

Үзегез уйлап карагыз инде, Айсылу клип төшерә башлагач, өенә йөгереп кайта да, капка аша оператор егеткә “Мин булдырмыйм” дип кабатлый. Җәмәгать, татар кешесе “Булдыра алмыйм”, дип әйтергә мөмкин, “Миннән булмый” дияргә мөмкин. Килешәсезме? Бу бер мисал. Андыйлар күп.

Киносценарист – ул ВГИК, ГИТИС кебек хөрмәтле уку йортларында укытыла торган профессия. Һәм “мы сами с усами” дигән булып бу һөнәр ияләрен күрмәмешкә салышырга, фильмны арзанайту максатыннан гына профессиональ сценаристсыз гына фильм чыгарырга омтылырга кирәкми. Фильм сценариен сценарист язырга тиеш.

Ә биредә мантыйгы булган сценарий кулланылмыйча, эстрада йолдызының үткәненнән кайбер кадрлар дигән фикер кала. Әйтерсең лә, иҗат төркеме иртән планеркада бүген нәрсә төшерәсен җыелып сөйләшә дә, төшерә башлый. Бәлки, алай да түгелдер, әмма алай түгелгә охшамаган. Шулай да чын сценарийның кульминацион ноктасы, чишелеше булырга тиеш дип беләм.

Мондый юлдан барса, татар киносын да татар эстрадасы язмышы көтә. Бүгенге татар эстрадасының шактый тирәнгә киткән бер “авыруы” – җырны башкаручыларның профессиональ авторлар белән эшләмәве. Хәзер хәреф таныган бөтен кеше җыр тексты яза, ә көй өлкәсендә хәлләр тагын да начаррак – нота танымаганы да яза. Шулай итеп татарда җыр сәнгатенең дәрәҗәсе төште, ул гадиләште, бик гадиләште. Монда инде “Үзгәреш җиле” кебек фестивальләр үзгәртүче булып түгел – моны алар булдыра алачагына ышанмыйм - зур акчалар тотылучы мәдәни чара булып кына кабул ителә.

Профессиональ сценарийсыз гына фильм төшерү татар киносын бүгенге эстрада дәрәҗәсендә итәчәк. Киләчәктә аңа “реанимация” ясау өчен “үзгәреш җилләре” уздырырга туры килүе бар. Әмма инде аның нәтиҗә бирәчәге шикле.

Өйрәнчек фильм?

Алексей Барыкин “Айсылу”ның өйрәнчек фильм булуын ассызыклады. Ягъни, “Айсылу” фильмы Казан дәүләт мәдәният институтының кино сәнгате буенча белем алучы студентларның – булачак киноматографистларның иҗат җимеше. Ике кисәген ике режиссер төшергән фильмның бербөтен була алуы, ике кисәгенең “почерклары” аерылып тормавы шуны ассызыклый – биредә педагог кулы. Дөрес, икенче өлештә оператор эше йомшаграк. Премьерадан чыккач, Венера Ганиева белән Римма Ибраһимова үзләрен шулай итеп шулкадәр эре план белән төшергәнгә риза булдымы икән дигән зур сорау калды.

Режиссерлар яшь булса да, кастингның уңышлы булганын билгеләп үтик. Артистлар уңышлы сайланган. Гөлназ Галимуллина да, Зөлфәт Закиров та фильмның зур уңышы. Сүз уңаеннан, Гөлназ Галимуллинаның фильмда үзе җырлавын, актрисаның вокал мөмкинлекләре барлыгын да билгеләп узарга кирәк.

Пиар

Фильмны төшерүчеләр аның беренче өлешен күрсәткәндә тамашачының “Мир” кинотеатрын штурмлавын искә төшерергә ярата. Әйе, дөрес сүз. Мин үзем бу вакыйганың шаһиты булдым. Халыкка бер урынына ике сеанс күрсәтергә туры килде. Моның сәбәбе – “Татаркино” пресс-секретареның ТНВның иртәнге тапшыруында чыгыш ясавы һәм фильм бушка күрсәтеләчәге турында игълан ителүе. Ярата безнең халык “бушка” дигән сүзне. Әлеге очрак алга таба фильмга пиар ясау өчен бик яхшы нигез булды. Хәзер инде акчага килеп кара, халкым!

Пиар дигәннән, проект авторлары фильмны арзанайтуның күп ысулларын куллансалар да, пиар өлешен бик грамоталы алып баралар. Фильмның рәсми пресс-релизы да, проектның тәҗрибәле пресс-секретаре да бар. Фильм премьера алдыннан күрсәтелеп, иҗатртөркеме белән очрашу да оештырылды. Барысы да тиешенчә! Бу яктан афәрин!


Нәтиҗә. Беренчедән, “Айсылу” фильмы татар прокатын штурмлау өчен, татар кешесен акча алып фильм карарга өйрәтү өчен эшләнгән кино. Икенчедән, булачак киноматографистларын кино төшерергә өйрәтү өчен эшләнгән кинофильм.

Ул үз бурычларын үтәр дип ышанам. «Айсылу» - ТНВ каналы күрсәткән «Яланаяклы кыз» телесериалы (Асылъяр уйнаган беренче өлеше турында сүз бара) белән чагыштырырга мөмкин. Димәк, каралачак. Ә аннары һәр районның шул кимендә “500 кешесенә” тагын да сыйфатлырак фильмнар тәкъдим итә алырбызмы? Тиздән “Байгал” (Илдар Ягъфәров), “Мулла” (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча) фильмнары өлгерә. Анысын да карыйсы була бит әле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100