Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Я инде, хальләрегез ницек? – Альбина Бәширова “Мәскәү туе” турында

Берәүләр туй уздырып мәшәкатьләнми, икенчеләр кредитка бәйрәм итә. Кемдер туена Мәскәү җырчыларын чакыра, ә кемнекендер авыл клубы мөдире алып бара. Әмма тамадалар белә – Мәскәү туе дигән категория дә бар. Җырчы, тамада Альбина Бәширова Intertat.ru өчен язган мәкаләсендә шушы категория белән таныштыра.

news_top_970_100
Я инде, хальләрегез ницек? – Альбина Бәширова “Мәскәү туе” турында
Татар туйчылары арасында “Мәскәү туе” дигән категория бар. Дөресен генә әйткәндә, бик күпләрне шактый куркыта бу сүз. Казан-Мәскәү арасы да ерак, туйның уздырылу вакыты да озын (Татарстан кунаклары чыдасалар, 5-6 сәгатькә чыдый, ә монда туйлар, гадәттә, 8 сәгать тирәсе бара), мәскәүлеләрнең үз йолаларын да белергә кирәк (һ.б.). Тик һәр начарның бер яхшысы булган кебек, монда да, югарыда санап үтелгән авырлыкларны компенсацияләрлек фактор бар – гонорар шәп!

Бу фактор, әлбәттә, күп нәрсәне хәл итә инде. Шуңа күрә туйчы-алып баручылар иртәме-соңмы, Мәскәү туена алынып карый. Кайберәүләр барып кайта да, үз-үзенә башка андый җиргә бармаска дип сүз бирә, ә кайберәүләре җаена төшенеп ала да “Мәскәү туйларына да йөри торган” тамада булып китә. Монда хәтта үз хезмәтеңне тәкъдим итеп реклама да бирергә кирәкми, иң шәп реклама – яхшы итеп уздырган бәйрәмең. Гадәттә, бер уңышлы кичәдән соң артыңнан 3-4 заказ ияреп кайта. “Гаилә тамадасы” булып китү очраклары күп инде. Өйләнәселәрен өйләндереп, ата-аналарының юбилейларын уздырып бетергәч бәби туйлары башлана... Моның шулай ук, яхшы ягы белән бергә начар ягы да бар: эш булып торуы әйбәт булса, барган саен программа яңартып аптырап бетәсең.

Шулай бервакыт җыелышып Мәскәүгә, чираттагы туйга киттек. Туй барышының вак-төяк детальләрен кәләш белән телефоннан, социаль челтәрләр аша язышып кына хәл итеп бетергәнгә күрә кияү белән аралашмаган да идек. Берзаман туй машинасыннан бик таныш йөзле бер егет төшә – кияү! Мин бу кияүне чынлап та каядыр күргәнем бар, искә төшерә алмыйм гына... Бик якын итеп, кочаклашып күреште үзе. “Йөзегез бик таныш, тик исемегезне искә төшерә алмыйм”, дим. “Илдус! Минем беренче туйны да сез уздырган идегез”, ди бу. Монысы инде икенче тапкыр өйләнүе икән... Ышанып чакырганы өчен тагын бер кат рәхмәт әйттем үзенә. Башка чакырганы юк әле...

Гомумән Мәскәү туйларын яратам мин. Үз телләре белән әйтсәң – алар “үзгә”. Анда татарларның күп өлешен  Нижгар, Пенза, Сарытау мишәрләре тәшкил итә. Әллә нинди катлаулы, аңлаешсыз, төксе Мәскәү буйлап барасың-барасың да, мишәрләр җыелган ресторанга килеп керәсең. Монда инде бөтенләй башка атмосфера: “Я, инде хальләрегез ницек? Сау-исән килеп җиттегезме? Әлдә көттек үзегезне, переживали! Я куяным, менә монда утырыгыз! Абдырамагыз, абдырама... Вакыт бар әлдә...” Сары май, үзләре әйтмешли!

Мишәр туйларының үз йолалары бар. Йолалар бездә дә бар анысы, тик алар сыегаеп, үзгәреп, төссезләнеп беткәннәр инде. Ә мишәрләрдә йолаларга карата шул дәрәҗәдә сакчыл мөнәсәбәт ки, хәтта яшьләре дә, хәзерге заманның төрле шаккатыргыч шоуларын арткы планга калдырып, беренче урынга шушы йолаларның төгәл үтәлүен шарт итеп куя. Бу йолаларны әзрәк чамаламыйча туйга барып керсәң – оятка каласың. Синең, Казаннан кадәр алып килгән баянчыңа да: “кыска күләрне (көйләрне) дә уйный белми” дигән ярлык тагып җибәрсәләр җир тишегенә кер дә кит инде! Шуңа күрә Мәскәү якларына баянчы чакырганда иң беренче таләп – мишәрнең кыска көйләрен уйный белсен. Башкасын уйнамаса да ярый. Ә баянчы, мишәр туйларында, төп фигураларның берсе. Аның эше авыр һәм хөрмәтле – аңа “стакан йөреткәндә” (бүләк җыйганда) кыска көйләрне уйнап, һәр кунакны берәр генә куплет булса да җырлатып чыгарга кирәк. Бу процесс, кунаклар исәбенә карап 2, 2,5 сәгать тирәсе бара. Кунаклар исәбенең уртача туйларда да 150-200 кеше тирәсе булуын исәпкә алсаң, баянчының эше чыннан да авыр икәнлеген чамалап була. Ә кунаклар җырлый! Йоласы шундый. Яшьләрне котларга дип баскан һәрбер кунак, бездәге кебек әзерләп килгән шигырен укырга дип тиз-тиз телефонын актара башламый, ә теләген җыр белән әйтеп бирә!

Бүген төшләремдә күрдем
Ак чәчәкләр кучасы.
Ак чәчәкләр кучасы...
Ак чәчәкләр кучасына
Язмышыгыз ошасын!


Мондый җырларның күплеге, төрлелеге, нечкәлеге, самимилыгы турында сөйли башласаң бик озакка китәр иде. Куплетлар яшь парга гына түгел, ә җырлаучыга да багышланырга мөмкин. Шушы бүләк җыю – “стакан йөретү” вазифасын, гадәттә, ике як гаиләдән дә иң җаваплы, сүзгә оста, бөтен кунакларны да белә торган хөрмәтле кешеләргә тапшыралар. Алар инде яшьләрне котлап бүләкне салыр өчен стаканны китергән кешенең үзенә багышлап та җыр әйтеп ала:

Ыстаканны китерәмен
Кияүнең әнкәсенә,
Кияүнең әнкәсенә –
Нинди теләк теләр икән
Үзенең бәбкәсенә?


Я туйның берәр кунагына туры китереп җыр багышлыйлар:

Кулясасы шыгырдамый
Буяп куйсаң дегеткә,
Буяп куйсаң дегеткә!
Ыстаканны китерәмен
Бу мыеклы егеткә!


Элеккеге заманнарда стакан йөртүчеләр мондый җырларны импровизация рәвешендә башкарганнар булса кирәк.

Баянчыга менә шушы кара-каршы әйтелүче җырларга тулысы белән музыкаль бизәлеш ясап торырга кирәк. Авыр әлбәттә, тик әҗере дә шундук кайта – барлык бүләкләр җыелып беткәч, стакан йөртүче “баянчы хакын” да хаклап ала – өстәлләр буенча йөреп подноска баянчыга дип акча җыя. Элек, әле халык тамадасыз да рәхәтләнеп бәйрәм итә белгән вакытта, бу үзенә күрә, баянчының авыр эшен бәяләп, хезмәт хакы бирүләре булгандыр инде. Хәзер баянчы бәясе, туйның банкет өлеше өчен билгеләнгән уртак гонорарга да керә югыйсә, тик йолага каршы барып булмый... Баянчы яхшырак, тырышыбрак уйнаган саен акчаны күбрәк бирә халык. Мишәрләр мотивация ясый белә...

Тагын бер Казан татарлары күрмәгән йола – ул да булса “запон бәйләтү” – яшь киленгә кайнанасы запон – алъяпкыч бәйләтә. Бу йола, гадәттә, туйның икенче көнендә, ике якның иң якын туганнары гына җыелган туйда уздырыла. Алъяпкыч, әлбәттә мондый очраклар өчен аерым әзерләнә, бик матур итеп челтәрләп тегелә, чигелә, аның алдында зур кесәсе дә була. Запонны бәйләгәч, килен үз вазифаларына керешә – һәр кунак янына килеп, аны чәй белән сыйлый. Килен кулыннан чәй алган кунак аның яңа алъяпкычын котлап, кесәсенә акча сала. Шунда ук килен белән икесе арасында мондый диалог та булып ала: “– Кызым, запоныңны кем бәләтте?” “– Әнием бәләтте”, “– Әниең янында кем иде?”, “– Әтием иде...”.

Кияүгә чыгып караган кеше белә – гел яңа кешеләргә “әни, әти” дип эндәшү бер дә җиңел түгел. Менә шулай итеп, йола, кунак саен “әнием, әтием” дип кабатлатып, яшь киленне бу яңа исемнәргә ияләндерә.

Бу, әлбәттә, килен өчен бик файдалы, һәм шул ук вакытта бик дулкынландыргыч та. Бер киленебез шулай, 60лап кунакка чәй ясады, 60ы да  диярлек аның запонын кем бәйләтүен белеште, кыз 60ына да тиешенчә итеп: “Әнием, әтием” дип җавап бирде. Инде иң соңгы кунакларның берсенә килеп җиткәндә бер җор теллесе, “Әниең янында кем иде?” дигән сорау урынына “Фамилияң ничек?” дип сорап куймасынмы! Килен, бичара, арыган да булды ахыры – монысына да инерция буенча: “Әтием!” дип җавап бирде...

Туйларны хәзер заманчалаштырып, ниндидер стильләр кулланып, татар халкы өчен бөтенләй ят булган гадәтләрне керткән булып уздырырга яраталар. Миңа калса, нәкъ менә үзләренең йолаларын, традицияләрен кулланып оештырылган бәйрәмнәр иң матуры булып чыга. Бик күп кеше хәзер, асылыңа кайту, борынгы гореф-гадәтләреңә мөрәҗәгать итүнең өр-яңа тренд икәнлеген белми торгандыр әле. Тормышыгызны матур итеп башлагыз туганнар – ул матур итеп дәвам итәчәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100