Алсу Исмәгыйлева: Вакытың талашып узгач, иҗатка урын каламы?

08.11.2017

Укылган: 1198 тапкыр

Фото: Солтан Исхаков
Бер көнне танышым "Татарлар, берләшегез!" җырының язмасын җибәрде. Асия Әхмәтшинаның ихластан, бөердән чыккан тавыш белән башкарылган шуны җырын кат-кат тыңлаганнан соң да "Берләшегез!" дигән шигарьнең ачынулы икәнен аңламаганмын. Аның чын мәгънәсенә төшенүем Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чарадан соң булды. Дәүләтебезнең чын бәйрәмен билгеләп үтәргә дип җыелган халыкның бик аз (нибары 2 меңләп) булуын күрү, шул кечкенә генә бәйрәмдә дә халкыбыз вәкилләренең үпкәле күз яшьләрен багу кәефемне тәмам кырды. 
Сер түгел, татар халкына бердәмлек җитми. Әмма аның котычкыч дәрәҗәдә җитмәвенең бар тирәнлеген аңладым. Һаман тарткалаша, нәрсәдер бүлешә торгач, бетүгә үк юл алган халык без. Булмаган юрганны таркалашудан башыбыз чыкмый. Бер тармак, ике тармак, өч тармак. Барысы да - бер-берсенә "неформат".

Ни өчен "неформат" сүзен кулланам? Бу төшенчә, киң һәм колачлы рус телле дөньяга табигый итеп керде дә, массакүләм күренешләрне берникадәр тәртипкә сала алды, ә татар дөньясына килешмәде ул. Милли хәзинәсендә нибары йөз китап, йөз җыр һәм йөз спектакль туплаган татар, "неформат" дигән булып, меңәрләгән берәмлектә байлыгы булган халык төсле кыланырга тотынды.

"Болай җырларга ярамый! - диде классика җырлаучылар үзешчән башкаручыларга. - Сезгә сәхнәдә урын булмаска тиеш!"

"Татарда рок булырга тиеш түгел, - диде эстрада вәкилләре сәхнәгә яңа юнәлешләрне китереп маташучыларга. - Бу татар өчен ят күренеш!"

"Попса ул наданнар өчен генә, - диде үзләрен "интеллектуаль музыка ясаучылар" дип атаучылар. - Сезнең ише шырдый-бырдый тыңлап, халык миңгерәүгә әйләнә".

"Бу неформат! - дип кырт кисте татар FM радиолардагы мөхәррирләр Илсөя Бәдретдинова, Ittigaq, Alqanat, Зуля Камалова, Җәмилә Низаметдин ише андеграунд вәкилләренең иҗатын. - Сезгә татар эфирында урын юк!"

"Мондый гәҗитнең яшәргә хакы юк, - диделәр татарча шәхси гәҗитләр чыгара башлаганнарга "олы" гәҗитләрдә эшләүче мөхәррирләр. - Сезнең гәҗит "колхоз базары", ә безнеке - "бутик".

"Мондый җыр булмый! - диделәр Элвин Грей кебекләргә олпат җырчы галиҗәнәпләре. - Татарча болай җырларга ярамый, сез тыңлаучыларны татар халык традицияләренә хыянәт итәргә мәҗбүр итәсез".

"Зифа Кадыйрова язучы түгел, - диделәр "татар халкы китап укымый" дигән зар белән юанып йөрүчеләр. - Бу әсәрләр дөрес әдәбият түгел".

"Калеб" яңа буын җыены язучылардан рөхсәт алмыйча гына оешты да, эшли башлады. Ничек шулай җөръәт иттегез?" - дигән шелтәнең дә күренгәне булды берничә ел элек.

"Киенегез! - диделәр татарча дискотекаларда чыгыш ясаучы шортиклы кызларга апалар. - Сез безнең милләтне оятка калдырасыз".

"Интернетта язу эш мени ул, - диде өлкән агайлар. -Менә кәгазьгә басылган - ул, ичмасам, ташка басылган".

"Кәгазь хәзер тозлы балык төрергә генә кирәк, - дигән җавап ишетте кәгазь тарафдарлары. - Интернет ул, ичмасам, оператив".

Аудиторияне мыскыллау мисалларын да китерим инде. "Әдәби журналны укымыйсың икән, димәк, син тар маңгайлы". "Классика тыңламыйсың икән, димәк, син түбән баскычта". "Татарча сөйләшмәсәң, син манкорт", дигән мыскыллау да бар әле, һәм ул да татар кешесенә карата кулланыла.

Тагын бер төрле мыскыллау - күрмәмешкә салышу. Меңәрләгән заллар җыйган Гүзәл Уразованы, Элвин Грейны күрмәмешкә салышучы татар журналистлары бихисап. "Болар кем соң? Беренче күрәм", - дип яза алар, җырчыларның видеосын карагач. Кечкенә генә татар дөньясын белмәү казаныш, күрәсең.

Дәүләт гәҗитләрендә эшләүчеләр исә шәхси гәҗит журналистларын белмәгән булып кылана (һәм киресенчә). Мәдәният темаларына язучылар эстрада турында язучыларны танымаган булып йөри (һәм киресенчә). Тарлык менә кая ул.

Тәнкыйть кирәк, ул үсешкә этәрә, диярсез. Хәзер мин тәгаен беләм: тәнкыйтьнең дәлиллесе була һәм татарчасы була. Татарча тәнкыйть ул - "татарга хас түгел", "халыкка ят", "милләтне оялта торган", "колхоз басуында гына яшәргә хокуклы", "сәхнәгә менәргә тиеш булмаган", "укылырга хакы булмаган" кебек сүзләр кулланып, үз халкыңа хезмәт итәргә дип ашкынучыларны түбәнсетү. Мондый тәнкыйтьтән берәүнең дә камилләшмәве көн кебек ачык һәм мең кат дәлилләнгән. Килешмәсәгез, мин өстә барлап үткән өлкәләрдән бик нык үскәннәрен төртеп күрсәтегез.

Иң аянычлысы, бу тарткалашулар зыялылар арасында бара. Аудиторияне яулап алуны үз өлкәңнең башка тармагында эшләүчеләрне хурлау бәрабәренә башкарып буламы? Мондый алымны хәтта дошманнар да кулланмый, ә бизнеста андый алым кулланучыларга кара тамга салына. Аудиторияне аны, кызыксынуларына карап, берсеннән-берсе зәвыклы, урынлы, күңелгә ятышлы үрнәкләр белән яулап аласы. Вакытың талашып узгач, иҗатка урын каламы соң?

Ә нәтиҗәсе нәрсә соң? Татар халкының үз-үзен бүлгәләп, һаман ызгышуы дошманнарны куәтләндерә генә. Нәтиҗәсе шул. Татар, берләшәсе урында, үз-үзен дошман күреп, талашып ята. Арадан берәм-берәм кешеләрне аерып алып, күмәкләшеп типкәләү ысулын да куллана. Җырчылар Айгөл Бариевага, Салават Фәтхетдиновка эләкте инде. Чиратта кем? Мөгаен, миндер. Ә иртәгә син.

Әлбәттә, дөнья булгач, аңлашылып бетмәгән ситуацияләр чыгып тора. Әмма һәр очракны да кешечә сөйләшеп, аралашып хәл итеп була. Бездә медиация осталыгы җитми. Һәммәбезгә җитми. Безгә низагларны хәл итү осталыгына өйрәнергә кирәк. Һәм берләшергә! Һәркем аудиториясе өчен көрәшсен, әмма ул көрәш иҗат үсеше бәрабәренә барсын иде. Безгә урын җитәрлек, ләкин татар иҗатын кабул итәргә сәләтле аудитория аз. Менә шул кешеләр санын арттыруга көч куярга кирәк. Ә аудиториянең кызыксынулары бер төрле генә була алмый, шуңа да аның төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек иҗат кирәк. Йөз төрле юнәлештә булсын, әйдә! Татарга барысы да "формат". "Неформат" дигән сүзне онытыйк. Безгә үсәргә кирәк, без күп булырга тиеш.

Йөзләгән иҗатчыбыз, меңәрләгән җырчыбыз, ничәмә-ничә шагыйребез, дистәгә якын татарча радиобыз, берничә дистә гәҗит-журналыбыз бар. Ә халыкны өндәү көчебез юк. Конституциябезне яклау бәйрәменә китертерлек тә аудиториябез юк бит безнең, эх, җегетләр!

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла