Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар Кыш Бабайдан нәрсә сорап язалар?

RT телеканалы сайтында быел балаларның Кыш Бабайга теләкләре турында күзәтү урнаштырылган.

news_top_970_100
Балалар Кыш Бабайдан нәрсә сорап язалар?

Күпчелек балалар Кыш Бабайдан якыннары өчен сәламәтлек һәм бәхет сорыйлар, диелә хәбәрдә.

Балалар тагын смартфоннар, курчаклар һәм машиналар сорый.

Владимир өлкәсеннән тугыз яшьлек Лиза илдәге елгаларга суны кайтаруларын сораган, чөнки аны елгалар кибү мәсьәләләре борчый икән.

2019 елның 1 ноябренә Великий Устюгтагы Кыш бабайга 3,6 миллион кешедән дә хатлар килгән, алар арасында 40 яшьтән узган кешеләр язган хатлар да бар. Канцеляриядә хатларны иҗади тупланма һәм күңел тупланмасы итеп җыеп баралар икән.

Кыш Бабайга хатны "миңа кирәк" яки "миңа бүләк ит" дип башларга киңәш итмиләр. Башта Кыш Бабай белән исәнләшергә, аннары үзең турында сөйләргә кирәк һәм шуннан соң күңел түрендәге иң көчле теләкләрне язарга кирәк, дип киңәш ителә. Хат ахырында саубуллашырга һәм датаны куярга кирәк. Хатка шигырь яисә рәсем дә беркетергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100