Галимнәр динозаврларның ни сәбәпле зур булуларын ачыклаган

30 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://pixabay.com/
Җир шарындагы беренче динозаврлар 243-233 миллион ел элек барлыкка килә.

Галимнәр динозаврларның зур булып үсү сәбәбен әйткән. Алар әйбәт ашаганга түгел, ә күп итеп кислород сулаганга бик зур булып үскән икән. Америка профессоры Морган Шаллер шундый гаҗәеп ачыш ясаган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

"Без Колорадо платосы һәм Ньюарка бассейнындагы, алардан 1000 км ераклыкта урнашкан Пангея суперконтиненты җирләрендәге җир токымнарын өйрәндек. 215 миллион ел элек өч миллион ел эчендә атмосферадагы кислород күләме 15 проценттан 19 процентка кадәр арткан. Бу ни сәбәпле булганы билгесез. Ләкин динозаврларның нәкъ шул чорда бик зур булып үсеп киткәне билгеле. Башта барлыкка килгән динозаврлар озын булмаган. Ә кислород күләме арткач, алар бик зур булып үсеп киткән", - дип сөйләгән галимнәр.

Планетада беренче динозаврлар 243-233 миллион ел элек барлыкка килә. Алар 3-4 метр озынлыкта була. Кайсыберләре 50 см озынлыкта һәм 2 килограмм авырлыкта гына була. Ике аякка басып йөри торган хайваннар 13-14 метрга кадәр үсә, ә дүрт аякта йөри торганнары 25-35 метрга кадәр җитә. Мондый үсеш нәкъ менә кислород күләме арткач була. Бу турыда Бристоль университеты галиме Майк Бентон әйтә.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Сорау-җавап

Нинди балалар истерикага ешрак бирелә?

Балаларда сөйләм үсеше тоткарлану һәм котыру өянәкләре бер-берсенә бәйле икәне күптән әйтелгән. Тик хәзер галимнәр моны статистик нәтиҗә белән раслады.

Сорау-җавап

Кыш көне кул тиресе корыганда һәм купшаклаганда нишләргә?

Салкын вакытта күп кешенең куллары корый. Яңгыр, кар, үзәккә үтәрлек җил һәм температура төшү аркасында кулларның нәфис тиресе купшаклый, яргалана, кайвакытта куллар ямьсез кызгылт яки зәңгәр төскә керә. Кыш көне кулларны ничек сакларга?

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла