Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коры күз синдромының 7 сәбәбе һәм дәвалау ысуллары

Күзләр кору компьютер яки смартфон экраны каршында күп вакыт уздырган кешеләргә, ягъни, безнең барыбызга да яный.

news_top_970_100
Коры күз синдромының 7 сәбәбе һәм дәвалау ысуллары

Офтальмологлар күзләр корудан кемнәрнең ешрак интегүен ачыклаган. Болар – төрле гаджетлар экраны каршында күп вакыт уздыручылар.

Хәтта кайберәүләр бу диагноз турында белмәскә дә мөмкин. Аның симптомнары:

Күзләргә ком яки тузан кергән кебек;

Кискән кебек авырту;

Яндыру;

Сәбәпсез күз яше агу;

Еш кына күзләрне ышкыйсы килү.

Табиблар күз коруны башка ысул белән тикшерә – Ширмер пробасы белән. Бу тикшеренү күз яше күләмен күрсәтә. Күз кабаклары астына махсус кәгазьләр куялар һәм алар күз яшен сеңдерә. Бу авырттырмый торган процедура, бер минут вакытны ала һәм төгәл нәтиҗә бирә.

Күзләрнең нормаль халәте нинди булырга тиеш соң? Алар тулысынча дымлы булырга тиеш – моның өчен һәрдаим күзне бып торган яшь җавап бирә. Монда тагын бер мөһим нюанс бар – күз яшенең сыйфаты.

Күз яше сыйфатлы һәм сыйфатсыз да булырга мөмкин. Күз яше су һәм май (липид) компонентыннан тора. Бу компонентлар балансы – сыйфатлы күз яше дигән сүз. Әгәр баланс бозыла икән, күз корый.

Күзләр кору ни сәбәпле килеп чыга?

1. Гаджет экраннары

Компьютер, планшет яки телефон экраны күздә тотыла. Теләсә кайсы экранга озак карап торгач, күзләр корый башлый. Чөнки якты ут текәлебрәк, игътибар белән карарга мәҗбүр итә. Һәм гел экранга төбәлеп утырып, күзләр ачылып-йомылырга “оныта”. Күзләрне ачып-йому рефлекс, без аның турында уйлап та карамыйбыз. Һәм безнең игътибар нәрсәгә дә булса төбәлгән икән, бу рефлекс акрыная.

2. Коры һава

Коры һава бөтен җирдә дә бар. Офисларда һәм өйләрдә кышын батареялар, ә җәен кондиционер эшли. Урамда да шул ук хәл. Мәсәлән җәйге челләдә урамда йөрү бик рәхәт түгел, күзләр генә түгел, тамак та корый.

Коры һава күзләрне юып торган күз яшен киптерә. Бу компьютер экранына караганда да куркынычрак.

Күзнең мөгезкатлавында (күзләрдәге үтәкүренмәле тышкы элпә) кан тамырлары юк, ягъни ул күз яше исәбенә “туклана”. Мәсәлән, күз яше аңа кислород бирергә тиеш. Ә ул коры һава тәэсирендә кипкәч, ничек эшләсен? Мөгезкатлау кислородны һәм туклыклы матдәләрне никадәр азрак ала, аның халәте шулкадәр начаррак.

3. Гормоннар

Монысы хатын-кызларда. Климакс вакытында (ул бик иртә яшьтә дә башланырга мөмкин) хатын-кыз организмында эстрогеннар күләме кими. Бу гормоннар майлар алмашы өчен җавап бирә. Шулай ук алар күз яшендәге майны да киметә. Димәк, күз яшенең консистенциясе үзгәрә, ул күпкә сыегая һәм күздә тора алмый дигән сүз. Мондый очракларда хатын-кызларда сәбәпсез күз яше агарга мөмкин.

4. Контактлы линзалар

Төнгә линзаларны салуга, аларны һәр көн алмаштыруга һәм контейнерларның стериль булуына да карамастан, күзләр барыбер корый.

Озак вакыт линза киеп йөргәннән коры күз синдромы барлыкка килә. Линзалар күз яше катламын боза, аның сыйфатын начарлата һәм күзләрне корыта.

Линзаларны көн саен кияргә ярамый. Тик күзләре начар күргән кешеләр өчен бу мөмкин түгел. Линзаларны күзлеккә дә алмаштырырга була. Ләкин бу да күпләр өчен уңайлы түгел.

Шуңа күрә күз күреме начар булганда ике ысул бар:

Табибтан ясалма күз яше язып бирүен сорарга һәм аны һәрдаим күзгә тамызып торырга.

Әгәр каршы күрсәтмәләр булмаса лазер коррекциясе ясатырга. Әмма операциягә әзерләнү дөрес узарга тиеш (алдагы пунктны кара).

5. Күз күремен лазер белән коррекцияләү

Еш кына коры күз синдромы лазер коррекциясеннән соң көчәя. Бу коррекциягә дөрес әзерләнмәгәннән килеп чыга. Операциягә кадәр алда әйтелгән Ширмер пробасын алырга тиешләр. Кирәк булган очракта бу синдромны дәвалау уздырыла. Тик тамчылар белән түгел, ә күпкә нәтиҗәлерәк лазер стимуляциясе белән. Әгәр бу технология саклана икән, лазер коррекциясе бернинди проблемасыз уза.

6. Дарулар

Кайбер препаратларны кабул иткәннән дә күзләр корырга мөмкин. Кагыйдә буларак, болар антидепрессантлар һәм ораль контрацептивлар. Препаратлар гормональ фонга йогынты ясый, ә ул үз чиратында күз яшенең май өлешенә тәэсир итә. Яшь элпәсе стабильлеген югалта һәм күз корый. Бу препаратларны кабул иткәндә, параллель рәвештә ясалма күз яше дә тамызырга кирәк.

7. Хроник авырулар: диабет, конъюнктивит, блефарит

Шикәр диабеты булганда да күзләр корырга мөмкин. Әмма дөрес дәваланганда мондый проблема килеп чыкмый.

Конъюнктивитны дәвалаганда антибиотиклар кулланалар һәм алар күз яшенең сыйфатын боза. Шуңа күрә дәваланудан соң, һичшиксез коры күз синдромын да дәваларга кирәк.

Блефарит — күз кабакларының хроник ялкынсынуы, шулай ук күз яше сыйфатын боза. Бу авыруны дәваламыйча, күзләр кору да бетмәячәк.

Коры күз синдромын ничек дәваларга?

Ясалма күз яше булган тамчылар кулланырга. Ләкин мондый тамчыларны мөстәкыйль сайлау әллә ни зур зыян салмаса да, файда да бирмәячәк. Хәзер төрле составлы тамчылар бар, шуңа күрә сезгә туры килә торганын табиб сайларга тиеш.

Лазер белән дәвалану. Хәзерге офтальмологлар коры күз синдромын тамчылар белән генә дәваламый. Май бизләрен циркуляр лазер стимулияциясе – физиотерапиянең бер төре, ул яшь составын яхшырта. Өстәвенә, тамчылардан аермалы буларак, дәвалауның бер курсы кимендә ярты елга кадәр җитәчәк.

Коры күз синдромын барлыкка китерүче авыруларны дәвалау.

Һава дымландыргыч сатып алу.

Компьютерда эшләгәндә һәр 10 минут саен будильник куегыз. ул күзләрне ачып-йомып алырга кирәклеген исәк төшереп торыр.

Контактлы линзалар киючеләрлазер коррекциясе ясата ала, әлбәттә, каршы күрсәтмәләр булмаса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100