Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман кызларын бию түгәрәгенә йөртергә ярыймы?

Бу сорауга җавап түбәндәге язмада.

news_top_970_100
Мөселман кызларын бию түгәрәгенә йөртергә ярыймы?
Әлеге сорауга islam-today сайты җавап бирә:

 - Балигъ булганнан соң кызлар чит ир-атлар белән бии алмый, шуңа да аларны бию түгәрәгенә йөртү мәҗбүри түгел.

Балигъ булу яшенә җиткәнче кызлар малайлар белән бергә биергә, уйнарга мөмкиннәр, ләкин кече яшьтән үк балаларны тәртип кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Ислам дине шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән күңел ачуларны тыймый. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бер-берсеннән аерым, төрле җирләрдә күңел ачарга мөмкиннәр. Ләкин ирләрнең һәм хатыннарның бергә ял итүләре рөхсәт ителми, бу тәртип кагыйдәләрен бозарга мөмкин. Шуңа да биюләр тыелган гамәл булып саналмый. Әгәр кеше дини кагыйдәләрне үтәп, шәригать таләпләренә туры килә торган җирдә бию белән шөгыльләнә икән, бу гаеп саналмый. Әмма биюнең узендә яки аны уздыра торган урында, Ислам дине буенча тыелган нәрсәләр бар икән, бу очракта тыелган гамәл санала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100