Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә нигә кар яумый?

Россиядә нигә кар яумый?

news_top_970_100
Россиядә нигә кар яумый?
Ноябрь уртасы җитсә дә, Россиядә әлегә кар катламы ятмаган. Бу хәл илнең Европа һәм Азия территориясенең күпчелек өлешендә һава торышын көчле антициклон билгеләве белән бәйле. Бу хакта «360» телеканалы РФ Гидрометеоүзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә. 

«Калининградтан Якутиягә кадәр мәйданда мондый антициклональ һава торышы күзәтелүен хәтерләмим», - ди метеоролог. 

Вильфанд сүзләренчә, хәзер антициклонның үзәк өлешендә югары атмосфера басымы (1025 миллибар – терекөмеш баганасының 768,8 миллиметры) күзәтелә. Шулай да киләсе атнада антициклон көчәячәк һәм 19 ноябрьдә 1040 миллибарга (терекөмеш баганасының 780 миллиметры) кадәр күтәреләчәк. 

Синоптик аңлатканча, көн болытлы булса да, якын көннәрдә интенсив явым-төшемнәр көтелми. «Хәзерге вакытта көн болытлы. Бу – антициклонга хас болытлар. Алардан бик вак яңгыр гына яварга мөмкин», - ди ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100