“Әбү Хөрмә” сөйләгәннәрдән яки Финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?

25 Сентября 2017

Укылган: 782 тапкыр

Автор: Энҗе НОГМАНОВА
“Финик агачы” сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер  нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген шушы язмада  сөйләрбез. 

Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте

Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына.

  • Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. “Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән - су эчеп. Чөнки бу – чистарыну” (Әбү Дәүд). Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.

  • “Аджвах сортлы финик – Җәннәт җимеше” дигән сүзләре дә бар (Тирмизи).

  • “Финик җимеше булмаган йортта кешеләр ач кешеләр кебек” (Мөслим). Бу хәдистә аның финикларны төп ризыклар рәтенә куеп каравы чагыла;

  • Абдулла ибн Җәфәр (Аллаһ аннан разый булсын!) әйтә: “Пәйгамбәребез финик җимешен кыяр, карбыз, кавын белән бергә дә ашый иде” (Тирмизи);

  • Пәйгамбәр с.г.в. үзенең сәхәбәләрен, бу татлы җимеш сихердән саклану чарасы, - дип тә өйрәткән;

  • Яңа туган баланың аңкавын йомшартылган финик яки бал белән сөртеп алу сөннәт гамәл.

“Әбү хөрмә” ягъни “хөрмә атасы” сөйләгәннәрдән

Истанбул каласында гаҗәеп ачык йөзле, юмарт эшкуар, Коръән хафиз Сами әфәнде белән күрешеп сөйләшү насыйп булды быел. Гарәп илләрендә һәм Туниста үсүче финикларны алып кайтып сату белән шогыльләнә ул. Аны танышлары, дуслары якын итеп “Әбү хөрмә” дип йөртә. Ни өчен диярсез? Чөнки бу кеше финиклар турында көн буе туктамый яратып сөйли ала, ул бу җимешкә гашыйк кеше. Сами әфәндедән ишеткән кайбер кызыклы мәгълүматларны сезгә дә җиткерәм:

“Шундый риваять бар: Аллаһы Тәгалә Адәмне һәм финик җимешен балчыктан бер үк вакытта яралткан. Аларның бу охшашлыгы күп әйберләрдә чагыла: кеше дә, финик җимеше дә бер үк стадиядә үсеш ала. Кеше ана карынында күпме үсә,  бу җимешкә дә өлгерү өчен шулкадәр вакыт кирәк. Иң тәмле җимеш – агачында өлгергән финик. Моның өчен кояш офык астында яктыртырга, ә агачның төбе суда, салкында булырга тиеш. Ул йөзем кебек тәлгәшләрдә җитешә. Шуңа күрә табигый шартларда өлгергәндә алар вак була. Ә менә “Патшача” кебек сортларны ясаганда тәлгәштәге финикларны сирәклиләр һәм алар зур, эре булып җитешә. Финик пальмасы үскәндә аның ботагы кибеп җиргә төшә. Шул кипкән ботак “батил” дип атала. Ботак төшкән урыннан тагын финик агачы үсә башлый. Батил сүзе яңа тормыш башлануын аңлата.

Финикларның 90% ы Согуд Гарәбстанында һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә махсус плантацияләрдә үсә. Биредә саф сулы чишмәләр, табигый минералларга бай туфрак бар. Сирәк кенә Калифорниядә үсүен очратабыз. Күп илләрдә, махсус шартлар тудырып, финикларны агачта өлгертергә тырышып карыйлар, барып чыкмый - табигый шартлар кирәк. Күптән түгел Израиль финик үстерә башлады һәм аларны сату өчен бик көчле реклама ысулларын куллана. Дөнья базарында сатуга күбрәк аларның финиклары чыга. Ә Россиягә Ираннан кайткан финиклар күп керә. (Сүз уңаеннан, бездә финик җимешләрен сата торган ике генә кибет бар. Аларның берсе – Казанда, икенчесе – Мәскәүдә).

Бүгенге көндә финикларның 380 төре билгеле. Пәйгамбәребез с.г.в. “Ашва” дигән кара төстәге финикларны яраткан. Ул бары тик Мәдинә каласында гына үсә. Аны үз куллары белән утыртканы мәгълүм. Бу төр финикны көнгә 7 не ашасаң күз тию һәм сихердән сакланырсың, дигән хәдис бар.

Мин нурлы Мәдинә шәһәренә гашыйк кеше. Бу шәһәрдә аэропортта финиклар сата торган кибетем дә бар. Төркиядә мондый сату нокталарым берничә. 1992 елдан бирле финикларны алып кайту һәм сату белән шөгыльләнәм. Без аларны иң элек яхшылап төрәбез, аннан башка урыннарга күчерәбез. Бу бизнесым хәзер инде гаилә бизнесына әйләнде, кызларым да минем юлымнан китте. Аллаһка мең шөкер, эшнең бәрәкәте әйтеп бетергесез. Беләсезме, минем туган җиремдә бары тик булдыксызлар гына институтка укырга керә, ә булдыклы ир-егетләр мәктәпне укып бетерүгә бизнес белән шөгыльләнә башлый. 


Татарларда еш кына финикны хөрмә җимеше дип йөртәләр. Бутамагыз! Хөрмә җимеше ул бөтенләй башка җимеш.

Кызганыч, сезнең илгә яңа өлгергән финиклар кертелми, бәлки, ашап та караганыгыз юктыр әле. Сездә бары тик киптерелгән финиклар гына. Чөнки аларның саклану вакыты бик аз. Ә бит аның тәме бөтенләй башка! Пәйгамбәребез с.г.в. финикны шулай яңа өлгергән килеш кулланган”.

Шундый кызыклы сөйләшү ахырында Сами әфәнде һәрберебезгә яңа өлгергән җимешләр өләшеп чыкты. Ә тәме чыннан да үзгә һәм татлы!

Составы һәм файдасы

Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар. Төсләре карадан алып акка кадәр, шулай ук зәңгәр, көрән һәм сары төстәгеләре дә очрый. Төренә карап кайбер саннар үзгәрсә дә, 1 җимешнең уртача составы мондый: 2,2% аксым, 73% - углевод (аны диабетикларга да ашау рөхсәт ителә) 2,3% сүс, селен матдәсе бар. Ахыргы икесе рак авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары куркынычын азайта. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар. Финик җимешендә холестерин юк. Финик аз калорийлы җимеш: бер финикта уртача 23 калорий. Шуңа күрә дә артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы ул. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче  җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле. Бу җимеш тагын күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора. 

Сез беләсезме?

Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча:

  • Олы кешегә организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану кирәк. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми. Сәламәт кешенең көндәлек куллану калорийсы уртача 2000-3000 Ккал икәнен онытмыйк.

  • Табиблар бала табар алдыннан авырлы хатыннарга составында фруктоза булган ризыклар кулланырга куша. Бу әни кеше организмында энергия, көч, сөт бизләренең эшли башлавы өчен файдалы. Ә финик - фруктоза чыганагы. Җимешнең тагын бер үзенчәлеге – ул аналык стенасын ныгытуга булыша. Бу кызыклы үзлек нәтиҗәсендә бала табу җиңелрәк һәм күпкә җайлырак башкарыла.

  • Имезү чорында ашалган финиклар әни кешенең сөтен файдалы матдәләр белән баета. Балаларның инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, сәламәтлеген ныгыта;

  • Йокысызлыктан, кәеф юклыктан, депрессиядән интегүчеләргә финик – менә дигән табыш.

Финик җимешенең зарары бармы?   

  • Бөерләрендә таш булган кешеләр, баш авыртуы белән интегүчеләргә финик җимешен күп ашамаска кушалар.

  • Ашказаны һәм эчәклектә хроник авырулары булучылар аларны пешкән килеш, мәсәлән, компотка кушып файдаланса яхшы.

  • Финикны ашаганнан соң тешләрдә аның баллы тәме кала, бу кариес китереп чыгарырга мөмкин. Ашаганнан соң тешләрне чистартып кую кирәк. 

Фикерләр








Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт - 3

Мәхәббәт – Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә җибәргән иң зур бүләге ул. Күңелләребезне әлеге хис белән тутырып, Ул безне үзенә тагын да якынайта. Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән, кеше бу дөньяга яратырга һәм яратылырга дип килә. Мәхәббәт утында янмый торып, чын тормышны танып белү мөмкин түгел. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә хакына яратыгыз.

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт?

Кешеләр гасырлар дәвамында мәхәббәт турында язса да, әлеге серле феномен тирәсендә кайнар бәхәсләр әле дә тынмый. Психологлар, шагыйрь һәм язучылар, физиологлар, фәлсәфәчеләр һәм кеше рухының башка инженерлары мәхәббәткә билгеләмә бирергә тырыша. Кайберләре бер-берсен тулыландыра, ә еш кына аларның фикерләре тамырдан аерылып тора. Мин дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә бирелгән иң зур бүләк – ярату серен ачарга омтылыш ясап карарга булдым. Әйдәгез, мәхәббәт турында сөйләшик әле. Мөселманнарга хас, мәңгелек ярату хакында...

Дин

Камил Исхаков: "Мин – чын мөселманмын"

Болгар ислам академиясе президенты, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Казанның элеккеге мэры, РФ Президентының Ерак Көнчыгышта элеккеге вәкаләтле вәкиле һәм Ислам дуслыгы оешмасында РФнең даими вәкиле Камил Исхаков “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үзенең исламга килү тарихын, Болгар ислам академиясе, “Рубин” командасы турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла