Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Бүген биш вакыт намаз укучы мөселманнар арасында аерылышучылар башкаларга караганда күбрәк"

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, дин тотучы ирләр генә "талак" сүзенең мәгънәсен аңлый. Шуңа күрә "ялгышлык белән, ашыгып" талак әйтә, ягъни кызулык белән аерылыша.

news_top_970_100
Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Бүген биш вакыт намаз укучы мөселманнар арасында аерылышучылар башкаларга караганда күбрәк"

Бу фикерләрне Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Буада узган россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе вакытында әйтте. Ул Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел һәм совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган иде. Казый чыгышыннан мөһим фикерләрне тәкъдим итәбез. 

Кыямәт көнендә иң беренче сорау нинди?

Безгә Коръән ни өчен иңде? Максат нәрсәдә иде: Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: Мин бу дөньяга гүзәл әхлакны тәмам урнаштыру өчен килдем”, ди. Ышану безне – гыйлемгә, гыйлем –гыйбадәткә, гыйбадәт әхлакка алып барырга тиеш. Акмулла хәзрәтләре дә язып калдырган: “Әдәп булмаган кешедә иман тору гаҗәп”, - ди. Әдәбе булмаган кешенең сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаган кешенең бер гамәле дә кабул булмас” диде. Әлбәттә, бүген мәдрәсәләрнең программалары бар. Коръән дә ятлыйлар, хәдис тә өйрәнәләр, әмма бит Кыямәт көнендә “Коръәннән ничә аять ятладың, ничә хәдис өйрәндең?” диюгә караганда, “әти-әниеңне ничек хөрмәт иттең, күршең белән ничек тордың, иреңә яки хатыныңа ничек итагать кылдың, ничек тәрбияләдең, остазыңа нинди мөнәсәбәттә булдың?” дигән сораулар беренче.

Яшьләр хәзер “акыллы” - әти-әнине карамас өчен кредит ала

Менә без бүген бу мәсьәләләргә җитди карамыйбыз. Һәм безнең гаиләдә булмасын, үз-үзебезне тотышыбызда булмасын, яшәү рәвешебездә булмасын, ямьсез күренешләр әледән-әле килеп чыга. Үзебез намаз да укыйбыз, ураза да тотабыз, кесәдә диплом да бар. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер, ул бөтен кимчелектән өстен, әмма ул безгә күренми, аңа хезмәткә барып булмый бүген. Аның кушканын үтәп, тыйганыннан тыелып була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә юк безнең арабызда. Аңа да хезмәт итеп булмый. Әмма җәннәткә керәсең килә икән, кемгә хезмәт итәсең? Ир кешенең өстендә иң беренче кем хакы? Әти-әни хакы. Мәдрәсә тәмамлаган шәкерт сөйли: “Кредит алып, фатирлы булдык, башка чыктык. Әти-әни белән яшәп булмый бит инде”, - ди. Шул кадәр зур галимнәр бар безнең хәзер, әти-әни белән тормас өчен кредит алалар, савап өстенә савап эстиләр. Әти-әнине карамас өчен, кредитка чумалар. Ә бит инде җәннәткә керәсең килә икән, әтиеңнең аяк очында утырырга тиешсең. Аларга хезмәт итеп кенә җәннәткә кереп була.


Әти-әни хакы турында диплом эшен “5”легә яклап, әти-әнисенең барлыгын да белмиләр

Хатын-кызларыбыз иргә сабыр итмиләр, аның өстендәге беренче хак бит ул – ир хакы. Түзеп тору юк, тизрәк аерылырга кирәк! Талак сорарга! Мәдрәсә тәмамлаган үзләре, укыганнар, үзләре намазлы, намаз укучы хатын-кызлар да бәби алып кайтырга курка хәзер. Менә шушы тормыш, әдәп-әхлак мәсьәләсенә, бер-беребезгә хөрмәт мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәк.

Син әти-әни хакы турында диплом эшеңне “5”ләгә якларга мөмкинсең, мәдрәсәне яхшы уку белән тәмамларга мөмкинсең, әгәр әти-әниеңнең догасын алырлык итеп, аңа хезмәт итмисең икән, йә булмаса, гаиләдә бер-береңә түзеп тора алмыйсың икән, боларның бер файдасы да юк.

Надан кеше талак әйтми, кыйный!

Иң гаҗәбе, минем йөрәкне иң авырттырганы шул: бүген биш вакыт намаз укып, ураза тотучы мөселманнар арасында аерылу башкаларга караганда да күбрәк. Талак кычкыру бер нәрсәгә тормый хәзер. “Наданлыгым белән, ашыгып талак дип кычкырганмын” ди бер хәзрәт. Надан кеше хатынының артына тибеп чыгара, кыйный, сугып ега, әмма талак дип әйтми. Аны шул берничә ел мәдрәсәдә укыган кеше әйтә. Ул белә чөнки ул сүзне. Диннән ерак кеше “талак” сүзенең аеру көче турында берни белми.

Мәчеткә күпләр намаз укырга түгел, кеше тикшерергә йөри

Пәйгамбәребез (с.г.в.) 20 аять өйрәткәннән соң, шуның белән гамәл кылмаган кешеләргә башка аять өйрәтмәгән. Ә без бит шәкретләребезне алган гыйлем белән гамәл кылырга өйрәтергә бурычлы. Әти-әнигә, күршегә мөнәсәбәт. “Кешенең кем икәнен беләсең килсә, бергә юлга чыгып карагыз, күрше булып яшәгез, әҗәткә акча биреп торып карагыз”, - дигән сүзләр бар. Мәчеткә барып, кем намазны бармагын селкетеп укый, кем кулын күтәреп кыла - боларны карагыз димәгән. Ә бездә киресенчә. Әйерсең лә намаз – фигуралы шуу – кеше карарга йөрибез мәчеткә. Шушы мәсьәләдә баш ватабыз. Ничек итсәк, савап була? Синең укыган намазың, тоткан уразаң, синең калебеңне чистартып, синдә гүзәл әхлак булдырырга тиеш. Кешеләр сиңа карап “Менә мөселман кешесе” дип сокланып торсыннар. Киеме дә, үзе дә, гаиләсе дә, йорт-җире дә тәртип, ялт итеп торсын. Бүген халкыбыз хәдисне белми, Коръән аятен белми, әмма безге дин тотучыларны, мәдрәсәдә укучыларны, намаз укучыларны, безне белә. Дингә Коръән хәдискә карап түгел, безгә карап бәя бирә.

Америкада элек шундый һәйкәл булган, постаментка униформа киерткән Кытай карачкысын бастырып куйганнар да астына: “Шундый социализмда яшисегез киләме, рәхим итегез” дип язганнар. Моны күргән бер генә американлының да социализмда яшисе килү теләге калмаган. Менә без бүген мәдрәсә тәмамлап, намаз укып, кайберләребез имам исемен күтәреп йөрибез, халыкка менә шушы Кытай карачкычы кебек хезмәт итәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100