Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер мәсьәләгә ике караш: "Гарәпчә мода китте, татар әбиләре болай киенмәгән" - "Хатын-кызның шәригать кушканча киенүе"

Ислам динен тотучылар көннән көн арта. Урамнарда озын күлмәкле, яулык бәйләгән кызларга мөнәсәбәт төрле. Тыйнак киенгән кызларны хуплаучылар да, "Гарәп модасына ияреп шулай киенәләр!", "Урам себереп йөриләр!", "Безнең әбиләр болай киенмәгән, чүлдәге модага ияреп төренеп йөриләр!" кебегрәк сүзләрне дә ишетергә туры килә. "Татар-информ" журналисты дин кушканча киенү нинди булырга тиешлеген ачыклады.

news_top_970_100
Бер мәсьәләгә ике караш: "Гарәпчә мода китте, татар әбиләре болай киенмәгән" - "Хатын-кызның шәригать кушканча киенүе"

Мөселман кызлары "хиҗап" дип аталучы киемне шәригать кушуы буенча кия. Алар хаклымы? Мөслимәләр ничек киенергә тиеш? Моны тәгаен ачыклар өчен,Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат Мөбараковтан сорадым.

- Ислам буенча хатын-кыз йөзе, кулларыннан башка бөтен җире капланган булырлык итеп киенергә тиеш. Хәзерге вакыт фетнә, бозыклык, алдаулар, гаделсезлек заманы. Күбрәк тә капланырга кирәк. Мөселман хатын-кызы гаурәтен каплый торган, игътибарны җәлеп итми торган кием кияргә тиеш. Хәзерге вакытта бик матур киенәләр, ул игътибарны җәлеп итә. Тыйнаграк киенергә кирәк. Кием үтә күренмәле булмаска, тарттырып куелмаска, җете төсләрдән булмаска тиеш.

Коръән Кәримнең "Нур" сурәсенең 30-31 аятендә язылган:

30. (Рәсүлем!) Иманлы ирләргә әйт, (хәрәмнәргә караудан) күзләрен яшерсеннәр (дә, хәләлләргә генә карасыннар) һәм җенес әгъзаларын зина һәм ливата (гомосексуализм) кебек хәрәмнәрдән саклансыннар. Бу алар өчен хәерлерәк (бер гамәл). Һичшиксез, Аллаһ - аларның (кемгә караганнарыннан һәм) ни кылганнарыннан хәбәрдар.

31. Иманлы хатыннарга әйт, күзләрен (ирләрнең һәм хатыннарның гаурәт урыннарына караудан) яшерсеннәр һәм җенес әгъзаларын (зинадан) сакласыннар. Күренгәннәреннән (йөз, аяк һәм чукларыннан) башка (капланылуы тиеш булган беләзек, аяк беләзеге, алка һәм муенса кебек) бизәнгечләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен башларыннан (җаһилият дәверендәге аркаларына таба түгел,) якалары өстенә (муенсаларын, күкрәкләрен һәм бөтен гәүдәләрен капларлык һәм гәүдәне белендермәслек итеп) салындырсыннар. Матурлыкларын (беркемгә дә) ачмасыннар, мәгәр ирләренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки улларына, яки ирләренең (башка хатыннардан булган) улларына, яки ир (бер) туганнарына , яки ир (бер) туганнарының улларына , яки кыз (бер) туганнарының улларына (яки аталары, аналарының бертуганнары булган абыйлары кебек гомерлек мәрхәмнәренә), яки үз (динендә) хатыннарга, яки (кяфер булсалар да, җарияләрдән) уң куллары ия булганнарга, яки (хатынны ир-аттан аермаслык акылга зәгыйфь яки ахмак) хезмәтче ирләрдән (хатын-кыз белән җенси якынлык кылу) ихтыяҗы булмаганнарга, яки хатыннарның гаүрәтләреннән хәбәрләре булмаган (кечкенә) балаларга (күрсәтүләре) булмаса гына. (Аяк беләзеге кебек) яшергән бизәнгечләрне беленсен (дә, игътибар ителсен) дип аяклары белән (җиргә махсус) каты басмасыннар. И мөэминнәр! Бөтенегез бергә Аллаһка тәүбә итегез! Бәлки сез (ике җиһан рәхәтенә ия булып,) уңышка ирешерсез”.

Мөхәммәд салаллаху галәйһи вә сәламнең хадисендә ачыктан ачык әйтелә: үзләрен капланган дип санаган, ләкин чынбарлыкта шәрә булган хатын-кызга Аллаһ Тагәләнең ләгънәте булачак. Ягъни алар үзләрен капланган дип уйлыйлар, ә үзләре ир кешеләрнең игътибарын җәлеп итәләр.

Ир кешенең игътибарын җәлеп итү - хатын-кызның табигате. Хатын-кызны Аллаһ Тәгалә шулай яралткан. Әгәр дә ул моны чит ир кеше өчен куллана икән, бу бик зур гөнаһ. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаху галәйһи вә сәлам андый хатын-кызларга Аллах Тәгаләнең ләгънәте булачак дип әйткән. Ягъни Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән чыгу дигәнне аңлата.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаху галәйһи вә сәлам хатын-кызның дөньяда бер бөртек чәче генә күренсә дә, ахирәттә ул чага торган бер елан булачак дип әйткән. Сөннәттә хатын-кызның тиешенчә киенүе турында бик күп бик күп хәдисләр китерелә.

- Шулай тиешенчә киенүче мөселман хатын-кызларын “гарәп модасы”на ияреп киенүдә гаеплиләр.

- Гарәп ярымутравында яшәүчеләрне карасак, алар бездәге кебек киенмиләр, карадан киенәләр. Мәсәлән, мин Дубайда күрдем. Яисә Сәгуд Гарәпстанында гомумән пәрәнҗә кияләр. Гарәп модасы түгел ул.

"Гарәп модасы, хатын-кызлар алай йөрергә тиеш түгел" дип әйтү бик зур гөнаһ. Аллаһ Тәгаләнең әмер иткәнен белүчеләр, ләкин шул ук вакытта гарәп модасы дип әйтүчеләр бик зур гөнаһ эшләгән булалар. 

Шәригать кануннары буенча хатын-кызның бурычы - гаурәтен каплау. Ә ул гарәп модасы буенчамы, яки башка мода буенчамы анысы инде әһәмиятле түгел.

Шулай ук ислам динендә мода дигән әйбер булмаска тиеш. Хатын-кызның киеме гаурәтне капларга тиеш, игътибарны җәлеп итмәскә тиеш дигән ике кагыйдәгә тәңгәл килсә, хатын-кыз дөрес хиҗаб кигән була, капланган була. Әгәр дә юк икән, ике кагыйдәнең берсе генә үтәлмәсә дә, хатын-кыз хиҗаб кигән булып саналмый.

Ислам кушканча киенсәң, урамда нәрсә ишетергә була

Булат хәзрәт әйткән төшенчәләрне, кагыйдәләрне белүче мөселман татар хатын-кызлары шәригать кануннарына туры килерлек нинди кием таба алалар, шуны кияләр. Әлбәттә, һәркемнең иман дәрәҗәсе, шундый кием кияргә әзерлек дәрәҗәсе төрле. Милли дә, исламча да булган киемне сәүдә үзәкләрендә табуы бик кыен. Кайвакытта Төркиядән кайтарылган күлмәкләр, яулыклар алырга туры килә. Ничек кенә булмасын, җәмгыятьтә яшибез бит, урамга чыккач, нәрсә күрәбез / ишетәбез?

Нәргизә Килич озын күлмәктән, яулыктан йөри. Аңа бөтенләй таныш булмаган урамнан узып баручы хатын мөрәҗәгать иткән.

- Бер мадам миңа "әбиләребез болай киенмәгән", диде. Минем ничек киенүем аның эше түгел. Кем әйтә бит әле? Ул хатын 45 яшьләр тирәсендә, үзе кыска чәчле, чалбардан, футболкадан. Безнең әбиләр шулай киенгән дип уйларга буламы?

Гомумән, әбиләрнең монда нинди катнашы бар? Әбиләрнең киенүе дөреслек эталоны һәм алар кебек киенергә кирәк дип кайда язылган? Алар мине әби кебек булыр өчен хиҗаб киеп йөрим дип уйлыйлармы? Син начар тырышасың, әбиләр алай киенмәгән, син аларга ошамагансың дип төзәтәләр.

Нинди әбиләр турында сүз бара бит әле. СССР вакытындагылары турында булса, ул вакытта динне тыйганнар бит. Әбиләрнең әниләре турында сүз барса, кагыйдә буларак, алар бит өйдә бала карап кына утырган, урамда кем нәрсә кигәнен карап тикшереп йөрмәгәннәр, - дип сөйләде Нәргизә.

Үз эшләре буенча гына барган кешеләргә дә һич тынгы бирми инде озын күлмәк. “Әбиләребез яулыкны чөеп, ике почмагыннан төен ясап бәйләгәннәр!” - диючеләр бар. Яшь кызларның шулай бәйләвен күз алдына китерә аласызмы?

Зәйнәп Шаһвәлиева - мөслимә кыз, язгы матур көнне зәңгәр палантин бәйләгән булган, аны да чит таныш түгел хатын үзенең белеме белән гаҗәпләндергән:

- Сез бит төрек кешесе, сез монда нишләп йөрисез?! Барыгыз үзегезнең туган җирегезгә кайтып китегез, - дигән ул. Зәйнәпнең нишләп мин төрек булырга тиеш? - дип гаҗәпләнүенә: “Әнә бит күренеп тора, төрек палантины бәйләгәнсез!”, - дигән.

Башка бер әби "итәгең тездән бераз гына озынрак булырга тиеш", дип белдергән. “Безнең әбиләр болай киенмәгән”, - дигән. Яулыкны артка таба бәйләргә кушучылар да булган. “Калфак кияргә кирәк, чәчне толым итеп үрергә кирәк, ә син монашка кебек йөрисең”, дип өйрәткәннәр заманча киенгән ханымнар.

Мәликә Мөхәмәтшина бәйләнүче хатыннарга үзе аңлатып та караган:

- Элек ислам турында мәгълүмат һәм белем азрак булган бит дип аңлата башлагач, барысы да бертавыштан дөрес түгел диләр. Безнең әбиләр тиешенчә киенгәннәр диләр. Хәзерге мөселман хатын-кызлары гарәп модасына буйсыналар, көнчыгыш фильмнары карап төренеп йөриләр, диләр. Миңа шулай дип ательедагы тегүче, эшемдәге директор, танышларым әйтте, - ди ул.

"Мода дип әйтүче кешеләрнең шәхси тормышларында проблема бар. Үзең булдыра алмаган әйберне түбәнсетү - психологик прием. Төгәл исемен белмим. Ягъни күңеле белән шәригать шулай кушканын аңласа да, көнләшү һәм зәгыйфь булганы өчен яла яга андый кеше. Диндә булучы кеше булмаучыдан һәрвакыт өстенрәк булачак. Моны Аллаһ та шулай дигән. Ә калганы сынау гына", - ди мөслимә Алия Камалова. 

Интертат сораштыруы

Җәмгыятьтә нәкъ тә менә мөселманча киемнең татар милли киеменнән аерылып торуы өчен тәнкыйтьлиләр. Моны Интертатның “Вконтакте” социаль челтәрендәге төркемендә үткәрелгән сораштыру да ачык күрсәтә: 

Тавыш биргән 385 кешенең 226сы (56%) “бу гарәп модасы, безнең әбиләр болай киенмәгән, татарча киенергә кирәк” дигән вариантны сайлаган. 

“Бу шәригать буенча киенү, шулай киенү дөрес” дип нибары 65 кеше тавыш биргән - 17 процент.

102 кешегә ничек киенсәләр дә барыбер, андыйлар 26 процент.

Комментарийларда да укучылар "гарәп модасы" дип тәнкыйтьли. 

"Нинди татар булсын бу. Без бәләкәй чакта безнең әбиләр матур итеп бала итәкле матур күлмәк-алъяпкычлар кия иде. Яулыклары матур итеп бәйләнә иде башларына. Гарәпчә мода китте". 

"Итәк белән җирдәге пычракны җыеп йөрү дөресме инде?" - дип язалар. 

Шулай ук яклаучылар да бар. "Нинди була соң ул "татар дине" һәм "гарәп дине"? Дин - ул бер. Милләт белән динне бутамагыз инде. Бит белән кул чукларыннан кала бөтен җирне капларга кирәк, диелгән икән, "тез астыннан киелгән бәби итәк" бик дөрес булып бетми бит, димәк".

Татар әбиләре ничек киенгән?   

Татарстан дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Наилә Вәлиева татар хатын-кызлары хәзерге кебек киенмәгән диючеләргә элекке фотоларны күрсәтә.

Игътибар итсәгез, хатын-кызларның муеннары капланган. Күлмәк итәкләре җиргә дә тиеп тора. Әлбәттә, чәч толымнарын күрсәтеп йөрүчеләр, яулыкны артка чөеп, чәчләре күренеп торырлык итеп бәйләүчеләр дә бар. Иманның, белемнең төрле дәрәҗәдә булуы белән бәйледер бәлки?

Элек татар хатын-кызлары ничек киенгән?

Татарстанның дәүләт архивының директорының фәнни тикшеренүләр һәм публикацияләр буенча урынбасары Илдар Шафиковтан да татар хатын-кызларының элек ничек киенүе турында сорадык.

- Хәзер мөселман хатын-кызлары хиҗаб киеп йөри. Элек татар хатын-кызлары ничек киенгән? Аларныкы хәзергедән бик нык аерыламы, аларның киенүе дә шулай булганмы?

- Булган инде, булган. Аны без бастырып чыгардык. Хиҗаб бит ул иң беренче чиратта, принцип. Ул диннең бер кануны, билгеле бер хөкем. Ниндидер кием түгел ул. Шул гаурәтне саклау буенча хөкемгә безнең әби-бабайлар, күбрәк әбиләр буйсынган.

Ул заманда телне тыю, сүз тыю булган. Кызларның ул яктан тормышлары бик авыр заман.Ләкин барыбер саклаганнар ул принципны.

- Ни өчен кайбер борынгы фотоларда татар кызларының чәчләре күренә, муеннары капланмаган?

- Ул фотоны кем өчен һәм кайда ясауларын белергә кирәк.

- Гомумән, гаурәтне каплау принципларына таянып киенгәннәрме татарлар?

- Монысы тәгаен шулай. Шуны истә тотарга кирәк, ул фотоларны өйрәнә башлагач, шунысы ачыкланды: аларның кем өчен һәм кайда төшерелгәнен беркем дә әйтә алмый. Гадәттә ул фотолар гаилә архивы өчен төшерелгән. Шәхсән чакырылган билгеле бер фотограф фотоны ясаган, ул фото шушы гаилә өчен генә булган.

Исламда мәхрәм һәм мәхрәм түгел дигән төшенчә бар. Мәхрәм янында бер төрле киенәсең, ягъни туганнарың янында. Мәхрәм булмаган кешеләр янында икенче төрле киенәсең. Димәк, безнең мәхрәм булмаган кешеләр янында төшкән фотолар юк диярлек. Чөнки, мәсәлән, хатын-кызлар шулай төшә торган булса, ул хатын-кызлар өчен генә. хатын-кызлар янында ирләр булмый, ничек инде анда хатын-кызлар капланып утырырга тиеш.

Менә инде, мәсәлән, берәр урамда төшкән фото табылса, анда хатын-кызларның чәче-муены күренсә, ул инде полемик сорау булыр иде. Минем андый фото күргәнем юк әле.

Беренчедән, татар хатын-кызлары, әби-бабаларыбыз гаүрәт каплау принципларын үтәгәннәр, шул хөкемгә буйсынганнар. Икенчедән, шаригать кануннарына буйсынып, алар мәхрәм белән мәхрәм булмаганны аерганнар. Мәхрәмнәр янында бер төрле, мәхрәм булмаганнар янында икенче төрле киенгәннәр. Бөтен хикмәт шунда.

Калфакмы, хиҗабмы?

Татар хатын-кызларының мөселманча киенүләренә бәя бирүне сорап калфакны пропагандалаган “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага мөрәҗәгать иттек.

- Табигатьтә чәчәкләр дә төрле төстә булган кебек, һәр милләтнең дә үзенең яшәеше, гореф-гадәте, йолалары, теле аерым, ә тышкы билгесе – кием. Кием буенча һәр милләтне аерып була. Кемнең күңеле ничек куша, шулай киенә.

Мин хиҗабка каршы түгел, ләкин без мөселманның татары. Шуңа күрә XIX гасыр ахыры-XX гасыр башларында яшәгән мөселман татарларының яшәешенә әйләнеп карасак, ата-бабайларыбызның киенү, яшәү рәвешләренең башка мөселманнардан аермалы булуларын бик ачык күрер идек. Соңгы берничә гасырда милләтебездә диннең чәчәк аткан чорында болай киенү юктан гына булмагандыр. Бүгенге көндә үзебезнең милли киемне кире кайтару безнең бурычыбыз. Безнең милли киемнәребез итагатьлелекне күрсәтә, бик тә үзенчәлекле, гаҗәеп матур, сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Юкка гына бездә бик күп еллар эшләгән алман галиме Карл Фукс “Татар хатын-кызларының арттан килгәнен әллә каян белеп була иде, чөнки татар хатын-кызларының горур гәүдәсенә эленгән бизәнгечләр, чәчләренә куелган чулпылар әллә каян зыңгылдап тора” дип әйтмәгән.

Безне бик тә чиста, пөхтә, итәгатьле татар хатын-кызлары дип алман галиме шундый матур бәя биреп калдырган икән, безнең киемнәр бик тә күркәм булган. Ничек кенә булса да, без үзебезнең киемнәрне кайтарырга бурычлы.

Ни өчен без безгә хас булмаганча төренергә мәҗбүр булабыз? Монда мин хатын-кызларны гына гаепләмәс идем, чөнки безнең татар милләтеннән булган киемнәрне алу мөмкинлеге чикле. Алар хәзер тегелә, бик күп дизайнерларыбыз эшли. Индивидуаль рәвештә һәр кешегә заказ белән генә тегелгәч, кыйммәтрәккә төшә. Һәркемнең алырга мөмкинчелеге юк. Әгәр дәүләт күләмендә игътибар ителеп, бу юнәлештә эшләнә, күпләп җитештерелсә, бәясе дә түбәнрәк булса, киенүчеләр дә артыр иде. 

Безнең киемнәрне аерып торган деталь ул, калфак, түбәтәй, читек, беләзек кебек үк, күтәртмә яка.

Гарәп илләреннән, Төркиядән алган киемнәрдә күтәртмә яка юк. Хатын-кыз үзеннән үзе муенын каплау өчен яулык бөркәнеп, бәйләп куярга тиеш була. Кабатлап әйтәсем килә, әгәр дә үзебездә күтәртмә якалы киемнәр тегелеп, күпләп җитештерелсә – безнең хатын-кызлар ул киемнәргә кабат кайтырлар иде. Күтәртмә яка – безнең мирас ул. Әби-бабаларыбыз калдырган шул мирасны саклау безнең төп бурычыбыз.

Дәүләт советы бинасы диварларына эленгән элекке дәүләт эшлеклеләренең сурәтләренә карасак, ирләр дә күтәртмә яка, түбәтәйләр кигән. Күтәртмә якалар татарлардан казахларга, үзбәкләргә дә күчкән. Милли киемнәребезне кире кайтармыйбыз икән, без инде үзебезнең милли асылыбызны югалтабыз дигән сүз.

Ничек кенә булмасын, безнең байлыкларыбыз булган милли киемнәребез – читекләр, камзуллар, күтәртмә якалы күлмәкләр, түбәтәйләр, калфаклар, кәҗүл читекләребезне матур итеп киеп йөрүчеләр арта бара. Матур беләзекләр, алкалар, тагылма бизәнгечләргә бай безнең халык.

- Мөселман хатын кызларын тәнкыйтьләүчеләр үзләре дә милли итеп киенмәгән. Татар милли киемен саклар өчен, мөселман хатын-кызлары гына түгел, ислам кануннарын үтәмәүчеләр дә кияргә тиеш буламы?

- Без күбрәк кимчелек күрергә өйрәнгән. Ни генә булмасын, без үз киемнәребезгә өстенлек бирсәк, бик тә яхшы булыр иде. Әгәр дә милләтнең киеме кайтса, аның теле дә, моңы да, бөтен барлыгы да кайта дип уйлыйм. Гомумән, милли киемнәр киләчәктә асылыбызны бизәп, тормышыбызга кире кайтачак. Мин моңа тулы ышаныч белән инанам.

Тәнкыйтьләүчеләргә ни диик...

Яучы, журналист Гөлназ Мөхәммәд мөселманча киенүне гарәп модасы дип санамый. Аның фикерен дә тыңладык.

- Гарәп модасы дигәннән, бу бөтенләй гарәп модасы түгел. Гарәпләр хәзер джинсага күчеп, кызлары рубашкага күчте диярлек. Бөтенләй гарәп модасы түгел бу.

- Тәнкыйтьләүчеләргә ни дип җавап бирергә кирәк?

- Бу заманада беркемнең дә тәнкыйтьләгәнен ишеткәнем юк. Минемчә, халык инде күнегеп бетте. Урамда кемдер әйтә икән, ул акыл кеше акылы белән сау-сәламәт түгел. Ничә елдан бирле киенәбез һәм бик матур. Кеше куркытырлык, ниндидер законнарга сыешмаган итеп түгел. Бик сирәк очракта гына никабтан йөриләр.

- Әйтүче булса? Шундый кисәтү ишеткән кызларга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Мәсәлән, элек чыра яндырганнар, ат белән арбага утырып йөргәннәр инде. Ләкин бит элек шулай булган диеп хәзер алай йөрмиләр. Ул кешеләрнең берсе дә, дин юлына басып, милли кием киеп чыкмаячак. Элек тегеләй булган бит дип, замана бит үзгәреп тора. Заман белән кием дә үзгәрә. Озын кием динебездә кушылган, аны төрле фасонда тектереп кияргә була. Гарәпчә генә түгел. Киң итәкле, баскалы күлмәкләр сәхнә кешесендә дә бар. Имеш гарәп кызлары шулай кия. Алар инде заманча джинса, рубашка кия, башында яулык, арт саннары да чыгып торырга мөмкин әле. Гарәп кызларыныкы кебек киресенчә дөрес түгел әле ул.

Урамда шулай әйтүчеләргә "бу минем тормышым" дияргә була. Һәр кешенең үз тормышы бит инде. ничек инде кемдер шул тормышка тыкшына ала инде. Һәрбер кешенең үз яшәү рәвеше дип җавап бирәсең, урамда әрләшеп торып булмый бит инде. Якын кеше әйтсә, ул синең яшәү рәвешеңне болай да белә, аңа аңлатып тору кирәкми дә.

Интернеттагы кешегә аңлатырга кирәк, чөнки аларның вакытлары бар, укып утыралар. Һәрбер кешенең үз тормышы. Урамда да дөрес киенмәгән кызлар бар, бизәнгән, үкчәле туфлиләрдән йөриләр. Әллә нинди сыланып торган киемнәр кияләр, ни өчен аларга бәйләнмиләр дә, безгә бәйләнәләр? Без бик матур киенәбез. Бәйләнерлек бернәрсә күрмим, эш юктан гына казынып утыру дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100