Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар ислам академиясе студенты. Бу сүзләр әле беренче тапкыр гына әйтелә"

2017 елның 4 сентябрендә Болгар ислам академиясендә беренче уку елы башланды.

news_top_970_100
"Болгар ислам академиясе студенты. Бу сүзләр әле беренче тапкыр гына әйтелә"

Болгар ислам академиясен тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятен укыды.

Болгар ислам академиясендә беренче уку көне студент билетлары тапшырудан башланды. Билетларны уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм академиянең президенты Камил Исхаков тапшырды.

Академиягә керү өчен студентлар компьютерда тест тапшырды. Моннан тыш укучылар гарәп телендә үз кызыксынулары турында инша язды. Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се магистратурага 9ы докторантурага кабул ителде. Аларның 9ы Дагыстаннан, 4се Уфадан, 2се Әстерхан, 2се Пензадан. Калганнар Татарстаннан. 

Магистрантлар 3 мең сум стипендия алачак. Яхшы укыган очракта бу сумма 10 мең сумга кадәр артырга мөмкин.

"Болгар ислам академиясе студенты. Бу сүзләр әле беренче тапкыр гына әйтелә. Изге җирдә академия ачылу бөтендөнья өчен истәлекле вакыйга. Бу сезнең өчен дә шулайдыр дип уйлыйм. Мин сезне чын күңелдән котлыйм. Без үзебезнең билгеле бер дәрәҗәдә торабыз. Сез көн саен укып, ул дәрәҗәне арттыра аласыз", – дип сөйләде Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков.

"Без тарихка кердек инде. Бездә әле мондый дәрәҗәдәге уку йорты юк иде. Өч елдан соң үз нәтиҗәләрен дә бирер дип ышанам. Монда күп әйбер сездән һәм бездән тора", – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

"Бу безнең өчен бик тә тарихи көн. Мине бары тик шатлыклы хисләр били. Россиядәге ислам бер урында тормавына, яшьләргә мөмкинчелекләр тудыруларына бик шатмын. Үзем Омск шәһәреннән. Беренче белемнәремне Казан һәм Марокко шәһәрләрендә алдым", – дип сөйләде студент билеты алучыларның берсе Әмир Билялов. 

Болгар ислам академиясендә өч чит ил мөгаллиме магистрант һәм докторантларга лекцияләр укыячак. 


 
«Укытучылар составы билгеләнгән инде. Магистр программаларында, бакалавриаттан аермалы буларак, фәннәр  кимрәк. Шунлыктан биредә укытучылар саны да азрак булачак. Әмма аларның белем дәрәҗәсе күпкә югарырак, ягъни профессорлар булырга тиеш. Сентябрьдән бездә мөселман илләреннән килгән өч мөгаллим даими нигездә эшли башлаячак. Лекцияләр уку өчен Абдурраззак Әс-Саади, Исмаил Буль-буль һәм Хәмделла Сафти чакырылган», – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
 
Моннан тыш, чит ил укытучыларының күбесе академиядә чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк. 
 
«Академиядә докторантураны алып барачак дүртенче мөгаллим дә булыр, мөгаен, – дип ассызыклады ректор. – Без Сүриянең танылган дин галиме Зөхәйли белән сөйләшүләр алып барабыз. Ул ризалык бирде инде. Калганнары чакырылган профессорлар сыйфатында эшләячәк. Әлеге мөгаллимнәр белән башлангыч килешүләр төзелгән, алар ел дәвамында безгә килеп, үз фәннәрен укытачак».
 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин телеграммасы:

"Кадерле дуслар! Сезне зур, истәлекле вакыйга – Татарстан Республикасында Болгар ислам академиясе ачылу белән котлыйм.

Әлеге әһәмиятле башлангычны гамәлгә ашыру абруйлы мөселман оешмаларының бердәмлеге, аларның җәмгыятебезнең рухи, әхлакый нигезләрен ныгытуга, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлауда саллы өлеш кертергә омтылуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Болгар академиясе илебездә ислам дини мәктәбе традицияләрен торгызу, мөселман мәгарифен үстерүдә гомумроссия үзәгенә әверелүне максат итеп куя. Биредә югары квалификацияле дин эшлеклеләре әзерләнәчәк, җитди фәнни, тикшеренү эшләре үткәреләчәк, киң колачлы социаль, мәдәни-агарту, мәгълүмати проектлар гамәлгә ашырылачак.

Академияне тәмамлаучылар уникаль белем туплар, мөселман җәмгыятенең мөһим терәгенә әверелер, үз хезмәтләре белән илдә тынычлык һәм татулыкны саклауда ярдәм итәр дип өметләнәм.

Изге эшегездә уңышлар теләп калам".


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен ачу тантанасында академиянең әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиешлеген әйтте.

"Академияне ачу - Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә, шулай ук бөтен мөселман дөньясы өчен дә тарихи вакыйга. Монда, Болгар җирендә, 11 гасырга якын элек ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән. Шул дәвер эчендә халкыбыз, Аллаһка иманлы булып һәм гореф-гадәтләргә тугры калып, данлыклы һәм катлаулы юл узган. Күп гасырлар буена Болгар мәшһүр дин галимнәре урыны булган. Аның үзәгендә Ислам академиясе ачып, без элеккеге шанлы бөеклекне яңартабыз". 

Академия бинасы бик кыска срокларда төзелде. Үткән елның маенда беренче нигез ташы салынса, бүген исә ул беренче укучыларын кабул итә. "Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, хәйриячеләргә һәм бу олы эшкә өлеш керткән һәр кешегә аерым рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Проектны финанслашуда актив катнашкан Алишер Усмановка да олы рәхмәтләребез".  

"Ышанам, Болгар академиясе иң алдынгы фәнни-мәгариф һәм рухи-мәгърифәт үзәкләренең, шулай ук традицион ислам кыйммәтләрен ныклы һәм эзлекле таратучыларның берсенә әверелер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 


"Без тарихи вакыйганың шаһитлары, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Ислам мәгарифенең башында торган академия кирәк". 

Россия мөселманнары өчен Борынгы Болгар изге урын булып тора, диде  Минтимер Шәймиев, бу – хәзерге Россия Федерациясе территориясендә исламны ирекле рәвештә кабул иткән урын. Болгар һәрвакыт күренекле галимнәрне үзенә җәлеп итеп торды һәм классик Хәнәфи мәзхәбенең танылган дин гыйлеме үзәге, шулай ук Каһирә, Истанбул, Багдад, Сәмәрканд белән беррәттән үз заманының танылган интеллектуаль үзәкләреннән берсе булды. 

«Болгар ислам академиясе мөселман җәмгыятенең бердәмлеген, илебездә тынычлык һәм татулык сакларга, ата-бабаларыбызның бай дини гыйлемен һәм рухи гореф-гадәтләрен торгызырга тиеш булачак. Монда илебез мөселманнары җәмгыятенең интеллектуаль элитасы: ислам гыйлеме магистрлары һәм докторлары әзерләнәчәк".



"Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте.

"Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби- бабаларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле булган. Монда бернинди мәчетләр дә булмады, ташландык хәлдә иде, ә хәзер Ак мәчет, академия бар. Бу урын бабаларыбызга уртак тел табарга булышкан традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу бина бер ел эчендә сафка басты. Әмма бина җансыз була алмый. Диплом өчен генә килгән кешеләрнең кәефе төшәчәк. Мөгаллимнәр дә, бу бинага җан кертәм, дип килсеннәр иде", – дип сөйләде мөфти.

Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин дәүләти уку йортлары илебездәге дини уку йортлары үсешенә зур өлеш кертер дигән өмет белдерде. "Соңгы 23 елда күп эшләнелде, урта һәм югары дини уку йортлары барлыкка килде, әмма академик белем, һичшиксез, кирәк", - диде ул. 

Төньяк Кавказ мөселманнары координация советы рәисе Исмаил-Хаҗи Бердиев Минтимер Шәймиевка һәм Рөстәм Миңнехановка орден бүләк итте. Бу татарлар өчен генә түгел, барлык Роосия мөселманнары өчен эшләнелгән академия", - диде Исмаил-Хаҗи.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, академия булдыру ислам белем бирү системасының өч баскычын тулаем формалаштырырга ярдәм итә: мәдрәсә - югары уку йорты- академия. Әлегә кадәр илебездә мондый тулы система юк иде. Хәзер исә Россия мөселманнары чит илләргә бармыйча да тулы белем ала алаячаклар.   

"Академияне ачу ислам урта һәм югары белеменең бердәм стандартларын формалаштыруга уңай йогынты ясаячак, - диде Михаил Бабич. – Академиянең төп бурычларыннан берсе – гомумроссия ислам дине гыйлеме мәйданчыгы булдыру".

Болгар ислам академиясе профессоры Исмаил Буль-буль академиядә террорчылыкка урын булмаячагын әйтте.

"Мин сезне Корбан бәйрәме һәм бу бөек уку йортын – академияне ачу белән котлыйм. Әлеге уку йортында террорчылык белән кагылышлы бернәрсә дә булмаячак. Монда без чын – ихласлыкка һәм мәрхәмәтлеккә алып бара торган исламны өйрәнәчәкбез. Мөселманнар Россиядә мәдрәсәдән академиягә кадәр укый алачак. Студентлар Аллаһ Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәребез кушканны эшләсә, китапларда язылганны өйрәнсә, туры юлдан тайпылмаслар", – дип сөйләде Исмаил Буль-буль.







































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100