Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә

Адәм балалары гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Шулай да, «Йоклап үтә икән лә гомерем», дияргә ашыкмагыз!

news_top_970_100
Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә

Йокы ... үлем белән тәңгәлләштерелә! «Кешенең йоклавы «кече үлем» дип атала, – ди Рөстәм хәзрәт Зиннуров. – Чагыштыру өчен, кешенең җаны белән гәүдәсе бер чылбыр рәвешендә. Йокыга киткәндә, җан гәүдәдән чыга, ләкин чылбыр өзелми. Ул өзелә икән, кеше йоклаган хәлдә теге дөньяга китә. Җан гәүдәдән чыгып, параллель дөньяда башка җаннар белән очрашып, киләчәк хәлләрне белеп-күреп, гәүдәгә яңадан кайтып төшү, дөрестән дә, хак хәл. Моны Аллаһы Тәгалә үзе хәбәр иткән».

Йоклаганда без төш күрү хикмәтенә иябез. Тормышыбызның әлеге серле ягы адәм балаларын гомер бакый кызыксындырып торган. Чал тарих битләреннән күренгәнчә дә, төшләргә патшалар, башка хакимнәр тарафыннан да зур игътибар бирелгән. Алар үз араларында махсус төш юраучылар тотканнар... Борынгы Грециядәге оракуллар заманыннан башлап, әлеге феномен кешелек җәмгыятендә шактый зур роль уйнаган, галимнәр тарафыннан өйрәнелгән. Бу хакта дөньякүләм танылган шәхесләрнең хезмәтләре басылып чыккан.

Төш  – безнең тормышыбызда шактый мөһим урын алып тора торган күренешләрнең берсе. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.) Коръәннең бер өлеше төштә иңдерелгән. Бөек композитор Л.В.Бетховенның бишенче симфониясе дә төшендә иҗат ителгән. Химик Дмитрий Менделеев атаклы периодик таблицасын чираттагы төшеннән соң төзеп чыга...

Элек-электән адәм балалары төшләрне юрап, киләчәкләрен белә алган. Төшләрне өйрәнү һәм йола, һәм фән буларак Нух пәйгамбәр заманыннан ук килә. Хәтта аңа кадәр дә булган әйбер ул. Төш күрү – пәйгамбәрлекнең кырыктан бер өлеше, диләр. Борынгы Тәүрат та (яһүдләрнең изге китабы) һәм башка әсәрләр дә пәйгамбәрләр тарихы белән бәйле. Төшләрне юрау аларда дөрес санала һәм Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатьне төшләр аша бирүе турында хәбәрләр бар. “Төшләргә ышанмау җанның барлыгын һәм үлемнән соң да яшәүнең дәвам итүен инкарь кылу белән бер ул!” – дип раслый галим Фәрит Яхин.

Дин галимнәребез ышандырганча, төшләр өч төрлегә бүленә. Аларның бер ишеләре – Аллаһы Тәгаләдән, икенчеләре – шайтаннан һәм өченчеләре дөнья мәшәкатенә мавыгып, шул хәл төшкә керү очраклары икән. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр, күп очракта, хәерле яисә хәбәр бирә торган, кисәтү төшләре була, ди галимнәр. «Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, адәм балаларына шәфкатьлелеген күрсәтеп, пәйгамбәрлекнең кырыктан бер өлешен мөселманнарга күргән төшләре аша калдырган. Киләчәкне бер кеше дә белә алмый, әлбәттә. Әмма Аллаһы Тәгалә, Үзендәге белемнең бер өлешен яраткан, сөекле бәндәләренә бирүе мөмкин. Төш аша, яисә күңелләренә сеңдерү аркылы, яки Аллаһы Тәгалә биргән акылы белән, кеше булачакны фаразлый ала. Бу – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Әйтеп киткәнчә, Аллаһы Тәгалә төшләре барысы да, бигрәк тә пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) белән бәйле булганнары хак. Кем дә кем аны төшендә күргән, бу – бик зур шатлык. Димәк, әлеге кешене бу дөньяда гына түгел, бәлки, ахирәттә дә яхшылык көтә. Шул ук вакытта Мөхәммәт (с.г.в.) төштә кайбер кешеләрне тиешсез хәлләрдән, гөнаһлы эшләрдән, бозык гамәлләрдән, ширек сүзләрдән кисәтә дә ала. Иблис төшкә башка кешеләр кыяфәтендә керә алса да, пәйгамбәр булып керә алмый»,  – дип белдерә Рөстәм хәзрәт тормышыбызның серле ягы хакында.

Фәрит Яхин, галим, язучы:

– Һәрбер халыкның үз мәдәнияте аша формалашкан символлары, образлары, дөньяга карата үзенчәлекле карашлары бар. Бу сыйфатлар барысы да төшләрдә чагылыш тапмый калмый. Бөтен төшләрне дә бертөрле генә анализлап, юрап  булмый. Шулай ук күргән төшләреңне кешеләргә бик сөйләргә дә ярамый. Белер-белмәс юрап, киңәш биреп, тынычлыгыңны алулары, йә башкача зыян салулары ихтимал.

Төштә кешенең иң хакыйкый һәм ихлас халәте чагыла. Көндез башкалардан яшерелгән эш-гамәлләргә бары тик хисләрдә, уйларда гына “ялтырап үткәннәре” дә өстәлә. Йоклаганда безнең чып-чын, асыл, бернинди бизәксез һәм томансыз рухи “кыяфәтебез” уч төбендәге кебек күренеп тора...

Рахмани (изге) төш күрергә теләсәгез, йоклаганда тәһарәт алып ятарга кирәк. Аңарчы, фарызлардан тыш, гозереңне сорап, нәфел намазы да укылырга тиеш. Әлбәттә инде, ятакның пакь булуы шарт. Кыйблага юнәлеп Аллаһыдан хәерле йокы сорарга кирәк.

Барыгызга да татлы йокы, тәмле төш телибез.

Гөнаһың күп булса, яки бозым эләктергән булсаң, күргән төш истә калмый икән...






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100