Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гарәп – әүлия дигән сүз түгел: Мансур хәзрәт Җәләлетдин кальян тарту турында

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин кальян тарту күренешләренә дин ягыннан бәя бирә.

news_top_970_100
Гарәп – әүлия дигән сүз түгел: Мансур хәзрәт Җәләлетдин кальян тарту турында
- Кальян гарәпләрдә һәм төрекләрдә киң таралган. Төрекләрне алсак, яше дә, карты да тәмәке тарта.

Бүгенге көндә табиблар әйтәләр: “Төтен тәнгә зарар китерә”. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисе бар: “Тәнегезгә, сәламәтлегезгә зарар китерән әйбер - ул хәрам”.



Шуны истә тотарга кирәк, безгә Аллаһ Тәгалә исәнлекне амәнәт итеп биргән, без аны сакларга тиешбез. Без Аллаһ каршында аның өчен җаваплы. Саулыгыбыз амәнәт булгач, саулыкка зарар китерә торган эшләр эшләү амәнәткә хыянәт. Аллаһ Тәгалә безгә амәнәт итеп биргән исәнлекне үзебезнең акчага сатып алып, кальян тартып зарар китерү акыллы эш түгел. Бу шәригать ягыннан.

Медицина ягыннан карасак, кальян тәмәкедән күпкә зыянлырак. Кальян тарту баш миенә тәэсир итә. Күп кальян тарткан кешенең баш миендә кан йөреше үзгәрә, күзләре дә бозыла.

Гарәп илләрендә кальян тарталар диючеләргә: “Урыс чукына дип безгә дә чукыныргамы?”. Гарәп булгач, ул бик тәкъва мөселманмени? Гарәп – әүлия дигән сүз түгел, ул - милләт. Гарәпләр арасында да төрле кеше бар. Анда да тәмәке, аракы бар. Нишләп гарәп эшләгәнне безгә дә эшләргә ярасын? Бераз акылны эшләтеп карарга кирәк. Гарәпләрдә дә төрмәләр бар. Алар арасында да урлаучы, кеше үтерүче, җәберләүчеләр, аракы эчүчеләр дә бар. Наркотик кулланучылар да бар, әмма бик ук таралмаган, чөнки аның өчен үлем җәзасы каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100