Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый". Пәйгамбәребез с.г.в. кем турында әйткән?

Гаиләдә ир белән хатын арасында бераз көнләшү булу –гадәти хәл. Бу аларның бер-берсенә битараф булмаганлыгын күрсәтә. Тик чиктән ашкан, артык көнләшү бер-береңә хөрмәт һәм ышанычны бетереп кенә калмый, зур бер бәләгә әверелә, тынычлыкны җимерә, хәтта үлемгә дә китерә.

news_top_970_100
"Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый". Пәйгамбәребез с.г.в. кем турында әйткән?

Кешенең акылын томалый торган бу хайвани хис турында динебез нәрсә аңлата, нәрсә эшләргә куша? Бу сорауны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка бирдек.

Ислам диненең төп максаты – кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә безгә шәригать кануннарын иңдергән. Әгәр без шушы илаһи кануннар буенча яшәсәк, фани дөньядагы һәм ахирәттәге тормыш бәхетле, тыныч, матур булачак.

Кешене бәхетсез итә торган сыйфатларның берсе – көнчелек. Бу сыйфат аркасында кеше үзенә һәм башкаларга зыян китерә. Белгәнебезчә, дөньяда беренче гөнаһ шул сыйфат аркасында эшләнде. Адәм галәйһиссәләмнең улы Кабил көнләшеп, үзенең бертуган кардәшен Һабилне үтерә.  

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Ут утынны яндырган кебек көнчелек изге гамәлләрне юкка чыгара”. 100 елдан артык яшәгән бер хикмәтле кешедән сораганнар: “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” “Аллаһ шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда”, – дигән.

Динебез тарафынннан рөхсәт ителгән көнчелек бар, аны башкача ак көнчелек дип әйтәләр. Мондый көнчелек кешене изгелеккә этәрә, рухи яктан үстерә. Бу хакта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә аңа Коръән байлыгын биргән һәм шуның белән көн-төн мәшгуль булган кеше, икенчесе – Аллаһы Тәгалә аңа күп нигъмәтләр биргән һәм ул шул байлыгын изге юлда сарыф иткән кеше, – дигән (Бохари, Мөслим).

Түбәндәге хәдисне беркайчан да истән чыгармаска кирәк!  

Бер көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең сәхабәләренә шундый сорау бирде: “Кем ул банкрот?”– диде. “Безнең аңлаубызча бу сүз товарның, акча юклыгын аңлата”,– дип җавап кайтардылар сәхабәләр. Аллаһның рәсүле әйтте: “Минем өммәтемнән булган банкрот кеше шул булыр – кем Кыямәт көнендә ул укылган намазлары, тотылган уразалары, бирелгән сәдәкалары белән килер. Ләкин шуның белән бергә ул кемнедер орышкан, кемнедер хур иткән, хаксыз кемнеңдер малын кулланган, кемнеңдер канын түккән, кемгәдер суккан. Һәм шул начар гамәлләр өчен аңа үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. Әгәр аның саваплары бетсә, ул рәнҗетелгән кешеләрнең гөнаһларын үзенә алачак. Шуннан соң ул җәһәннәмгә ташланачак”, – диде (Мөслим).

Көнчелек сыйфатыннан пакъланыр өчен нишләргә кирәк?

  • Дини гыйлемнәрне арттырырга;
  • Аллаһның чиксез рәхмәте турында уйланырга;
  • Изге, күркәм холыклы кешеләр белән дус булырга кирәк.

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: «Әй, иман китергән кешеләр, Аллаһ каршысында гөнаһ кылудан куркыгыз һәм тугры кешеләр белән бергә булыгыз!» (“Тәүбә” сүрәсе, 119нчы аять). Борынгылар әйткәннәр: “Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка, яман белән юлдаш булсаң, калырсың син оятка”. Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга үзебездә күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итсә иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100