Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истихара – бөтен сорауларга җавап бирә торган намаз

Тормыш катлаулы. Еш кына без шундый четерекле сораулар алдында калабыз, ничек эшләсәк яхшырак булыр икән дип икеләнәбез. Кабул ителгән карардан күп нәрсә тора икән, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорау – мөсеманнар өчен гадәти хәл. Гаилә кору, эш эзләү, сәяхәткә кузгалу, өй яки машина сатып алу һ.б. шуның ише мөһим адымнар ясаганда без Истихара намазын укысак, эшебезнең нәтиҗәсе хәерле буласына өметләнә алабыз.

news_top_970_100
Истихара – бөтен сорауларга җавап бирә торган намаз
Истихара – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә хәерлесен эзләү, эшнең уңаена өметләнү дигәнне аңлата. Берничә мөмкинлекнең кайсы яхшырак, кайсы дөресрәк икәнен белергә теләүчеләргә: “Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сора һәм Ул сиңа мөмкинлек бирер”, - диләр.

Истихара намазын кемнәр укый?

Истихара намазы мөһим карар кабул итәр алдыннан укыла. Әгәр мөселман икеләнсә, “тәҗрибәле” кешеләрнең биргән киңәшләрен яхшылап тыңларга, бер чишелешкә тукталырга һәм шушы намазны укырга тиеш. 


Намаздан соң тыныч күңел белән кабул ителгән карар тормышка ашырыла. Башкарасы эше хәерле икән, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә һәм ул уң була. Киресенчә икән - Ул бу эшне юк итә. Истихара укучы икеләнмәс, борчылмас, үз-үзен бу эш өчен битәрләмәс. Ничек кенә булмасын, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап кылыначак бу эш – адәм баласы өчен хәерле. Әйтергә кирәк, бу намаз нинди дә булса бер тәгаенләнгән эш өчен укыла. 

Без үзебезгә бәхет, яхшы тормыш иптәше, яхшы эш сораганда, гадәттәгечә, дога кылабыз. Ә инде төгәл бер читенлек алдында калсак, икеләнә торган вакыйганы чишәргә кирәк булса, дөрес юлны белми тилмерсәк – истихара укыйбыз.

Кайсы вакытта укыла?

Истихара намазын укуның “вакыт чикләүләре” юк, аны кайчан, кайда укысаң да була (Аллаһ исемен әйтергә ярамаган урыннардан һәм намаз укырга ярамаган вакытлардан кала). Әмма бу намазны төннең ахыргы яртысында уку хәерле. Шулай ук аны витр-намазга кадәр укысаң яхшы. Пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисендә: “Витр намазын төннең соңгы намазы итеп башкарыгыз”, - диелә (Бохари, Мөслим).

Ничек укыла?

Төннең бер вакытында тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылына.

  • «Фатиха»дан соң «Кәфирун» сүрәсе укыла. Рөкүгъ һәм сәждә кылына, икенче рәкәгатькә торыла.
  • Икенче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң «Ихлас» сүрәсе укыла. Башка намазлардагы кебек намаз тәмамлана.

  • Сәлам биргәч, ошбу истихара догасы укыла: “Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр”.

  • Шуннан соң, тәһарәтле булган хәлдә йөзне кыйблага каратып ятабыз. Төштә ак яки яшел төс яисә күңелне күтәрүче нәрсәләр күренсә, ул эшнең хәерле булачагына, кара яки кызыл төсләр яисә күңелне төшерүче нәрсәләрне күрү ул эшнең яхшы булмаячагына дәлил дип аңлатыла.

  • Әгәр беренче һәм икенче көннәрдә төштә бернинди дә нәтиҗә булмаса, бу намаз берничә тапкыр укыла.

  • Шуннан соң, дога кылучы үз күңелен тыңлап, йөрәге кушканча эшләргә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100