Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бездә татарча сөйләшәләр!"

Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани әйткән: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”. XIX йөз ахырында яшәгән һәм иҗат иткән галимебез әлеге сүзләрнең XXI гасыр башында көн кадагына сугар дип уйлаганмы икән? Ничек кенә булмасын, бүген ислам, татар халкының иң хәтәр чакларындагы кебек үк, янә татар теле сагына чыгарга мәҗбүр.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бездә татарча сөйләшәләр!"

Ә син, дус, кызганма мине:
Без – үлми торган халык!
Булмагач, булмый инде ул
Татарның җанын алып.

Рәшит Әхмәтҗанов

Әйе, динебез милләтне үлемнән бер йолып калган инде, хәзер аның язмышы тагын сәясәт тегермәненә эләкте. Һәм аны коткарып калу өчен бердәнбер чара – ислам, күрәмсең. Дәүләттән аерылган булса да, динебез халыкның күңелендә яши. Димәк, мөнбәрдән әйтелгән сүзләр сәяси трибунадан кычкырган нотыктан күпкә үтемлерәк. Шуларны исәпкә алып, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте татар телен саклап калу көрәшенә кушылырга булды.

Шактый гына массакүләм мәгълүмат чаралары мөфтиятнең татар телен саклап калуга юнәлдерелгән берничә яңа башлангычлары турында сөйләде инде. Ләкин җәмәгатьчелекне иң кызыксындырганы – мөфтият үзенең эчке һәм респулика күләмендәге тышкы багланышларын татар телендә генә башкарачагы турында. Ягъни мөфтият эчендә хезмәткәрләр арасында сөйләм татар телендә барачак, тышкы элемтәләр дә, Татарстанның төрле учреждение, ведомстволары белән аралашу шулай ук татар телендә башкарылачак. Һәрхәлдә, татарча башланып китәчәк. Әлеге мәсьәләне сәясиләштерергә һич кирәкми: Нәзарәт үзенең эчке һәм тышкы багланышларын табигый рәвештә дәвам итәчәк. Ләкин, билгеле, өстенлекне татарчага биреп. Аралашу татарча мөмкин булмаганда, безнең белгечләр тагын бер дәүләт телен, хәтта чит телләрне дә, яхшы беләләр.   

Сезгә ни өчен кирәк соң бу, диләр? Мондый җитди мәсьәләрдә нинди мәнфәгатьләр турында сүз алып барырга мөмкин, дияр идем дә... Бер мәнфәгатебез бар икән: инкыйлабка кадәр Казанда татар дин галимнәренең татар телендә 30 меңгә якын хезмәтләре басылган. Аларны укый белергә, өйрәнергә, халыкка дөрес итеп җиткерергә һәм пропагандаларга кирәк. Менә кая ул татар теленә мохтаҗлык – мөселманнар арасында! Татар теленең республикада кирәге бер тиен, башта сөйләшерлек мохит тудырыгыз, диләр. Без Диния нәзарәтендә татар телле мохит булдырырга карар кылдык. Туган телне ничек саклап калыргамы? Үзегездән башлагыз!

Татарлар Россиядә иң зур төрки халык булып тора: без алты миллионнан артык кеше! Татарга толмач кирәкми, дигән әйтем юктан килмәгәндер: татар теле ярты Җир шарын һәм бөтен төрки дөньясын безнең алга ачып сала. Төркиләрнең күбесе ислам динен тота. Безнең Коръәни Кәримдә Раббыбыз болай ди: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Бу аятьтә күренгәнчә, халыклар бер-берсен баетып, үзара килешеп яшәргә тиеш. Милләтләр арасында көрәш һәм каршылыкларга урын булырга тиеш түгел, дип өйрәтә безне Аллаһы Тәгалә. Өйрәнү, белем алу – мөселманның иң зур бурычларның берсе. Бишектән алып ләхеткә кадәр кеше белем алырга тиеш. Туган телне өйрәнергә - беренче чиратта! Чөнки яшь буынга милләтнең рухи, мәдәни һәм әхлакый кодын бары тик туган телдә генә тапшырып була.

Күпләр исламда милләтләргә бүленү юк диләр. Бу чынлап та шулай. Ләкин иң авыр минутларда кеше Аллаһ Раббыбызга дога кылып, ярдәмне гарәп телендә сорый. Сөекле Мөхәммәд Пәйгамбәрәбезнең (с.г.в.с.) телендә Хак Тагәләгә эндәшү, һичшиксез, күркәм күренеш. Әмма догаңны йөрәгең аша уздырып, һәр әйткән сүзеңнең асылын аңлап, анаң күкрәк сөте белән синең авызыңа тамызып салган телдә укылган доганы Аллаһ кабул итмәс дип уйлыйсызмы? Туган телне өйрәнегез, дин кардәшләрем!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100